Туешева
Зәкия Хафиз кызы (1919-2018)
Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданины
БИОГРАФИЯ
1919 елның 29 декабрендә Куйбышев өлкәсенең Заиткино авылында туган. 1938-1941 елларда Г. Камал исемендәге ТГАТ студиясендә белем ала. 1942-1946 елларда Совет армиясендә шәфкать туташы буып эшли.1946 елның августыннан сентябрьгә кадәр Татар дәүләт күчмә театрның актрисасы. 1948 елның февраленнән алып 1949 елның апрельгә кадәр Мамадыш колхоз-совхоз театрында эшли, ә 1951 -1976 елларда Әлмәт татар драма театрның режиссеры һәм актрисасы. 1976-1990 елларда башта драма түгәрәгенең, аннан М. Горький исемендәге клубтагы халык театрның режиссеры. 1990-1994 елларда Әлмәт татар драма театрның баш режиссеры. ТАССР халык артисты. Кызыл йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән.

Әлмәт шәһәренең почетлы гражданы (1997).
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International