10нчы филиал Дәүләт учреждениесе - Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсенең аерым структур подразделениесе булып тора.
Россия Федерациясе Социаль иминият фондының төбәк бүлекчәсе Татарстан Республикасында мөстәкыйль учреждение буларак, РФ Хөкүмәтенең 10 февраль, 1994 ел, № 101 Карары белән расланган “Россия Федерациясе Социаль иминият фонды турында Положение” нигезендә 1994 елдан бирле эшли.
Россия Федерациясе Социаль иминият фонды:
Фондның бурычы – россиялеләрнең тулаем сәламәтлеген ныгыту өчен профилактик һәм тернәкләндерү чараларын булдыра алганча күбрәк үткәрү.
Социаль иминият фонды үз алдына гади һәм ачык максат куя – иминият принципларын ныгытып, Россия Федерациясе халкын социаль яклау дәрәҗәсен күтәрү.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 декабре, 11:08