Яңалыклар 2015

Әлмәт муниципаль районында 3000 бала туды.

Бала туу-һәр гаиләдә иң көтелгән һәм шатлыклы вакыйгаларның берсе, чөнки балалар тормышка ямь һәм онытылмаслык мизгелләр өсти.

Шинкаревлар гаиләсендә 2015 елның 14 декабрьдә туган нәни Дарья Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә 3000 нче бала булып теркәлде. Гаиләдә беренче булып туган балаг юкка гына Дарья дип кушмаганнар, чөнки бу исем борынгы фарсы теленнән “җиңүче” дигән мәгънәгә ия.

ГХАТ идарәсе белгечләре бәхетле әти белән әнине ихлас котлап аларга баланың беренче документын-туу турында таныклыкны тапшырдылар.

Ә без, 3000 саны Шинкарева Дарьяның бәхетле тормышына зур этәргеч булуына ышанып калабыз.

 

«Семьяведение» курсы буенчатүгәрәк өстәл.

2015 елның 17 декабрендә Әлмәт муниципаль районында «Гаилә һәм балачак өлкәсендә социаль-юнәлдерүче оешмаларының эшчәнлеге» темасына район мәгариф оешмалары психологлары, ГХАТ идарәсе җитәкчесе Амирова Г.Р., мәгариф идарәсенең гомуми эшләр бүлеге җитәкчесе Гараева Ф.Ф., гаилә һәм балаларгасоциаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Чиркова Е.В., психология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт авиация институтының гуманитар һәм социология кафедра доценты Сабирова Р.Г.катнашуында түгәрәк өстәл үткәрелде.

Утырышта барлык катнашучылар гаилә кыйммәтләрен ныгыту, аналык һәм аталык статусын күтәрү буенча актив эш алып бару өчен җаваплы оешмаларның үзара бәйләнешү сорауларын карап үттеләр. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Г.Р. Амирова “ГХАТ идарәсендә гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлтелгән социаль-мөһим чараларының үткәрелүе” докладында барысын да 2015 елның 11 ай эчендә гражданлык хәле туу турында, өйләнешү һәм аерылышу турында актларының төп күрсәткечләре белән таныштырды. Шулай ук утырыш барышында “ Семьяведение” курсы укытуында төп мәсьәләләр һәм аларны чишү юллары, аерылышу процессында барлыкка килүче мәсьәләләр һәм башка каралды.

 

Халыкара инвалидлар көнендә никахлашу тантанасы.

Арабызда яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү, аларга карата игътибарны юнәлтү максатыннан ел саен 3 декабрьдә халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Безнен бурычыбыз-аларга уңайлыклар тудыру һәм тормышларын җиңеләйтү.

Әлмәт муниципаль районында булдырылган традиция буенча инвалидларның проблемаларын хәл итү, ихтыяҗларын канәгатьләндерү, аларның социаль, икътисад һәм мәдәният өлкәләрендә катнашуларын хуплауга юнәлтелгән төрле чаралар декадасы үткәрелә.

Халыкара инвалидлар көнендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә Скворцов Алексей һәм Комарова Наталия никахы теркәлде. Алексей инвалид булуына карамастан җәмгыяттә үзен бик актив тота, үз позициясе белән чыгышлар ясый. ГХАТ идарәсе белгече Комарова О.В. яшьләрне котлап, аларга сәламәтлек, ак бәхетләр, җан җылысы, гаилә тормышында матур, истәлекле мизгелләрнең күбрәк булуын теләде.

 

 

       27 ноябрь көнне Әлмәт бала тудыру йортында “Әниләр көне ” уңаеннан, тантаналы рәвештә туу турында таныклык тапшыру булып узды.

 

Тантананың төп геройлары – яңа туган ике матур исенле кызлар Николь һәм Индира. Николь Игорь белән Элина Аристовлар гаиләсендәикенче бала, ә Индира Ильфат белән Алсу Нуриевлар гаиләсенең беренчесе.

Кечкенә нәниләр әниләренең җылы куеннарында йоклаган арада, яшь әти-әниләрне Әлмәт бала тудыру йорты шәфкать туташлары, табибларыһәм ГХАТ идарәсе эшчеләре тантаналы рәвештә котлап, нәниләрнең иң беренче документын – туу турында таныклык һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

 

Әлмәт муниципальрайонында «Семьеведение» курслары.

Әлмәтмуниципальрайонында «Семьеведение» курсы кысаларында 2015 елның 26ноябрендә 6, 15, 24-нче мәктәпләренең 9-10 сыйныф укучылары ГХАТ идарәсе белгечләре белән очраштылар. Очрашу барышында укучылар ГХАТ идарәсе эшчәнлеге, архив фондында сакланучы актлар китаплары белән таныштылар, язылышу һәм аерылышу, бала туу, баланың атасын билгеләү, исем-фамилияне үзгәртү таныклыкларын алу тәртибе белән таныштылар. Документларның мөһим роль уйнавына инандылар. Ә соңыннан ГХАТ идарәсе белгечләре укучыларга ана капиталына сертификатлар һәм яңа туган балаларга туу турында таныклыклар тапшыру чарасы күрсәтте.

 

Бөтенрәсәй балаларына хокук ярдәм итү көнендә хокук дәресе.

2015 елның 20 ноябрендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсе белгече Сальцина Л.А. 11-нче мәктәпнең 10 сыйныф укучыларына хокук дәресе үткәрде.

Дәрестә балалар ГХАТ идарәсе эшчәнлеге, бала хокук Декларациясе, бала хокуклары турында Конвенциясе, шулай ук балигъ булмаган балаларның хокукларын һәм ихтыяҗларын саклауда дәүләт тарафыннан нинди сәясәт алып баруы белән танышты.

Дәрес барышында укучылар бик актив булдылар, гражданлык хәле актларын теркәү буенча сораулар бирделәр, Бердәм муниципаль һәм дәүләт порталы нинди мөмкинлекләр бирүен gosuslugi.ru сайты аша игътибар белән күзәтте.

 

Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсендә хокук ярдәм итү көне.

Бөтенрәсәй балаларга хокук ярдәм итү көнендә 2015 елның 20 ноябрендә Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре тарафыннан гражданнарны гаилә кодексы һәм балаларның хокуклары турында сораулары буенча кабул итү көне үткәрелде.

ГХАТ идарәсенә 15 кеше шалтыратып кызыксындырган сорауларына телефон аша җавап алды, ә 8 кеше гаилә кодексы буенча аңлатмалар бирүне сорап үзләре идарәгә килде.

Гражданнарның иң актуаль сорауларыннан түбәндәгеләрне атап үтәргә мөмкин:

  • балигъ булмаган баланың исемен алыштыру;
  • балигъ булмаган кызга өйләнү;
  • туу турында таныклыкта баланың исеме, фамилиясе, атасының исеме язылу тәртибе;
  • уллыкка( кызлыкка) алу һәм баланың атасы билгеләү таныклыкларын алу тәртибе.
  • кабат таныклыкны балигъ булмаган бала өчен һәм инде балигъ булган бала өчен кемнең алырга хакы барын;

 

Килгән һәм шалтыраткан гражданнар барлык сорауларына да төгәл җаваплар алды.

 

 Әлмәт балалар йортында Бөтенрәсәй хокук ярдәм итү көне.

Әлмәт балалар йортында ноябрь ае төрле чараларга аеруча истәлекле булып калачак, чөнки көз балына әзерләнү, конкурсларда катнашу куанычлы мәшакатьләр белән үтте, тик шулай да иң әһәмиятле вакыйга 20 ноябрьдә үткәрелде һәм ул Бөтенрәсәй балаларына хокук ярдәм итү көненә багышланды. ГХАТ дарәсе белгечләре Сальцина Л.А. һәм Едиханова Р.М. балигъ булмаган гражданнарның хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде. Әйтергә кирәк, балалар сөйләшүдә бик актив катнашты, аларны ГХАТ идарәсененң төрле бүлекләренә кагыла торган сораулар борчыды: яшьли өйләнешүләр, исем һәм фамилияне алыштыру, әти-әниләрнең аерылышудан соң балаларның кем белән калуы һәм башкалар. Барлык сорауларга да ГХАТ идарәсе белгечләреннән төгәл җаваплар алынды, аңлатмалар бирелде.

 

 

Бишмунча авыл җирлегендә Шәяхмәтовлар бриллиант юбилейларын билгеләп үтте.

 

2015 елның 6 ноябрендә Әлмәт муниципаль районы Бишмунча авыл җирлегендә яшәүче Шәяхмәтовлар Әбелкарәм Нуриәхмәт улы һәм Ләйсән Шафийкъ кызы 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтте.

Шәяхмәтов Әбелкәрәм абый гомере буе колхозда эшләгән. Балачаклары ачы сугыш елларына туры килгән, олылар, бала-чагалар барысы да фронт өчен дип тылда тырышып эшләгәннәр, икмәк җитештергәннәр. Шәяхмәтова Ләйсән апа балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшләде. Яшьлекләре дә сугыштан соңгы илне торгызу чоры белән бәйле, бу вакытта авылны ташлап китмәгәннәр, матур гаилә корып үз нигезләрен булдырып, икесе дә тырышып эшләп дөнья көткәннәр. Бер-бер артлы 4 кызлары дөньяга килгән, аларны лаеклы кешеләр итеп тәрбияләп үстергәннәр. Үзләре икесе тырышлар, уңган хезмәткәрләр булганга, йорттагы барлык эшне кызлары башкарганнар. 2 кече кызлары әтиләре белән кырда яздан көзгә чаклы комбайнер ярдәмчесе булып эшләгәннәр. Әтиләре аларны чиста эшләргә, шул ук вакытта эшне төгәл итеп башкарырга, ир-атлардан калмыйча тырышырга өйрәткән. Бишмунча авылында әти-әниләренә карата нык ихтирам, игътибар күрсәтүче, аларны чын күнелләрен яратучы гаиләләр бик сирәк. 4 кызларының берсе дә гаилә корып авылда яшәмәде, ләкин атнага бер тапкыр кайтмыйча, әти-әниләренең хәлләрен белмичә калганнары юк.

Шәяхмәтовларны бриллиант туйлары белән котларга дип туганнары, дуслары һәм район җитәкчелеге килде. Бишмунча авыл җирлеге башлыгы урынбасары иң изге теләкләр белән аларга медаль һәм юбилей папкасын тапшырды.

Әлмәт муниципальрайонында «Семьеведение» курсы турында.


Әлмәтмуниципаль районында «Семьеведение» курсы кысаларында 2015 елның 29 октябрендә 7, 10, 11, 12, 13, 25-нче мәктәп укучылары ГХАТ идарәсе белгечләре белән очраштылар. Югары сыйныф укучылары ГХАТ идарәсе эшчәнлеге, архив фондында сакланучы актлар китаплары белән таныштылар, гаилә кодексы буенча кирәкле һәм мөһим мәгълумат алдылар.
 


 

Әлмәт муниципаль районында 2500-нче бала туды.
 

2015 елның 22 октябрендә Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 2500-нче бала туу турында акт теркәлде. Ул 17 октябрьдә Нефедовлар Дмитрий Александр улы һәм Наталья Константин кызы гаиләсендә туган борынгы яһүд теленнән “коткару” дигән мәгънәгәиябулган Елисей исемле малай булды. 

Туу турында таныклыкны алырга дип бәхетле әти килде, ГХАТ идарәсе белгече Артемьева О.В. иң изге теләкләр белән баланың беренче документын – туу турында таныклыкны тапшырды.

Әлмәт муниципаль районында үткән ел белән чагыштырганда быел 2500-нче баланың 1 айга иртәрәк теркәлүе балалар туу артуы турында исбатлый.
 


Яшьләрне һәм юбилярларны котлау тантанасы

 


2015 елның 25 сентябрендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә беръюлы яшьләрне һәм әти-әниләрне котлау тантанасы үткәрелде. Никахлашу көннәрендә Шакировлар Таһир белән Гөлшат кына түгел, ә шулай УК каләшнең әти-әниләредә игътибар үзәгендә булды, чөнки алар быел сентябрьдә көмеш туйларын билгеләп үтә. Булдырылган традиция буенча алар юбилярлар китабына, ә яшьләр актлар китабына кулларын куйды. Көмеш туйлары белән юбилярларны ГХАТ идарәсе белгечләре, балалары һәм чакырылган кунаклар котлады.

 




 

 

 

Әлмәт муниципальрайонында 1000-нче пар теркәлде.

 


Үзенчәлекле туй.
 Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә гадәти булмаган туй үткәррелде. ГХАТ идарәсе белгечләре бертуган Сергей һәм Екатерина никахларын беръюлы һәм бер үк вакытта теркәделәр. Яшьләрне котларга аларның иң якын туганнары һәм дуслары җыелды, алар Рахматуллиннар һәм Шаниннар гаиләләренә изге теләкләр юллады.
  



Әлмәт муниципальрайонында 2000-нче бала туды.
 2015 елның 26 августында Әлмәт муниципаль районыбашкарма комитеты ГХАТ идарәсендә ел башыннан 2000-нче бала туу акты теркәлде. Хәйриевлар Марсель һәм Алисә гаиләсендә туган кыз балага Динә дип кушканнар, гарәп теленнән бу матур исем “көчле, тугрылыклы” дигән мәгънәгәия. ГХАТ идарәсебелгече Артемьева О.В. иң изге теләкләр белән Хәйриевларга балаларының беренче документын-туу турында таныклыкны тапшырды.

 



 

Август ае - туйлар ае.
 

Яңа өйләнешүчеләр өчен елның һәр фасылы һәм ае матур, шомырт чәчәк аткан майда, кызу июльдә, яисә суык декабрьдә язылышыргамы икәнен алар үзләре сайлый. Шулай да ГХАТ идарәсе белгечләре өчен август ае һәрвакыт иң кызу ай, чөнки туйларның күпчелек саны нэкъ менә шушы айга туры килә. Август табигатьнең иң матур төсләрен үзенә алган, ямьле, уңыш китерә торган ай, шуңадыр яшь парлар августта никахларын теркәргә телиләр, алар тормышның да шундый матур һәм бәхетле, бәрәкәтле һәм кызык, балалары белән бергә гаилә учагының җылы һәм якты булуына ышаналар.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә ай башыннан инде 170 яңа гаилә барлыкка килүнең дә августның популярлыгы турында сөйли. Туйлар гөрләп торсын!

 


Игезәкләр туу – икеләтә шатлык.
 

2015 елның 18 августында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә игезәкләр туу акты теркэлде. Алар ел башыннан бирле 22нче, әбуайда 4нче пар булып санала. Игезәкләр 10 августта, 5 минут аерма белән Касимовлар Марат Наил улы һәм Алсу Рим кызы гаиләсендә туды. ГХАТ идарәсенә аларны теркәргә бәхетле әтиләре килде. Арслан һәм Руслан исемле бу икенык бала, үзләрен күптән көттереп, туганнары һәм якыннарына, әлбәттә, шатлык китерделәр.

Игезәкләрнең тууы элек-электән ХодайТәгалә бүләге булып санала, чөнки ала рәти-әниләре өчен икеләтә шатлык, хисләр ташкыны артуын аңлата.
  





 

Әлмәт муниципаль районында 2015 елның биш аена үлү санын анализлау.
 

Буген Әлмәт муниципаль районында башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.И. Грушин, Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Р.Г. Хәйруллин, сәламәтлек саклау оешмаларының вәкилләре, ГХАТ идарәсе җитәкчесе, Эшле булу үзәге һәм башка кызыксынган район структураларыкатнашында үлү санын анализлау комиссиясе утырышы булып узды.

Утырышның иң әһәмиятле максаты- үлү санын анализлау һәм үлүнең түбәнәюендә ведомствоара эшләү чарасы.

ГХАТ идарәсе җитәкчесе Г.Р. Әмирова “ГХАТ идарәсе һәм район дәвалау-профилакторик оешмаларының үзара эшләү мөнәсәбәтенең эффективлыгын үстерү” темасына доклад белән чыгыш ясады.

Әлмәт районында үлү саны күрсәткечләре түбәнәюгә, уңай табигый арту чаралары, югары демографик күрсәткечләр булуга бик зур әһәмият ясала.


 





 

Әлмәт муниципальрайонында“Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшыру.


Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Р. Хайруллин күпләргә таныш булган, 60 елдан артык бергә гомер итүче Магановлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырды.

Өлфәт Маганов-тыл хезмәткәре, Татарстанның Татнефтен башлап җибәречүләрнең берсе. Уфаның геология техникумын тәмамлаганнан соң ул 1947 елда Шөгер авылында урнашкан һөнәрле-геофизик экспедициясенә җибәрелә. “Татнефтегеофизика” дигән трест барлыкка килгәннән соң 1953 елдаэкспедиция Әлмәт һөнәрле-геофизик конторасына үзгәртелә һәм Маганов анда баш инженер итеп билгеләнә. Озак та үтми аңа Әлмәт шәһәренең комсомол комитетына 1 секретарь вазифасына чакыралар. Өлфәт Маганов 58 ел Әлмәтнең геофизика эшләр идарәсендә эшлэгэн, шуларның 20 елын җитәкче булып торган.

Өлфәт Маганов бик күп төрле медальләр һәм бүләкләр иясе, шулар арасында “Йөрәклелек хезмәте өчен”, “Халыклар дуслыгы” ордены, ул СССР, РСФСР, Татарстан Республикасы, “Татнефть” ветераны, Минтопэнергиянең Почетлы нефтянигы, ТАССРның атказанган нефтянигы.

Аның тормыш иптәше Роза Фатыйх кызы-тыл хезмәткәре, “Халык мәгарифе отличнигы”, гомерен балаларны укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаган, мәктәптә укытучы булып эшләгән.

Өлфәт абый белән Роза апа республикадан тыш танылган менә дигән улаар үстерделәр, бүгенге көндә аларны 4 оныклары һәм 2 оныкчыклары шатландырып тора.
 

 

Әлмәт муниципаль районында «Гаиләсакчысы» хәйрияакциясе.
 

Әлмәт муниципаль районы яңа өйләнешүчеләре нык авыру балаларга ярдәм итү максатыннан оештырылган«Гаиләсакчысы» хәйрияакциясенә актив кушылдылар. Акция барышында җыелган барлык әйберләр «Нечкәбил» конкурсы финалы алдыннан уздырыла торган ярминкәләрдә тормышка ашырылачак һәм аларның табышы Анжела Вавилова исемендәге фондка биреләчәк. Гаилә сакчыларын алучыларга бу талисман нарваемсызлыктан һәм катылыктан яклап, иминлек, бәхет һәм шатлык китерер.
 





 

Әлмәт шәһәр паркында игезәкләр бәйрәме.
 

Балаларны бөтендөнья саклау көне уңаеннан 1 яшьтән алып 15 яшькә кадәр ике һәм өч игез малайлар һәм кызлар өчен Әлмәтнең үзәк шәһәр паркында зур чара үткәрелде. Кызу көн булуына карамастан балалар әти-әниләре, әби-бабайлары белән үзләрен сәхнәдә геройларча тоттылар, барлык конкурс сынауларын җиңел уздылар. Бер үк костюмнардан, төскә-биткә бер булган ике һәм өч игез балаларның чыгышлары аеруча кызык һәм оригиналь булды. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Амирова Г.Р. барысын да бәйрәм белән котлап балаларга истәлекле бүләк һәм приз тапшырды. Барлык катнашучылар һәм кунаклар бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтеп чәчәкләр һәм күтәренке кәеф белән таралыштылар.

 

Әлмәт муниципаль районында спартакиада
 

Әлмәт районында муниципаль хезмәткәрләр арасында III Спартакиада кысаларында чираттагы ярышлар узды. ГХАТ идарәсе белгечләре җиңел атлетикада актив катнашты. Хатын-кызлар арасында 100 метр йөгерүдә ГХАТ идарәсе җитәкчесе Амирова Гүзәл Рәис кызы I урын алды.
 

                     



Алтын юбилярлар
 Әлмәтмуниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендәБодрягиннар Михаил Петр улыһәм Елена Семен кызының алтын туйларыбилгеләпүтелде.
Нәкъ50 ел элек 1965 елның 29 маенда Михаил һәм Елена Әлмәт шәһәрендә кавышып гаилә корганнар. Тормышны алып бару җиңел булмаган, шулай да алар кайгыда да шатлыкта бергә булып барлык авырлыкларны да җиңеп барганнар. Михаил Петр улы нефтяник булып эшләгән, ә Елена Семен кызы гомерен балалар бакчасында эшләп багышлаган. Икесенең дә күп кенә төрле грамоталар, рәхмәт хатлары бар.
Бу көнне алар туганнары һәм якыннары белән бергә кабат туй көннәренә кайтып хатирәләрне яңарттылар. Юбилярляр алтын туй хөрмәтенә алтын балдаклар белән алышындылар, котлаулар, тәбрикләү сүзләре кабул иттеләр. Бүгенге көндә аларның иң зур байлыклары булып балалары һәм оныклары булып тора. Алар 2 малай үстереп, 5 оныкны тәрбияләргә ярдәм итәләр.

 


Көмеш юбилярлар
 Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә Литвиновлар Валерий Михаил улы һәм Светлана Михаил кызының көмеш туйлары билгеләп үтелде.
Аларның танышулары бик кызык һәм очраклы рәвештә була. Эштән кайтып барган 4 кызны бер егет алып кайтырга тәкъдим итә. Светлананы ул соңгы булып озата, тик кыз егеткә башка адрес бирә. Бер ай буе егет кызны шул адрес буенча саклап йори. Бервакыт Валерий дустына кунакка бара һәм Светлананы подъездтөбендә очрата. Шуннан соң инде алар башка аерылышмыйлар.
Валерий Михаил улы хезмәт эшчәнлеген янгын сүндерү бүлегеннән башлый һәм бүгенге көндә дә шунда эшли. Светлана Михаил кызы гомере буена балалар бакчасында эшли. Буш вакытларында ул бәйләргә бик ярата, ә тормыш иптәше балык тотарга йөри. Алар бер кыз белән бер малай үстерделәр, бүгенге көндә аларны Злата исемле беренче оныклары шатландыра. Юбилярларны котларга якыннары һәм туганнары җыелды. Валерий һәм Светлана почетлы юбилярлар китабына кулларын куйдылар, көмеш туй хөрмәтенә көмеш балдаклар белән да алышындылар.




 Халыкара Гаилә көнендә туу турында таныклыклар тапшыру.
 

Әлмәт перинаталь үзәгендә халыкара гаилә көнендә 5 яңа туган балага тантаналы рәвештә туу турында таныклыклар тапшырылды. Бу сабыйларга әле 3-4 кенә көн, ә алар инде чын мәгънәсендә Россиянең тулыхокуклы гражданнары. Әлмәт шәһәре Кәрим, Артур, Глеб, Дмитрий, Матвей исемле малайлар белән артты. Яшь әниләр балаларының беренче документ алуларына кулларын куйды, ә ГХАТ идарәсе өлкән белгече О.В. Артемьева әти-әниләрне һәм килгән кунакларны бу мөһим вакыйга белән котлады.

 




2015елның 15 маенда Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркында “Гаилә- улбәхет , мәхәббәт һәм уңыш” дигән исемастында Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм узды. 
 

Язгы матурайның нәкъ уртасында бөтендөнья гаиләгә мәдхия укый һәм бер-берсе белән аңлашып, тату гомер кичерүче парларны сәламли. Чарага шулай ук күп балалы гаиләләр, күптән түгел генә гаилә корган яшь парлар, яшьәти-әниләр чакырылды. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Г.Р. Амирова Мартынычевлар Анатолий Василий улыбелән Тамара Яков кызын һәм Сибгатуллиннар Әбелкасыйм Әхмәтгали улы белән Галия Хаматгали кызын 50 ел бергә гомер итүләре белән котлап аларга озынгомер, бәхет һәм гаилә иминлеге теләде. Ә Әлмәт муниципаль районының сәнгать коллективлары барысын да үзләренең чыгышлары белән шатландырды.

 




Туй күргәзмәсе – 2015
 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә 2015 елның туйлар сезоны ачылды. Яңа өйләнешүчеләр белән туйлар үткәрү өлкәсендә эшләүче белгечләр мастер-класс, “Җәйге туй-2015” темасына семинар үткәрделәр. Шулай ук алар өчен туйга кирәк-яраклы әйберләр күргәзмәсе, туй костюмнары һәм күлмәкләре тәкъдим ителде, десертлар дегустациясе эшләде. Көне буена барлык катнашучылар өчен Әлмәт шәһәренең һәм республиканың артистлары, хәтта Кубадан килгән җырчы чыгыш ясады. Соңыннан бу чараны оештыручылар һәм аларның партнерларыннан иң төп бүләк – 150 меңгә сертификат уйнатылды һәм аны 2015 елның 1 августында өйләнергә җыенучы яшь пар отты.



 



  

Әлмәт муниципаль районында яңа никахлашкан парлар белән изге яхшы эшләр көне
 

Гаилә кыйммәтләрен саклау шулай ук киң җәмәгатьчелекне төрле, яхшы изге эшләр башкаруга җәлеп итү максатыннан Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсендә «Язгы изге эшләр атналыгы» акциясе дәвам итә. 24 апрель көнне никахлары теркәлгән39 пар да шул акцияда актив катнаштылар, видеороликка төштеләр, инвалид балаларга, әти-әнисез калган ятим балаларга, картлар йортына хәйрия ярдәм күрсәттеләр. 



Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 14:16

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International