2016, 2017 елларның яңалыклары

Зөбәрҗәт юбилейларны тантаналы хөрмәтләү

ЗАГС органнарының 100 еллыгы алдыннан Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС Идарәсе белгече кабат зөбәрҗәт туйларын билгеләүче гаилә бәйрәмендә кунакта булып кайтты.

Анатолий Александрович һәм Валентина Алексеевна кавышуларының тарихын сөйләде һәм ачыкланганча, аларбергә 40 елдан артык хезмәт куйган ПАО "Татнефть"транспорт идарәсендә танышканнар.

55 ел элек 1962 елның 9 декабрьдә аларның никахлары тантаналы рәвештә теркәлде. Шуннан бирле Некрасовлар гаиләсенең җылы учагы балаларын һәм туганнарын җылытып сүнми яна. Анатолий Александрович һәм Валентина Алексеевна гаиләсендә ике кыз Ирина һәм Елена, аларның да бүгенге көндә инде үз гаиләләре бар. Бүген безнең юбилярлар дүрт оныклары өчен иң яхшы дәү әти һәм дәү әни булып яшиләр.

Бу көнне искиткеч гаилә пары адресына бик күп җылы сүзләр, котлаулар һәм теләкләр әйтелде. Юбилярлар Әлмәт районы юбилейларының елъязмасына кулларын куйдылар һәм истәлеккә аларга ЗАГС органнарының 100 еллыгы һәм зөбәрҗәт туйлары хөрмәтенә юбилейлы открытка һәм бүләкләр тапшырылды.

Шулай, мәхәббәт һәм якыннарының һәм туганнарының кайгыртучанлык атмосферасында юбилярлар зөбәрҗәт туйларын каршы алдылар.

 

Әлмәт шәһәрендә 2600 баланы теркәделәр

ЗАГС бүлекләренең 100 еллык юбилее алдыннан Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе белән 2600-нче туу турында таныклык теркәлде.

"Юбилейлы" Валиуллиннар Раил Равилевич һәм Гүзәл Хадитовна гаиләсенең яңа туган Рамазан исемле балаларыбулды.

Рамазан исеме мөселманнарның изге аеннан барлыкка килгән. Исемнең мәгънәсе – "эссе", "кайнар" дигәнне аңлата. Рамазан исемле малай үз гамәлләрдәге рухи ныклык белән аерылып тора.

Әти кешегә баласының тормышындагы беренче документы -  улларының туу турында таныклыгы, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты исеменнән юбилей елы хөрмәтенә туганга котлау кәгазе тапшырылды.

Ата-анага улларының көлү тавышы ешрак, яңгырап,нәни кулларның ныграк кочаклавын телибез. Сабырлык, гаилә бәхете һәм сабыйның уңышлары өчен горурлык!

 

 

Әлмәт ЗАГСы шәһәрдәшләр белән берлектә "Стоп ВИЧСПИД" Бөтенрәсәй акциясенә кушылды

ВИЧ-инфекция таралу проблемасы медицина һәм глобаль социаль чакыруларны таләп итә.  2017 елга Россиядә якынча 900 000 кеше авыру. Зур риск төркемендә элеккечә яшьләр урнашкан.

Шуңа күрә бүген рухи-әхлакый тәрбия күбрәк игътибар бирү һәм мәгълүмати-белдерү эше үсеп килүе бик мөһим. Бу максаттан, 1 декабрьдә Бөтендөнья спидка көрәш көнендә “Тукта ВИЧСПИД” Бөтенроссия акциясесенә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС Идарәсе дә кушылды. Белгечләр, һәр дәүләт хезмәтләре өлкәсендә гражданлык хәле актларын теркәү буенча мөрәҗәгать иткән кешегәакция уздыру турында сөйләделәр, Россия Федерациясе территориясендә ВИЧ чирләренең таралу сәбәпләре хакында җиткерделәр, никахлашу сараенда яшь парларны сәламәт яшәү рәвешен алып баруга өндәделәр, чөнки сәламәт балалар тууның нигезе дә шул.

Спидка каршы көрәш Символы булып кызылтасма тора. Бу спидтан вафат булганнарны искә алу билгесе генә түгел. Бу глобаль проблемага кагылу билгесе, спид эпидемиясе шәхсән кагылганнарга карата бердәмлек символы. Бу ВИЧ белән яшәүче кешеләргә дискриминация каршы символ.

Без ышанабыз, уртак тырышлык белән безнең илдә Спидның таралуын тауктата алачакбыз!

 

2017 елның көзендә туу буенча нәтиҗәләр

Әлегенә иң нечкә, тирән һәм гаҗәеп матур елның чоры – көз тәмамланды. Саргаеп яфраклар коелды, яңгырлар явып кояш сирәк кунакка әйләнде...Ә шулай ук бу чорда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 721 баланың тууы төркәлде: 388 малай һәм 333 кызлар. Бу әкияти чорда, вакытның судай аккан, елның тәмамланган чагында, уңыш һәм нәтиҗәләрне исбатлаганда туырга насыйп булган "көзге" балаларга. Балалар исемнәренең иң популярлары арасында хатын-кызлар исемнәре – Ясмина, Ралина, София, Екатерина, Аделина, Алиса, Арина,  Есения Валерия; малайлар исемнәре – Амир, Тимур, Алексей, Егор, Карим, Артём, Марк, Айнур.

Иң сирәк хатын-кызлар исемнәре – Талия, Лада, Эльзара, Марьяна, Нурджан, Виталина, Паулина, Дениза, Мирра, Роза, Элея, Марта, Сати; малайлар исемнәре - Мурат, Йосыф, Микаэль, Яромир, Гордей, Эмран, Лука, Демид, Ефим, Елисей, Онур, Демьян, Осман.

Көз тәҗрибә белән тиңләнә, ул дөньяга бу вакытта барлыкка килгән кешеләрне тиешле сыйфатлар белән баета. Көзге һәр адымны үз гамәлләрен алдан уйлап эшли, сак халык, тырыш. Аяз акыл, җиңел һәм тотрыклы характерлы.

"Көзге" кешеләр "универсаль". Алар җитди, төпле, бар яктан да булган, акыллы, үз хаталарыннан тәҗрибә туплыйлар.

Көзен рациональ һәм практик Кызлар, мөлаем һәм ягымлы Үлчәүләр, көчле һәм хәким сөюче Чаяннар, хәтта мәңгелек илгизәр һәм чынны сөюче укчыларга ноябрь ахырында туарга язган.

Бала туу – ул һәр вакыт әйтеп бетергесез бәхет һәм бәйрәм. Ә нинди чорда бу изге һәм көтеп алган мизгел булачак бөтенләй мөһим түгел.

 

Көз – романтик вакыт...

Элекеге гореф-гадәтләр буенча туйларны көзге чорда уйнару кабул булган. Юкка гына көз шагыйрьләрнең яраткан чоры булып саналмый – бу, чыннан да, романтик вакыт! Табигать күзләрне үзенең алтын матурлыгы белән сөендерә, яфраклар аяк астында күңелле итеп шаулый! Халык сынамышлары турында да онытырга ярамый: әгәр туй көнендә яңгыр яуса — материаль иминлеккә һәм уңышка, әгәр туй көнендә суытса — беренче бала нык һәм сәламәт булып туачак! Көзен гаилә корганнарны тыныч тормыш көтә.

2017 елның көзендә Әлмәт Муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 328 яшь гаилә никахларын теркәде!

Нәрсә белән кызыксындыра соң парларны көзге чор? Бу хакта без сорауларны сәбәпчеләрнең үзләренә тапшырдык.

Яшел, сары, кызыл, көрән төсләр хәтта гадәти шәһәр паркын әкияти урынга әверелдерә, дип саныйлар яшьләр. Көзен һава торышының үзгәрүчәлеген истә тоту кирәк, җитмәсә, вакытсыз салкын җил һәм пычрак булуын да исәпләү дөрес. Әмма хәтта шундый "сюрпризлар" да безнең көзге парларны борчымады, чөнки алар дулкынландыргыч кадрларга ясарга мөмкинчелек бирә: кияү һәм кәләшкә бер зонт астына качу, йә җил булса кәләш беркәнчегенең матур җилләнүе, һ. б.

 

Әлмәт шәһәрендә 2500 бала туды

2000-нче сабыйны теркәгәннән бирле ике ай узды, ә бүген исә 29 ноябрь 2017 елны ЗАГС идарәсе Әлмәт шәһәренең 2500 баласының туу турындагы таныклыгы тапшырды.

Малай Шамил исемле, гарәп теленнән “үзенә барлык уңай сыйфатларны җыючы” мәгънәсенә ия.Ул Ахмадишиннар Илдар һәм Регинаның гаиләсендә икенче бала. Олы кызлары Камилә түземсезлек белән энесенең өйгә кайтуын көтә.

Белгечнең җылы сүзләре беркемне дә игътибарсыз калдырмады. Ул әти кешегә баласының тормышындагы беренче документын улларының туу турында таныклыгын, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты исеменнән юбилей елы хөрмәтенә туган малай котлау кәгазен тапшырды. Без сабыйга сау-сәламәт, акыллы һәм бәхетле булып үсүен теләдек.

 

Әниләр бәйрәменә багышланган балалар рәсеме һәм фотографияләре конкурсына йомгак ясалды

Гаилә институтын ныгыту, гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру максатыннан, аналар бәйрәме алдыннан ГХАТ Идарәсендә балалар рәсемнәре конкурсы "Син - гаилә учагын саклаучы, гаилә һәм йорт җылысы" һәм "Ә әнинең күзләре һәрвакыт дулкынланып безнең якка карый" дип исемләнгән фотографияләр бәйгесе  үткәрелде. Бәйгеләр төрле яшьтәге балалар арасыннда зур кызыксыну уятты, үзләренең иҗади эшләрен 129 балатәкъдим итте. Балалар бакчалары, яшүсмерләр иҗаты үзәге сабыйлары, 1 нчебалалар сәнгате мәктәбе, 2-нче лицей, №15, 21мәктәп, Миннебай, Урман-Кәләй, Урсала мәктәпләре укучылары катнашты.

Әниләр көненә багышланган бәйрәмдә кунаклар Никахлашу сараенда районыбызның яшь талантларның иҗатлары бәяли алдылар. Җиңүче балалар үзләренең бәхетле әниләре белән бәйрәмдә катнаштылар. Аларны тәбрик итәбез!

Бәйгеләрдә катнашучыларга һәм җиңүчеләребезгә без рәхмәтлебез,  алга таба да уңышлар телибез!

 

Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсендә 9 гаиләгә тантаналы рәвештә ана капиталы сертификатлары тапшырылды

Гаилә институтын, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту – Әлмәт районының иң мөһим бурычларының берсе. Безнең районда да елдан-ел гаиләләр арта, аларда ике, өч һәм аннан да күбрәк балалар тәрбияләнә. 10 ай нәтиҗәләре буенча 2017 елда 2379 бала туган: шуларның яртысы – гаиләдә икенче балалар, 360 гаиләдә өченче бала туган, 97-4-нче һәм аннан да артык бала. 30 гаилә игезәкләр тууын билгеләп үтте.

Уңай демографик дәүләт стимуллаштыру чаралары белән дә бәйле, алар бүгенге көндә федераль һәм республика дәрәҗәсендә күрсәтелә. Менә инде 10 ел шундый форма гаиләләргә дәүләт ярдәме буларак тормыш сыйфатын арттырып сабыйлар һәм аларның ата-аналарына ана капиталы юнәлдерелә. Һәм бу, һичшиксез, сизелерлек ярдәм.

"Әниләр көненә" багышланган бәйрәм алдыннан пенсия фонды җитәкчесе – Якупова Фаина Атлас кызы әлмәтлеләрне икенче һәм өченче балалары туу белән котлап, аларга ана капиталына сертификатлар тапшырды. Гаиләләргә шулай ук Әлмәт филиалы Кама коммерция банкы вәкиленнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЗАГС идарәсе бәхетле сертификат ияләрен чын күңелдән тәбрик итә!

 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә

Әниләр көне алдыннан Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә яңа туган сабыйларның таныклыклары тапшыру тантанасы узды.

Идарә хезмәткәрләре яңа туган балаларның ата-аналарын дәрәҗәле исем белән – әни һәм әти, шатлыгы белән, аларга сәламәтлек һәм иминлек теләделәр һәм юбилей елында туу хөрмәтенә балаларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Үз чыгышында ЗАГС Идарәсе башлыгы Гүзәл Рәис кызы Әмирова билгеләп үткәнчә, 10 ай нәтиҗәләре буенча 2017 елда 2379 бала туган: шуларның яртысы – гаиләдә икенче балалар, 360 гаиләдә өченче бала туган, 97-4-нче һәм аннан да артык бала. 30 гаилә игезәкләр тууын билгеләп үтте.

Без гаиләләрне  балалары туу белән котлыйбыз. Бу бит зур бәхет һәм зур җаваплылык.

 

Әлмәт шәһәрендә 2400 бала туды

Хәсәновлар Илназ Наилевич һәм Гөлия Гарафетдинова гаиләсендә зур вакыйга – аларның уллары Раян туган. Ирлан теленнән тәрҗемә иткәндә   "принц", "кечкенә патша" дигәнне аңлата.

Якты дөньяга нәни кешенең барлыкка килүе ата-ананың гомерен тулаем үзгәртә, кайгыртучанлык һәм көтү белән тула. Ләкин баладан башка тырмыш бәхетен тоеп булмый.

Бүген, 14 ноябрь 2017 елда Хәсәновлар гаиләсе балаларының туу турында таныклыгын - Россия Федерациясе гражданинының иң беренче һәм мөһим документын кулына алды. ЗАГС бүлеге белгечләре яшь әти-әнине икенче уллары туу белән кайнар котладылар.

Сабыйга сау-сәламәт, акыллы, мәрхәмәтле, бәхетле бала булып үсүен, ата-аналарга сабырлык һәм гаилә бәхете теләделәр.

 

Ярты гасырдан артык бергә

3 ноябрь көнне Әлмәт шәһәренең никахлашу сараенда үзләренең зөбәрҗәт юбилейларын Салиховлар гаиләсе Илдус Ханип улы һәм Луиза Зайдулла кызы.

Күз алдыгызга гына китерегез: ир белән хатын ярты гасырдан артык бергә гомер иткән! Алар очрашып табышканнар, үз ярларын шул гаять зур дөньяда табып саклап кала алганнар.

Яшь пар 1961 елда Казахстан республикасы Гурьев өлкәсе Каратон бистәсендә танышканнар. 17 яшендәге кызсу ташып кайтканда, ерак түгел урнашкан икмәк кибетенә килгән Илдус Ханипович аны күреп тиздән өйләнүен аңлый. Һәм менә 1962 елның 2 ноябрендә тантаналы рәвештә алар никахларын теркәде. Шуннан бирле балаларны һәм туганнарны җылытып Салиховлар гаиләсенең уты яна. Илдус Ханипович белән Луиза Зайдуловна алты балаларының бәхетле ата-аналары һәм унбиш оныкларыныңиң яхшы дәү әтисе һәм дәү әнисе. Нәкъ алар үзләренең яраткан әти-әниләрен бәйрәм ясап котларга булдылар.

Һәрберсе үз һөнәрен башкарган. Илдус Ханипович, белем алып Әлмәт горпромкомбинатында столяр булып эшли һәм төзелеп килүче шәһәр өчен җиһазлар булдырган. Трактор паркындагы слесарь эше яшь эшчеләрнең кичке мәктәбе белән тыгыз бәйләнә. Ә белем алып, Гурьев политехник техникумын бетергәч  карьера буенча күтәрелеп китә: шул ук трактор паркында механик булып эшли; юл участогы начальнигы; УТТ "Тенгизнефть" Идарәсендә баш механик; шунда ук траспорт цехының начальнигы; яңадан төзелә торган нефть һәм газ чыгару заводының АТП директоры; авторемонт идарәсенең җитәкчесе.

Аның хатыны "Эмбанефть" Идарәсендә нефть һәм газ чыгару буенча оператор булып эшләде. Йөклелек тә, бала туу да хатын-кызны хезмәтеннән җаваплылыгын төшерми иде ул вакытта. Эссе, ялангачлык, зур корсакка карамастан баскычтан резервуарга менеп үз эшен башкарырга кирәк иде. Балалар кайгырту һәм йорт вазыйфаларын башкару. Менә ул үрнәк әни- Луиза Зайдуловна. Һәм нәкъ Аналар медале белән бүләкләнеп улшушы исемгә лаек булды.

Борынгыдан зөбәрҗәт мәңгелек тормышны, тугрылык һәм хөрмәтне символлаштыра! Безнең шәһәрдә 55 ел бергә гомер кичергән зур һәм тату гаилә булуына без бик шатбыз һәм горурланабыз. Шуңа да зөбәрҗәт парыбызга сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет, оптимизм һәм күңел җылысы телик.

 

Гаилә тормышының алтын юбилярлары

5 ноябрь көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе белгече 50 ел бергә гомер кичергән парны бәйрәмнәре белән котлады.

Леонид һәм Антонина Базаровлар "алтын" туйларын билгеләп үттеләр.

Мөхтәрәм Базаровлар гаиләсе россия педагогикасы алтын фондының вәкиле булып тора, алар белән безнең шәһәребез горурлана ала. Нәкъ менә шундый кешеләр чын-чынлап укытучы һөнәрен данлый. Икесенә бергә аларның гомуми педагогик стажы 80 елны тәшкил итә. 1963 елда яшьләрне бергә Казан дәүләт педагогика институты, география факультеты, химия һәм биология бүлеге кавыштырган. Очрашып, бу уникаль укытучылар гаиләсе хәзерге көнгә кадәр аерылмыйча гомер кичергән.

Алтын затлы металл буларак матур һәм нык гаилә символы булып тора. Шәһәребездә 50 ел бергә гомер иткән зур һәм тату гаилә булуына без бик шат һәм горур.

Атна нәтиҗәләре

Бүген 3 ноябрь Татарстанның нефть башкаласы шәһәр көнен билгеләп үтә. 64 ел элек, 1953 елның 3 ноябрендә РСФСРның Югары Советы Президиумы тарафыннан,Әлмәт эшчеләр бистәсенә шәһәр статусы бирү раслана. Шушы көннән башлап Әлмәт шәһәргә әйләнә.

Әлеге бәйрәм көнендә - 3 ноябрьдә Әлмәт муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 5 яңа гаилә туды. Ә ноябрьнең беренче атнасында барлыгы 19 пар никахлашты. 2017 ел башыннан бүгенге көнгә кадәр 1273 пар рәсми рәвештә гаилә корды.

Ноябрь аеның беренче эш атнасында яңа туган балалар саны да артты. Шулай итеп, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе тарафыннан 41сабый бала теркәлде: 22 малай һәм 19 кыз.

Әле дә Әмир, Артем, Марк, Радмир, Ясминә, Әминә исемнәре үз популярлыгын югалтмый. Ә менә сирәк исемнәр белән Ефим, Ясина, Руфина, Мирра, Алла аталды.

Ә без үз чиратыбызда барысын да шәһәр көне белән котлыйбыз. Әлмәтебез шундый ук матур һәм күркәм шәһәр булып калсын. Шәһәребездә бәхетле гаиләләр һәм яңа туган балалар саны арта барсын дигән теләктә калабыз.

 

Әлмәт шәһәрендә 2300 бала туды

Бүген, 1 ноябрь көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 2300 баланың тууы теркәлде. Әлеге мөһим вакыйга 2017 елның 28 октябрендә Горшениннар гаиләсе Федор Павлович һәм Кристина Геннадьевнада булды. Бәхетле ата-аналар туу турындагы актның юбилей язмасы аларның улына туру килүенә бик сөенделәр, улларына матур исем куштылар – Максим дип атадылар. Максим исеме латин теленнән барлыкка килгән, һәм “бөек” дигән мәгънәне аңлата.

ГХАТ Идарәсе белгече баланың беренче документын - туу турындагы таныклыкны тапшырды, ата-аналарга сабырлык, гаиләләренә иминлек һәм иртәгесе көнгә ышаныч теләде.

 

Гаилә – монда балалар үз күңелләрен җылыта

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе гаилә тормышының көмеш юбилейларын билгеләп үтү тантанасын уздырды.

Кунакчыл никахлашу сарае Исаковлар гаиләсен Геннадий Ивановичны һәм Светлана Михайловнаны каршы алды.

1992 елның 16 октябрендә Ильтен-Бута авылы клубында тәүге тапкыр законлы никах теркәлде. Алар яшь Геннадий һәм Светлана иде.

Ике тормыш тыгыз берләшкәнгә нәкъ 25 ел тулды, бу инде ике тормыш түгел.

Бәхетле никахтан Геннадий Иванович һәм Светлана Михаиловна гаиләсендә 2 бала дөньяга килә – көтеп алган уллары Денис һәм кызлары Юлия. Ата-ана шатлыгын тойган ике зур һәм игелекле йөрәк сеңелләре һәм энеләре Айгөл һәм Александрныңт күз яшьләрен киптереп бәхет бүләк итәләр. Һәркайсына лаеклы Гамәл түгел, шуңа күрә дә - баш хәрефтән.

Бәйрәм көнендә ир белән хатын көмеш балдаклар белән алмашты, озын һәм бәхетле гаилә тормышы серләре белән уртаклаштылар. 25 ел элек кичергән хисләр, дулкынлану кабат уянды шул көнне, бер-берсенә мәхәббәт үбешүен бүләк итеп, туй вальсын биеделәр.

Исаковлар гаиләсе хөрмәтенә якыннарыннан һәм туганнарыннан ихлас теләкләр яңгырады.

Бәйрәм ахырында юбилярларны хөрмәтләү "Мактау китабында” юбилярлар кулларын куйдылар.

 

 

Әлмәт шәһәренең ГХАТ-ында 8 игелекле эше

Гражданлык позицияне, җәмгыятьтәге мәрхәмәтлелек, гражданлык активлыкны күтәрү максатында "Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе оештырылды.

Атна дәвамында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре актив рәвештә социаль әһәмиятле хәйрия чараларда катнашты. Теләүчеләр игелекле гамәлләр эшләп, хәтерләрендә һәм күңелләрендә якты эз калдырдылар, кәефләрен күтәрделәр.

Игелек атнасы кысаларында барлыгы 8 чара уздырылды. ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре физик әзерлек дәрәҗәсен арттырырга; Россиядә 2017 ел экология елы дип игълан ителүе уңаеннан өмә үткәрергә; туган якны өйрәнү музеена барып кайтып, үз виртуаль музеен тулыландырырга өлгерде, чөнки ГХАТ органнарының юбилей датасына кадәр дә ерак калмады; ә ял көннәрен хезмәткәрләр үз гаиләләре белән үткәрделәр,– акциянең бер максаты булып әти-әниләргә сакчыл караш, гаилә нигезләрен беркетү тора. Шунысы куанычлы, өлкәннәр көне шундый мөһим акциягә туры килде. Бәйрәм алды яшь парлар туй көннәренән хәйрия көне ясарга булды: алар да буш кул белән килмәгән иде. Уртак тырышлык белән җыелган бүләкләр безнең кадерле ветераннарга тапшырылды.

Әлбәттә, авыр тормыш хәлендә калганнарга беребез дә аерым-аерым ярдәм итә алмас, тик әгәр дә без берләшсәк аннан да артыгын эшли алачакбыз, аларның тирә-юнен мәрхәмәтлерәк сый алачакбыз!

 

Бөтен дөнья турист көнендә ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт шәһәренең туган якны өйрәнү музеенда булып кайттылар

"Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Бөтендөнья турист көнендә ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт шәһәренең туган якны өйрәнү музеенда булып кайттылар. Шунысы игътибарга лаек, бу бинада 25 ел элек ЗАГС бүлеге булган.

Белгечләр барлык күргәзмә залларында булдылар, экскурсаводлар күзәтүчән экскурсия үткәрделәр һәм шәһәр һәм район тарихы турында сөйләделәр

Музейга бару безнең өчен күңел байлыгы гына булмады. ЗАГСлар органнарының юбилее уңаеннан без виртуаль музейны тулыландыруны дәвам итәбез.

Һәм менә берничә тарихи факт.

1930 нчы елда Татарстан Советының VIII съезды раславы буенча, Әлмәт районы 35 мең 700 кеше тәшкил иткән Бөгелмә кантоныннан аерылып чыга. Әлмәт районы ГХАТ Идарәсе 1950 еллар ахырында оеша, ә 1959 елда шәһәр ГХАТ бүлеге барлыкка килә. Аерым Әлмәт шәһәре барлыкка килеп, 10 ел узуга 19247 бала туа. Икенче унъеллыкта – 15001 сабый дөньяга аваз сала. Архивта никахлар турында да мәгълүмат саклана. Мәсәлән, 1921 елда 86 гаилә барлыкка килә.  Бу – соңгы 94 елның иң түбән күрсәткече. Елдан ел бу сан арта бара: 1930 елда – 307; сугыш елларында: 1940 елда  – 331, 1941елда -324, 1942 елда - 164, 1943 елда - 178, 1944 елда - 214, 1945 елда - 253 гаилә туа. Сугыштан соңгы елларда да бу сан кинәт арта. Әйтик 1953 елда  1324 пар гаилә кора. Бүген исә ГХАТ Идарәсендә ел саен 1500дән артык никах теркәлә. ГХАТ Идарәсе бинасында барлык төр гражданлык хәле актларын теркәү уздырыла. Заман тенденцияләренә нигезләнеп, оригиналь дизайнлы фуршет һәм тантаналы заллар бар. Югары дәрәҗәдә никахлашу,  балага исем кушу, ярәштерү тантанасы һәм башка күп нәрсәләр уздырыла. Традицион рәвештә юбилярларны хөрмәтләү тантанасы үткәрелә:  көмеш (25 ел бергә яшәү), алтын (50 ел), изумруд (55 ел), бриллиант (60 ел) туйлар. Бу бәйрәмнәр медальләр, кыйммәтле бүләкләр тапшыру белән алып барыла.

 

2000 туган сабый теркәлде

26 сентябрь көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 2017 елның 2000 булып туган сабыйны документаль рәвештә расладылар: аның исемен, фамилиясен һәм атасының исемен теркәделәр. Ул исә Фроловлар гаиләсе Анатолий Дмитриевич һәм Евгения Николаевнаның дүртенче баласы булды.

Һәр ана баласы өчен барысын да эшли, аның сәламәт һәм бәхетле булып үсүен тели, әгәрдә гаиләдә ул туса - аны көчле һәм кыю булсын диеп тәрбияли. Фроловлар гаиләсе 4 нәселне дәвам итүче белән бай.

Марк Фролов 19 сентябрьдә 3,86 кг авырлыгы һәм 57 см буе белән туа. Марк исеме барлыкка килүе белән төрле мәгънәгә ия. Беренчесе буенча Марк исеме “чүкеч” дигән мәгънәдәге латин тамырларыннан килгән "marcus" сүзеннән, грек исемендәге Маркостан алынган. Икенче юрама буенча ул кешеләр һәм көтү, соңыннан сугыш Алласы булып саналган Марс исеменнән алынган дип санала. Христианнарда евангелист Марк хөрмәтләнә, ул терлекчеләрнең яклаучысы булып исәпләнә. Ышанырга, дип, үскәч тә сабый үз исемен аклар дип ышанабыз.

Шунысы куанычлы, ныклы, яратучы гаиләләр үсә, ул гаиләләрдә көтеп алынган балалар барлыкка килә, ата-аналарының алар өчен тотрыклы тормыш төзергә мөмкинчелекләре бар. Ә дәүләт исә андый гаиләләрне ярдәмнән калдырмас.

 

 

Әлмәттә Иҗтимагый совет утырышы узды

19 сентябрь көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетында Әлмәт муниципаль районы уртак Иҗтимагый советы утырышы булып узды. Әлмәт районы гаилә сәясәтен гамәлгә ашыру төп темасы буенча фикер алыштылар.

"ӘМР башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә гаилә кыйммәтләрен ныгыту буенча социаль әһәмиятле чаралар уздыру” дигән темага доклад белән ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Г. Р. Әмирова чыгыш ясады. Үз чыгышында ул ГХАТ органнары гаилә мөнәсәбәтләре, социаль-демографик проблемаларны хәл итүдән читтә калмас дип билгеләп үтте. Гаилә кыйммәтләрен үстерү һәм пропагандалау социаль проектлары буенча алып барыла торган эшләр һәм программаларны тормышка ашыру ярдәмендә Әлмәт районы, элеккечә үк, туучылар саны буенча югары күрсәткечләре билгеләнгән шактый район исемлеген җитәкли (Казан һәм Чаллы шәһәр округларыннан соң).

Әгәр 1999 елда туучылар саныиң түбән күрсәткеч теркәлгән булса, соңгы 20 ел өчендә 2015 елда иң югары дәрәҗә 3268 бала тууны тәшкил иткән. Агымдагы елның хәзерге чорында 1880 туу турындагы актлар төзелгән (узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда188 актка азрак).

ЗАГС идарәсе 2018 елга кадәр республикада балалар туу санын арттыруга юнәлдерелгән Комплекслы планны үтәү кысаларында демографик процесслары мониторингында актив катнаша, гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, никах институтын ныгытуда системалы эшен башкара.

Гаилә сәясәтендә әһәмиятле чаралар үткәрү буенча ГХАТ Идарәсенең башка җәмәгать берләшмәләре белән бердәмләшүе дә ачылды.

 

2017 елның егерме бишенче игезәкләренең тууы

Нинди бәхет – бала туу, ә әгәр дә игезәкләр туса, бу-икеләтә бәхет!

17 сентябрь 2017 елны Ринат һәм Светлана Замалдиновлар гаиләсендә игезәкләр туды. Кызларына әти-әнисе Зарина һәм Карина дип исем кушалар. Сабыйлар  10 минут аерма белән дөньяга килделәр. Кызлар гаиләдә икенче һәм өченче бала, аларның абыйлары Илдарга да сеңелкәшләре тууы күңелле булды. Ә аларның тууы Замалдиновларга ана (гаилә) капиталын алуга хокук бирелде.

Бүген, 21 сентябрьдә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 25-нче игезәкләр тууы теркәлде. Белгеч яшь әнине тормышларындагы мөһим һәм бәхетле вакыйга белән җылы котлап, беренче документларын – туу турындагы таныклыкны һәм Россия Федерациясе ГХАТ органнары 100-еллыгы хөрмәтеннән Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов исеменнән котлау открыткаларын тапшырды.

 

Әлмәттә милләтләр кроссы - 2017

16 сентябрьдә Әлмәттә "Татарстан Кроссы" традицион ярышлары узды, монда йөгерү һәм сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксынучылар җыелган иде. Гомумроссия йөгерү көне кысаларында "Милләтләр кроссы-2017" спорт бәйрәме оештырылды.

Әлмәтлеләрнең 7249 массакүләм йөгерүдә катнашты. Бу – спортчылар, ветераннар, оешма җитәкчеләре, мәктәп укучылары, студентлар, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм җиңел атлетикада барлык теләгән кеше үзен сынап карады. Дистанция бердәм иде – 2 чакрым 300 метр.

Оешмалар (хатын-кызлар) җитәкчеләре арасында икенче ел рәттән 2 урынны бу узышта Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсенең җитәкчесе Г. Р. Әмирова алып тора. Быел ул үзенең иң яхшы нәтиҗәсен - 1 мин. 23 сек. күтәртте. Шәхси вакыты 11 мин 06 сек.тәшкил иткән.

Узыштан соң җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Аларга кубоклар, грамоталар һәм медальләр тапшырылды.

ГХАТ Идарәсе коллективы үзенең җитәкчесен Гүзәл Рәисовнаны җиңүләре белән котлап, ныклы сәламәтлек, хатын-кыз бәхетен, һәм алга таба да уңышлар тели!

 

1900-нче туган сабыйны теркәү

Әлмәттә 2017 елның 1900 юбилейлы бала теркәлгән. Кызга грек  теленнән килгән Варвара дигән сирәк һәм матур исем кушканнар, "барбарос" – чит якныкы, гаделлеккә, мәрхәмәтлеккә, яктылыкка баручы. XIX гасырда бу исем бик популяр була, әмма XX гасыр урталарында юкка чыга. Ә хәзер кабат популярга әверелә.

Әлеге сөенечле вакыйга Трифоновлар Виталий Александрович һәм Алена Сергеевна гаиләсендә булды. Баланың беренче документын бәхетле әти алырга килде. Көтеп алынган беренче бала күп куаныч белән килде. Күпме шатлыклы һәм хәвефле минутлар кичерергә туры киләчәк. Чөнки сабыйның тормыш юлы әле башлана гына. Аңа әле бик күп адымнар эшлисе бар,шунсы мөһим:аның янында иң кадерле кешеләре – әтисе һәм әнисенең кайгыртучан куллары һәм яратучы йөрәкләре.

 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе хезмәткәре Сорокиннар гаиләсе Анатолий Степанович һәм Валентина Сергеевна янына барып кайтты

Илле алты ел бергә – бу беренче һәм аннан соңгы елларга туры килгән кыенлыкларны, каршылыкларны, ләкин күбрәк – мәхәббәтне, үзара аңлашуны искә төшерү өчен зур мөмкинлек, чөнки шуның нәтиҗәсендә алар инде ярты гасырдан артык бергә гомер кичерәләр.

Аларны мәктәп вальсы таныштырган.

Ул  бантиктан кечкенә генә, нәфис гәүдәле кыз. Егет кара костюмнан, югары буйлы.

"61-нче елда мине 2 айлык югары инженерлык курсы академиясендә укырга Мәскәүгә җибәрәләр. Барлык танышларым кире кайтканда кемдер хатынына, кемдер балаларына истәлекле бүләкләр сатып ала, ә миңа кемгәдә алырга юк. Һәм мин шуның хакта уйланып куйдым, миңа инде 27 яшь, шулкадәр шул ялгыз тормыштан туйдым мин, гаилә корып җибәрер вакыт җиткән. Ә монда очрагы да туры килде. Аны биюгә чакырдым да шулай таныштык," - дипискә ала Анатолий Степанович.

Яшьләр 1961 елның матур җылы 26 август көнендә никахларын теркәделәр, "ЗАГСка кергәндә бер болыт та күренмәде. Ә язылышуга чыккач сукыр яңгыр ява башлады, ләкин кояштагын да ныграк яктыртты. Узып баручылар "бәхетлеләр" дип үтә иде,” - дип искә төшерә хатыны. Чөнки сынамыш та бар бит: туй көнендә яуган яңгыр яшь парларга бәхет китерә диеп.

Анатолий Степанович һәм Валентина Сергеевна ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген Сорокиннар – пенсионерлар һәм бөтен мәхәббәтләрен һәм кайгыртуларын кызына һәм яраткан оныгына бирәләр. Әбисе һәм бабасы өчен бердәнбер оныклары Андрей зур өмет һәм горурлык булып тора. Мәктәпне алтын медальгә, МДУ-ны кызыл диплом белән тәмамлап, хәзер ул философия фәннәре докторы, Берлинда эшли.

ЗАГС Идарәсе хезмәткәре юбилярларны җылы котлап, ӘМР башлыгы А.Р.Хайруллин исеменнән рәхмәт хатын, истәлекле бүләкләр тапшырды һәм аларны шәһәре безнең гаиләсенең төп кыйммәтләрен– игелеклелек, сабырлык, күңел юмартлыгын һәм чын мәхәббәт хисен саклап кала алганнары өчен рәхмәт белдерде.

Юбилярларның фоторәсемнәре ГХАТ органнарының 100 еллык тарихына багышланган "Гаилә – милләтнең таянычы" фотостендында мактаулы урын алыр.

 

Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 1000нче пар теркәлде

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 2017 елның 1000нче пары гаилә корып җибәрде. Бүген, 26 август көнне, Александр Петров һәм Ильмира Вахитованы законлы ир белән хатын дип игълан иттеләр. Ике яшь йөрәк – бүгеннән бер фамилия астында йөрүче Петровлар гаиләсе.

Александр белән Илмира өчен 1000 пар булу дәрәҗәле дә, шул ук вакытта көтелмәгән хәбәр дә булды. Бу турыда алар тантана залында гына белде.

ГХАТ Идарәсе хезмәткәре Петровлар гаиләсенә төп документ – язылышу турында таныклык тапшырды. Яшь парны яңа статус белән котлыйбыз. Аларга озын, бәхетле гаилә тормышы телибез! Ныклы мәхәббәт нәтиҗәсе булып, аларның булачак тормыш чәчәкләре –сабыйлар тууын теләп калабыз!

 

Әлмәттә Флетчер гаиләсе туды

Халыкта "Мәхәббәт өчен ерак ара киртә түгел" диләр. Чыннан да, киртә түгел. Минибаева Диана һәм Флетчер Саймон Ли кавышуы моңа бер дәлил булды. 2017 елның 25 августында Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә алар никахларын теркәде. Тиздән яшь пар - Флетчер гаиләсе Бөекбритания һәм Төньяк Ирландия Берләшкән Корольлегенә яшәргә китәчәк. Сүз уңаеннан, кияү тумышы белән шул яклардан.

Флетчер гаиләсен чын йөрәктән туй көне белән котлыйбыз! Аларга сүнмәс мәхәббәт, бәхетле һәм әкияти тормышта яшәүләрен теләп калабыз.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: ГХАТ Идарәсене өчен чит ил гражданнары белән никах теркәү яңалык түгел. Әмма Диана белән Саймон туе Әлмәт районы ГХАТ Идарәсендә Россия һәм Бөекбритания гражданнары арасында беренче мәртәбә теркәлүче никах буларак тарихка кереп калды.

 

Скворцовлар гаиләсе Президентка кунакка җыена

2017 елның 24 августында Кремльдә Татарстан Республикасы Президенты республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе узачак. Скворцовлар гаиләсе Әлмәт муниципаль районы данын яклаячак.

Скворцовлар гаиләсе Александр Павлович һәм Любовь Егоровна танылган нефтьчеләр династиясенең берсе булып санала, аларның нефть тармагындагы гомуми хезмәт стажы гасырдан артыкны тәшкил итә. Хезмәт эшчәнлеген Александр Павлович авыл мәктәбе укытучысы булып башлаган, 1967 елдан республикабызның нефть тармагында эшли башлый. Персонал белән идарә итү хуҗалык һәм административ эшчәнлеге белемен смена начальнигы, партком секретаре, НГДУ "Әлмәтнефть" идарәсенең капиталь төзелеш буенча начальнигының урынбасары, НГДУ "Сөләйнефть" һәм НГДУ "Җәлилнефть" идарәләрендә баш инженер булып эшләп алды.

2001 елда ул нефть промыселы җиһазларын җитештерү һәм ремонтлау буенча хезмәт күрсәтү Әлмәтнең үзәк базасын җитәкләде, үзен җитештерүнең нечкәлекләренә төшенеп максатчан җитәкче итеп таныта, һәм катлаулы шартларда калган базар икътисадында икътисади күрсәткечләрен яхшырту һәм предприятиянең социаль өлкәсенә зур үсеш кертте.

Скворцов А. П. җитәкчелегендәге коллектив заманча ысуллар һәм нефть промыселы җиһазларының запас частьләрен реставрацияләү технологияләрен үзләштерде. Предприятиядә төрле грузо-подъемностьтагы кран-балкалар станок-качалкалар, капиталь һәм пневмоходтагы җир асты скважиннары ремонты өчен универсаль стеллажлар, скважина җитештерү агрегатлары, подъемниклар мачтасы, каезлау һәм шомарту станоклар, фильтрлар һәм җир асты җиһазларын төзү якорен чыгарылышы,  эчке һәм тышкы яктан торбаны коррозиядән саклап файдалануга тапшырылды.

"Татнефть" компаниясе башкарма аппаратында эшләп Александр Павлович җир асты скважиналарын ремонтлау өчен яңа җиһазларны гамәлгә кертү белән дә шөгыльләнгән.  Аналитик акыл, теоретик һәм практик белем, югары җаваплылык Скворцов А. П. өчен нефтьчеләр арасында ихтирам һәм абруй ирештерде.

Хатыны Скворцова Л.Е. белән нык һәм тату гаилә булдырганнар. Өч малайны тәрбияләгәннәр. Любовь Егоровна 30 елдан артык нефть өлкәсендә хезмәт куйды һәм РФ энергетика Министрлыгы мактау грамотасы белән бүләкләнде. 2005 елга кадәр ПАО "Татнефть" идарәсенеңНГДУ "Ямашнефть"тә әйдәп баручы юрисконсульт булып эшләгән. Эшләү дәверендә күп тапкырлар НГДУның Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хисләре белән бүләкләнде.

Барлык уллары да нефть тармагында уңышлы эшли. Һәрберсе үз бәхетен, үз сәләтен тапкан.

Скворцовларның тормыш мәгънәсе булып гаилә һәм Ватаныбыз өчен лаеклы хезмәт кала. Бүген аларның иң зур байлыгы – биш яраткан оныклары.

 

 

Әлмәт районында 20нче игезәк пар балалар теркәлде

Әлмәт муниципаль районы ГХАТИ дарәсе чираттагы игезәк пар тууын теркәде. 2017 ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр бу инде егерменче игезәк пар сабыйлар. 2017 елның 17 августында Денис Александрович һәм Людмила Александровна Закориннар гаиләсендә икеләтә куанычлы вакыйга булды. Дөньяга 3020 һәм 2745 грамм авырлык белән аларның уллары Матвей һәм Арсений аваз салды. Алар – Денис һәм Людмила гаиләсендә беренче балалар.

ГХАТ идарәсе белгечләре, бәхетле әти-әнинен котлап, аларга беренче документ – туу турында таныклык белән бергә,  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау открыткасын тапшырды.

Ә без үз чиратыбызда әлеге нәни сабыйларның игелекле, акыллы һәм лаеклы ул булып үсүләрен теләп калабыз.

 

Әлмәт муниципаль районында 1700нче сабый бала теркәлде

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе 1700нче баланы теркәде! Әлеге куанычлы вакыйга Ринат һәм Ольга Хуббатуллиннар гаиләсе ишеген шакып керде. Ринат белән Ольганың бәхете 3545 грамм авырлык белән туды. Сабый балага Арсений дип матур исем куштылар, ул гаиләдә икенче бала.

Арсений тууын теркәү ГХАТ Идарәсе бинасында түгел, ә  перинаталь үзәге булган Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсендә башкарылды. Бәхетле әни Ольга Хуббатуллина юбилей акты аларның уллары – Арсенийныкы булуына гаҗәпләнде. ГХАТ Идарәсе белгече Хуббатуллинар гаиләсен шушындый сөенечле вакыйга белән котлады. Аларга сәламәтлек, бәхет, иминлек теләп, кеше тормышының беренче документын – туу турында таныклыкны тапшырды.

 

Әлмәт муниципаль районында 900-нчы пар кавышты

Туйга әзерләү нидән башлана? Датаны билгеләүдән, әлбәттә! Әлмәт шәһәренең 15 пары өйләнешү өчен 17.08.17 көненә өстенлек биргәннәр. Һәм нәкъ шушы көнгә 900-нче акт язмасы туры килде. Шунысы куанычлы 900-нчы номер астындагы таныклык үзебезнең хезмәттәшебез Адель һәм аның тормыш иптәше Елена Галиулиннарга. Адель һәм Елена гаилә тормышын мәрхәмәтле эштән башлап җибәрделәр. Яшьләр "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" дип исемләнгән хәйрия акциясендә катнашты

"Шушы идеягә башка яшь парларда кушылырлар дип өметләнәбез, чөнки бәхет белән уртаклашырга кирәк, бигрәк тә балалар белән,” – дип уртаклашты кәләш.

Кадерле Адель һәм Елена!

Олы юлга Сез чыгасыз бүген,

Бергә кушып ике йөрәкне.

Юл алдыннан әйтик сезгә

Чын күңелдән изге теләкне.

Туй көнендә сезгә теләгебез,

Гомерегез аклыкка тулсын.

Туй көнегез җәйдә булган кебек,

Күңелегездә җылы җәй булсын.

 

Әлмәт муниципаль районында “Мәктәпкә җыенырга булышабыз” хәйрия акциясе

Әлмәт муниципаль районында “Мәктәпкә җыенырга булышабыз” хәйрия акциясе дәвам итә. Шуны әйтәсе килә, бу ел Әлмәт муниципаль районында 2795 укучы мәктәпкә баралар.

Бу акция мәктәпкә баручы күп балалы, хәлләреннән килми торган гаиләләргә ярдәм итү йөзенән үткәрелә. Беренче класска баручы укучыларның бәйрәмнәре онытылмас көнгә әверелсен өчен, ярдәм итәргә бик куп кешеләр теләк белдерделәр. Әлмәт шәһәрендә никахлаша торган, яшь парлар да, бу акциядә катнашмый калмадылар. Алар төрле мәктәп кирәк – яракларын алып килделәр. 

 

700нче сабый баланы теркәү

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 2017 елның 1500нче сабые теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Руслан Фәрид улы һәм Анастасия Валерий кызы Абдуллиннар гаиләсендә булды. 21 июльдә аларның уллары Айназ дөньяга аваз сала. Сабый  3465 грамм авырлыкта һәм 51 смлы буй белән туа. Айназ гаиләдә икенче сабый һәм беренче ир бала. Аның апасы Айсылу 2013 елда Руслан белән Анастасияне беренче тапкыр бәхетле әти-әни итә. Яшь әти-әнинең тормышы тагы да күбрәк бәхет-куанычка чума.

Бала әнисе - Анастасия Валерьевна дәүләт актында имзасын куеп, баланың беренче документын – туу турында таныклык алды. Таныклык белән бергә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан котлау открыткасы да тапшырылды.

Без чын күңелдән Абдуллиннар гаиләсен уллары Айназ туу белән котлыйбыз. Аларга тынычлык, иминлек һәм бәхет теләп калабыз.

 

Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсе белгеченеңЭнҗе туе

2017 елның 17 июлендәТатарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе белгече Ольга Викторовна һәм аның ире Сергей НиколаевичКомаровларбергә тормыш итүләренең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу пардан сокланмыйча булмый: өч дистә ел яшәп,гаилә җылылыгынсаклый алу һәркемгә дәбирелми.

Тормыш итүнең 30 еллык юбилее матур һәм кызыклы исем йөртә– халыкта аны әнҗе туй дип атыйлар.Ольга Викторовнабелән Сергей Николаевичның да танышу тарихы шундый ук матур һәм кызыклы була. Язмыш аларны альпинистларклубында кавыштыра. Яшьләрнең альпинизм белән мавыгуы мәхәббәт һәм нык гаилә башлангычы була. Хәзерге көнгә кадәр дә Комаровларгаиләсе бу мавыгуны ташламаган. Уртак ял көннәре һәм бәйрәмнәр аларның гаиләсен ныгыта гына.

Ольга Викторовна һәм Сергей Николаевич өч баланыңменә дигән әти-әнисе дә әле. Алар уллары Виталий белән Александрга һәм кызлары Ангелинагаяхшы тәрбия биреп, аларны кеше иткән. Ә бүген Ольга Викторовна белән Сергей Николаевич өч оныгы үсеп килә.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк: Ольга Викторовна инде 2011 елдан ГХАТ Идарәсендә хезмәт куя. Соңгы өч елда ул никах теркәү белән мәшгуль. Ольга Викторовнаныңҗиңел кулы белән 10 мең яшь йөрәк кавышкан һәм нәтиҗәдә 5 меңнән артык гаилә теркәлгән.

 

Рәсем конкурсының 2нче этабы нәтиҗәләре билгеле булды

2017 ел безнең өчен – юбилейлы ел! Чөнки 2017 елның декабрендә бөтен ил Рәсәйнең ГХАТ бүлекләренең 100 еллыгын билгеләп үтәчәк.

Шундый мөхим вакыйгага карата, агымдагы елның апрель аеннан башлап Татарстан Республикасы гомуми белем оешмалары укучылары арасында "Нәрсә ул ГХАТ?", "Кайда гаиләтуа?" темалары буенча республикакүләм рәсем конкурсы игълан ителде. Әлмәт районының Мәктәп укучылары бу бәйгедә иң актив катнашты.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Никахлашу районыбызның яшь талантларның эшләре күргәзмәгә куелды,чөнки иҗади бәйге мәктәп укучыларының төрле яшьтәге балалар арасында зур кызыксыну уятты, үзләренең иҗади эшләрен № 4,13, 15, 17, 25 урта ГББМ, Югары һәм Түбән Мактама, Иске Суркино авылы мәктәпләре укучылары тәкъдим иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, бәйге "Нәрсә ул ГХАТ?", "Гаилә кайда туа?" номинацияләрендә утте. Район оештыру комитеты жюрисы2 этапнәтиҗәләрен раслады.

Шулай итеп, "Нәрсә ул ГХАТ?" номинациясендә түбәндәге катнашучыларның эшләре җиңүче булды:

1. Гадеев Арыслан, 8 яшь, МБОУ СОШ №4

2. Галимова Айслу, 11 яшь, МБОУ СОШ №15

3. Соловьева Валерия 15 яшьМАОУ СОШ №17

 

"Гаилә кайда туа?" номинациясендә җиңделәр:

1. Яруллина Диләрә, 9 яшь, МБОУ СОШ №25

2. Җиһаншина Айгөл, 13 яшь, МБОУ СОШ №13

3. Каметов Илнур, 15 яшь, МБОУ СОШ №4

Җиңүчеләрнең эшләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсендә 3 этапта катнашачак.

Котлыйбыз безнең җиңүчеләребезне! Алга таба да иҗади уңышлартелибез!

 

Әлмәт муниципаль районында Велотуй

2017 елның 7 июлендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысалары алдыннан Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә креатив яшь парлар – Гадел һәм Айгөл Рахимовларның никахы теркәлде.

Барысы да бик гади — язылышу тантанасыннан соң, яшь парлар чыга һәм кайберләре утыралар... Юк, түгел, лимузинга түгел, ә велосипедка! Һәм шушыннан яшь парларның шәһәрнең иң матур тукталышларыннан мавыктыргыч сәяхәт, фотосессия башлана. Ләкин моның белән генә бәйрәм тәмамланмый. Икенче көнне Рахимовлар гаиләсе Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уздырылган шәһәр мәйданына юлны шулак ук велосипедта дәвам иткәннәр.

Иң креатив Гадел һәм Айгөл Рахимовларны Әлмәт муниципаль районы Башлыгы А. Р. Хәйруллин котлады һәм гаиләгә Кырымга сәфәр сертификаты тапшырды.

 

"Бер ил-бер гаилә"милли туйлар фестивале

Сабан туен һәм Бөтенрәсәй гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтү көнендә Әлмәт муниципаль районында "Бер ил-бер гаилә"милли туйлар фестивале

Булып узды. Һәр халык һәм милләт үзенчәлеклеге, бары тик аңа хас булган колориты һәм гореф-гадәтләре белән аерылып тора. Статистика буенча Әлмәт районында 205592 кеше яши. Күпчелек милләт булып татарлар тора — 55,2 %; руслар — 37,2 %; чувашлар — 3,1 %, мордвалар — 1,9.

"Милли туйлар фестиваленең" төп максаты Әлмәт муниципаль районында яшәүче халыкның милли туйларының гореф-гадәтләрен яңарту һәм шул ук вакытта бай мәдәниятен күрсәтү булды. Фестивальдәге һәр катнашучыга аерым чатыр бирелгән иде, нәкъ шунда һәр берсенең индивидуаль программасы тәкъдим ителде.

Һәр йолага булдырылган интерактив мәйданчыкларда дүрт милли туй тәкъдим ителде. Чара рус туе белән ачылды. Гадәт буенча кәләшнең киеме булып ак төстәге күлмәк санала. Екатерина Икенче чорына кадәр кәләш кызылдан киенә торган булган.Екатерина кияүгә ак күлмәктән чыкканнан соң, рус традициясе үзгәрде., Яшьләрне һәрвакыт икмәк белән каршылыйлар.

Чуваш туе йоласында кием мул чигелгән күлмәктән, тухъя, көмеш бизәнү әйберләре, балдаклар, беләзекләрдән торган. Битне җәймә белән япканнар, аяк астына ак тукыма җәйгәннәр. Кияү кәләшне үз йортына кулында кертергә тиеш.

Мордва туе –мордва халкының тормышындагы үзенчәлекле күренешләренең берсе. Туй йолалары катлаулылык һәм төрлелек белән аерылып торган. Гадәти мордва туен музыкаль драма дип атарга мөмкин, анда кәләшнең туган йортыннан китү зәһәр драма эпизодлары, кияү өендәге кызыклы  күренешләр белән бәйле. Никахны рәсмиләштерү, гадәттә, тулысынча туй йоласы буенча узган.

Татар туе – бик матур һәм символлы тантана, ул бөтен татар халкының үзенчәлеген аның кабатланмас колоритын күрсәтә. Татар туе гадәттә мәчеттә яки кәләшнең йортында үткәрелә торган никахтан башлана. Кәләш күлмәге – идәнгә кадәр озын, милли орнаментлар һәм матур яңгравыклы тәнкәләр белән бизәлә. Үзенчәлеге шунда: әлеге туй гадәттән тыш сценарийдан, котлаулардан һәм өстәлнең муллыгыннан тора.

Шулай ук бу көнне милли аш-су ризыклары тәкъдим ителде, халык кәсебен әзерләү буенча мастер-класслар, милли костюмнар күргәзмәсе, буыннан-буынга кабатланмас милли колорит белән сакланып калучы уникаль туй йолалары үткәрелде.

 

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнне күп балалы гаиләләрне котлау һәм ана (гаилә) капиталы сертификатлары тапшыру

8 июльдә иң яхшы бәйрәмнәрнең берсе – гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Безнең өчен гаилә – ул учак, анда мәхәббәт җылысы, бер-береңне кайгырту, үзара аңлашу, ярдәм һәм игелек. Нәкъ менә биредә иң чын хисләр туа, гаилә традицияләреныгый.

Бүгенге көндә Әлмәт муниципаль районында яшәүче 24 меңнән артык гаиләдә 47 мең балигъ булмаган бала тәрбияләнә, 2118 - күп балалы гаиләләр. 68 -гаиләләдә биш һәм аннан да күбрәк балалар тәрбияләнә.

Александр һәм Светлана Архиреевлар гаиләсендә үзләренең ике һәм дүрт тәрбиягә алган үсеп килә. Салават Габделкавиевич һәм Әлфирә Фәндәсовна Бадриовлар - күп балалы - сигез бала тәрбияләүче гаилә, шуларның 6 сы туган һәм 2 тәрбиягә алынган. Әлфирә Фәндәсовна "Ана даны – Материнская слава" Дәүләт бүләгенәия булды.Өлкән уллары Гадел – балалар хастаханәсендә табиб-отаринголог булып эшли, калган балалары студентлар, мәктәп укучылары һәм нәниләр.

Балалар үзара дус. Өлкән һәрвакыт кечеләренә ярдәмгә килергә әзер. Әлеге гаиләләрдә мәхәббәт һәм тынычлык.

Шулай ук тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булып узды. Пенсия фонды идарәсе башлыгы Ф. А. Якупова Адельшиннар һәм Гарифуллиннар гаиләләренә ана капиталы сертификатын тапшырды.

“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көнекүп балалы ата-аналарга истәлекле вакыйга һәм тирә-юньдәгеләр өчен үрнәк булып истә калды.

 

Юбилярларны гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлау

Инде унынчы ел рәттән 8 июльдә Россия Федерациясендә Бөтенроссия "гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" бәйрәме үткәрелә.

Шунысы куанычлы, бу бәйрәм җылы, мул җәйге көннәрдә билгеләп үтелә, алар әйтерсең гаилә ныклыгын, тынычлыгын һәм олы шатлыкны символлаштыра. Бу бәйрәм безгә тагын бер кат гаилә ярдәмендә дәүләтнең көчәюе һәм үсүе турында халыкка искә төшерә.

Зур тантана Әлмәт шәһәр Сабан туен бәйрәм итү мәйданында узды.

Савюк Петр Васильевич һәм Татьяна Ивановна гаилә парына Әлмәт муниципаль районы Башлыгы Р. А. Хәйруллинның кулыннан “мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшырды. Аларның гаилә стажы — 28 ел.Петр Васильевич һәм Татьяна Ивановна ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Гаилә башлыгы — оператор, нефть чыгару һәм газ, вәкаләтле зат булып тора, хезмәтне саклау буенча профсоюз, өч миллиард тонна нефть чыгару уңаеннан медаль белән бүләкләнгән. Аның тормыш иптәше — Татьяна Ивановна - нефть һәм газ чыгару пультында оператор, цех профсоюз комитеты идарә рәисе эшен башкара. Савюк гаиләсе нефть өлкәсендә 1983 елдан бирле эшли. Алар мактау грамоталары һәм рәхмәт хатларына ия.

Шулай ук быел уртак тормыш юбилейларын бәйрәм итүче гаиләләрне котлау тантанасы булды. Насибуллин Ришат Рубисович һәм Гөлнара Насыховна гаиләсе бу елда көмеш юбилейларын билгеләп үттеләр.

Әлмәт, ныклы гаилә нигезләрен, иминлеккә ирешкән, уртак хезмәте белән һәм тәрбияле балалары лаеклы танылу алган гаиләләре белән горурлана. Шулай ук кешеләрдә армый хезмәт куюга, гаилә һәм гаилә кыйммәтләре хакын ныгытуны тәрбияләүгә, яшьләрдә омтылыш, хөрмәт һәм кайгыртучанлык, аңлау һәм тугрылык тәрбияләүгә баш ия.

 

Әлмәт муниципаль районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Сабантуй бәйрәм ителә

Татар халкының иң яраткан Сабантуй бәйрәме - бер үк вакытта борынгы һәм яңа бәйрәм, анда бербөтен матур гореф-гадәтләр, төрле халыклар, җырлар, йолаларлар чагыла. Бәйрәмнеңисеме төрки сүзләрдән алына: сабан һәм туй - бәйрәм. Быел Әлмәт муниципаль районында Сабантуй бәйрәме8 июль көнне Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән туры килде. Ул бик мәрхәмәтле һәм матур бәйрәм.Безнең илдә ул тиз популярлашты. Әлбәттә, тормыш элекке чордагыдан танымаслык булып үзгәрде. Тик мәхәббәт һәм гаилә кыйммәтлекләре генә гомерлек калды. Бүген кешеләр Петр һәм Феврония гаиләсе кебек нык гаилә турында хыяллана.

Бүгенге дата — бөтен гаиләбез белән җыенырга, якыннарыбыз, туганнарыбыз турында кайгыртуыбызны күрсәтергә искиткеч сәбәп.

Нәкъ менә бу көнне, күп балалы гаиләләрне, яшь парларны котлау тантанасы булды. 25 елдан да ким булмаган һәм үрнәк булып бергә яшәүчеләргә "мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды. Медальнең бер ягында ромашка рәсеме, икенче ягында – изге Петр һәм Феврония сурәте төшерелгән. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне символы– ромашка. Ромашканың ак таҗлары- чисталык һәм тугрылыкны символлаштыра.

 

Никахны теркәүнең матур даталары

Никахлашу – һәр гаиләнең тормышында иң мөһим һәм борчый торган көн. Бу көн күп кенә гореф-гадәтләр һәм хорафатлар белән бәйле. Күп кенә яшь парлар, матуртуй датасын сайласаң, аларга гаилә тормышында бәхет елмая дип саный. 2017 елда матур туй даталары җитәрлек. Менә 07.07.2017ел датасы даиң матур һәм яшь парларны җәлеп итә торган. "Өч җиделе бер көндә! Нумерологиягә ышансаң, туй көннәрендә берничә бер үк сан булса, ярашуы өчен бу сан матур, уңайлы энергетика бирә. 7 саны булуы шул хакимнәренә бигрәк тә яхшы күренеш. Чөнки бу сан эшләрдә һәм башлангычларда бәхет һәм иминлек символлаштыра. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә 2017 елның 07 июль көнне 21 пар никахын теркәделәр.

2017 елның 08 июлендә- гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендәниках туйларын тагын 17 пар теркәде. Барлыгы әлеге "бәйрәм" атнасында 49 пар язылышты.

Барлык яшь парларга бәхетле гаилә тормышы телибез. Чөнки ныклы никах өчен дата гына түгел, иң беренче мәхәббәт мөһим. Нык гаилә нигезе -ихласлык, бер-береңә хөрмәт һәм ышаныч.

 

Әлмәт муниципаль районында 555-нче пар кавышты

Бу шимбәдә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә тантаналы шартларда 555 пар төркәлде. Ул пар Никита һәм Юлия Кузнецовлар булып чыкты.

Алар өчен № 555-нче номерлы язылышу турында таныклык алу көтелмәгән хәл булды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре чын күңелдән яшь парны котладылар, гаилә иминлеге һәм үзара аңлашу, хыялларының тормышка ашуын, һәр яшәгән мизгелнең бәхет һәм шатлык белән тулып торуын теләделәр. Яшь парларга дәүләт документы–язылышу турында таныклык тапшырылды.

Никахны теркәү - һәр гаилә тормышында бик дулкынландыргыч көн, ә гаилә тормышы –җаваплылыкка, тугрылыкка һәм сабырлыкка үткәрелүче имтихан. Яшь парга шушы имтиханнарны шәп биреп, гаилә серләрен балаларына һәм оныкларына тапшыруларын телибез.

 

Һөнәри осталык конкурсы

ЗАГС органнарына 100 ел тулуга багышланган чаралар үткәрү кысаларында 2017 елның 26 июнендә Азнакай шәһәрендә "Граждан хәле актларын тантаналы рәвештә теркәү алып баручыларының иң яхшылары ”һөнәри осталык конкурсының зона этабы узды.

Конкурста ЗАГС органнарының12 белгечләре катнашты, алар арасында 2 катнашучы Әлмәт шәһәре исеменнән иде.

Беренче  этап нәтиҗәләре буенча 1урын "Тантаналы рәвештә исем кушу йоласын иң яхшы алып баручысы" номинациясендә Екатерина Гомәрова алды, 2 нче урын "Никахлашу тантанасын татар телендә төркәүчеләр арасында иң яхшы алып баручы" номинациясендә Ләйсән Галиева яулады.

ТР Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС Идарәсенең яшь белгечләрен җиңү белән котлыйбыз!

 

Җәйге сезонның туйлар кызган чоры

Җәйге айларда ТР Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, гадәттәгечә, туйларның кызган вакыты җитә. Бу ел да башкалардан аерылмый. Июнь – җәй башы һәм өйләнешүчеләрнең тансык ае, чөнки нәкъ аның белән туйлар сезоны башлана.

Җәйнең беренче аена никахны төркәүгә 135 гариза бирелгән иде. Июль аена инде 245 парның туй көне билгеләнгән. Июль аенда никахны тантаналы рәвештә теркәү өчениң популяр датасы 07.07.2017 һәм 08.07.2017 санала. 2017 елның декабрендә билгеләп үтеләчәк Рәсәйнең ЗАГС органнары барлыкка килүенә 100 еллык юбилее алдыннан яңа гаиләләрнең барлыкка килүенә җәйнең соңгы ае да шундый ук юмарт булуына ышанабыз.

 

 

"Россия көнендә туганнар"

2017 елның 16 июнендә ТР Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе белгече эш урыныннан якта перинаталь үзәге булган Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсендә 12 июнь көнне – дәүләтнең мөһим бәйрәмендә,азатлык һәм гаделлек, халыкның тату һәм тыныч яшәвен аңлатучы – Россия Көнендә сабыйлары дөньяга килгә гаиләләрне котлады.

Бу көнне Әлмәт муниципаль районында алты бала туды, шуларның икесе малай һәм дүртесе кыз.

Әйтергә кирәк, 2017 елның башыннан районда 1320 бала дөньяга килде. Шул ук вакытта 34% - гаиләләрдәге беренче балалары, 37 проценты - икенче, 13% - өченче.

 

 

Әлмәт муниципаль районында 500-нче пар кавышты

2017 елның 17 июнендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 500-нче парның никахын дәүләт теркәве үтте.

Никахны теркәү–гаилә тормышына керүче һәр яшь парның язмышындагы тантаналы һәм истәлекле мизгеле. Максим һәм Ксения Леонович өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле: алар Әлмәт муниципаль районында 2017 елның 500-нче пары булдылар.

Яшь пар туйларын үткәрүенә иҗади караш белән аерылып торды һәм күңелдә шактый яхшы эз калдырды. Кияү хәрби формага киенгән иде. Хәрби форма элек-электән абруйлы һәм бай санала. Парад мундиры сугышчан батырлык, намус һәм югары иптәшлек хисе турында искә төшереп тора. Хәрби форма ир кешенең иң купшы һәм үзенә җәлеп итә торган киеме дип саналды. Россия императорлары һәрвакыт халык үзәгенә парад хәрби мундирларында чыкканнар һәм шәхсән үзләре хәрби формада үзгәрешләргә регламент куйганнар. Әлбәттә, хәзер андый вакытлар түгел, форма дә алай мөхим түгел, әмма бик матур күренә, чөнки һәр көнне кияүләрне шундый киемнән күреп булмый! Максим Забайкальеда хәрби-диңгез флотында хезмәт итә. Безнең яшь парлар Санкт-Петербургта ял иткәндә таныштылар.

ГХАТ Идарәсе белгечләре тантаналы рәвештә никахны теркәү үткәрделәр һәм чын күңелдән яшь парны котладылар, гаилә иминлеге һәм үзара аңлашу, хыялларының тормышка ашуын, һәр яшәгән мизгелнең бәхет һәм шатлык белән тулып торуын теләделәр. Яшь парларга дәүләт документы–язылышу турында таныклык тапшырылды.

Әйтергә кирәк, 2016 елның 500 пары 8 июльдә теркәлгән иде.

 

2017 елның унбишенче игезәкләренең тууы

Бүген, 15 июнь 2017 елны Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 2017 елның унбишенче игезәкләре төркәлде. Тууны дәүләт теркәвеэш урыныннан якта ГХАТ Идарәсе белгече белән перинаталь үзәге булган Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсендә узды.

13 июнь Гибадуллиннар Гөлүс Ильдусович һәм Гөлүзә Басыйровна гаиләсендә зур һәм шатлыклы вакыйга – аларның йортын яратып һәм өметләнеп көткән икеләтә бәхет ачып керде. Сабыйлар Данис һәм Данияр 2760 һәм 3745 гр авырлыгындагы дөньяга килде. Бу гаиләдә өченче һәм дүртенче балалар.

Чын күңелдән ата-ананы балалары туу көннәре белән котлыйбыз, саулык, озын гомер һәм мәхәббәт телибез.

 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсе белгечләренең квалификациясен күтәрү

2017 елның 1 июненнән 10 кадәр Казан (Идел буе) федераль университеты базасында муниципаль хезмәткәрләр өчен актуаль һөнәри һәм шәһес компетенцияләрен үсешенә юнәлтелгән ике көнлек белем бирү тренинглары үткәрелде. Бу тренингта Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре, авыл җирлекләре җитәкчеләре катнашты.

Тренингның “Мөстәкыйль оештыру” темасында ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Г.Р.Әмирова, "Нәтиҗәле презентация" –темасында ГХАТ Идарәсе белгече Сальцина Л.А. канташты.

Казан (Идел буе) федераль университеты тренерлары тыңлаучыларга чыгышларны әзерләү принциплары һәм элементлары турында, төрле техник һәм технологияләр белән нәтиҗәлерәк файдаланутурында, төрле чыгышлар, аудитория белән эшләү, шулай ук вакыт белән максат һәм приоритет нигезендә дөрес идарә итү турында сөйләделәр.

Тренингның катнашучылары чыгышларның төрле алымнарын кулланганда кирәкле күнекмәләр өйрәнеп практик биремнәр башкардылар: стандартных һәм стандарт булмаганнарны. Укыту ахырында тренерлардан профессиональ бәяләү һәм киңәшләр бирелде.

Тренинг тәмамлангач барлык тыңлаучылар квалификация күтәрү сертификатлары белән бүләкләнделәр.

 

 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә "Гаилә нигезләре" дәресләре

2017 елның 07 июнендә ТР Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, "Гаилә нигезләре" курсы кысаларында, 2 курс медицина көллияте студентлары Йосыпова Э.Д. "Нур" психологик үзәге психологы белән чираттагы очрашу булып узды. Дәреснең темасы: "Гражданлык никах. Рәсми мөнәсәбәтләрнең өстенлеге". Очрашу максаты: яшьләр арасында гадәти гаилә кыйммәтләрен үстерү һәм ныгыту.

 

 

Психологның медицина көллияте студентлары белән очрашуы

2017 елның 02 июнь ТР Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, "Гаилә нигезләре"курсы кысаларында, шулай ук яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан, психолог 1 курс медицина көллияте студентлары белән чираттагы очрашу оештырылды. Очрашу темасы: "Хатын-кызның табигате сере". Кызларга хатын-кызның киләчәктә нык гаилә төзү өчен табигатьтән бирелгән мөһим сыйфатлары турында мәгълүмат тәкъдим ителде, һәм шушы сыйфатны саклау һәм үстерү сере чишелде.

 

2017 елның май аеның демография нәтиҗәләре

2017 елның май ае нәтиҗәләре буенча Әлмәт муниципаль районында 219 яңа туганбала теркәлгән: 117 малай һәм 102 кыз. Майда туган баланың күбесе –гаиләнең беренче балалары - 92 бала, 86 гаиләләрдә икенче бала тууы теркәлде,  өченчесе – 34 гаиләләрдә, ә 7 гаиләләрдә дүртенче һәм аннан да күбрәк бала тууын бәйрәм иттеләр.

Иң яшь анага – 17 яшь, иң олысына – 43 яшь, иң яшь әти – 20 яшьтә, иң олысы – 51 яшҗлек. бала туганда тәшкил иткән Минималь авырлык -1847 грамм, ә максималь – 4575 грамм.

Бу айда туган балаларның иң популяр исемнәре: Артем, Рамазан, Риналь, Тимур, Адель, Данил, Егор, Максим, ә кызлар өчен Әминә, Ульяна, Дарья, Елизавета, Милана, Милена, Ралина.

Иң сирәк исемнәре арасында: Нуриман, Сәлмән, кызлар өчен Ангелия, Анелия, Анастасья.

 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә тантаналы рәвештә патша игезәкләренә исем кушу

1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә исем кушу йоласы узды. Тантананың сәбәпчеләре булып патша игезәкләре  гаиләләре - Павел һәм Софья Артемьевлар, Раяна һәм Данияр Зәйнуллиннар, Алия һәм Әмир Мустафиннар, Риана һәм Тимур Шайхуловлар иде.

Чара барышында алып баручы халыкның күркәм гадәтләрен искә төшереп үтте. Элекегечә, әти-әниләр балаларын саклау өчен, агачта исемнәрен көйдерә торган булганнар, Һәм гаилә институтын ныгыту максаты беләнйолада әтиләр фамилия агачына балаларының исемнәрен беркетеп катнаштылар.

Бәйрәмдә шулай ук ТАССРНЫҢ һәм Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, хезмәт ветераны Лидия Рәхим кызы Старшинина кунакта иде. Ул, 80-нче еллардагыча, яшь буынга теләк хатларын тапшырды.

Идарә хезмәткәрләре ата-аналарны  дәрәҗәле исем белән җылы котлапшатлык, сәламәтлек, иминлек теләделәр һәм юбилей елында туу хөрмәтенән истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр. ЗАГС Идарәсе башлыгы Гүзәл Рәис кызы Әмирова үз чыгышында бу вакыт эчендә Әлмәт муниципаль районында 150 мең гаилә туып,  әлеге гаиләләрдә якынча 220 меңнән артык бала дөньяга килүен, шуларның 2 меңе игезәкләр, аларның 1/3– патша игезәкләре икәнен билгеләп үтте.

Бәйрәм яшь җырчы Радмила Гомәрова бизәде.

Бәйрәм кунаклары Россиядәге ГХАТ бүлекләренең 100 еллыгына багышланган "Нәрсә ул ГХАТ?", " Гаилә кайда туа?" бөтен республика күләм конкурсында катнашучы Әлмәт районы мәктәпләре талантларының рәсемнәреннән төзелгән күргәзмә белән сокландылар.

 

Соңгы кыңгырау!

2017 елның 25 май көнендә барлык шәһәр мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Быел Әлмәт муниципаль районында кызыл тасмаларны 915 унберенче сыйныф укучылары һәм 2003 тугызынчы сыйныф укучылары бәйләделәр.

25-нче МББУ «Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбендә» узган тантаналы чарада чыгарылыш сыйныф укучыларын ГХАТ Идарәсе башлыгы Гүзәл Әмирова котлады. Укучыларга теләгән теләкләрнең иң мөһиме – имтиханнарны уңышлы биреп, һөнәрне дөрес сайларга, мәктәпне, укытучыларны онытмаска. Шулай укукытучыларның үзләреннән, ата-аналардан балаларга карата бик күп үгет-нәсыйхәт яңгырады.

Беренче һәм чыгарылыш сыйныф укучылары бәйрәмдә дулкынландыргыч чыгышлар ясады һәм, әлбәттә, күңелләргә бераз моңсулык йөгертеп хушлашу күз яшьләре тамды. Инде үсеп җиткән балалар балачак белән хушлашты. Хәерле юл сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары!

 

Әлмәт велосипед сайлый!

Узган ялларда Әлмәт муниципаль районында икенче шәһәр велопарады узды. Узган елдагыча, майның соңгы ял көне саулык-сәламәтлек һәм матурлык бәйрәменә әверелеп олысыннан кечесенә кадәр биш меңнән артык велосипедчыны берләштерде.

Икенче велопарад кунагы булып Дәүләт Думасы депутаты, экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисенең беренче урынбасары, бокс буенча дөнья чемпионы Николай Валуев, шулай ук Copenhagenize компаниясенә нигез салучы Микаэль Колвилл-Андерсен иде. Ленин урамының үзәк мәйданында беренчеләрдән булып купшы киемнәрдән түземсезлек һәм куаныч хисе белән көтүче иң кечкенә катнашучылар старт ясады. Алар артыннан дәрәҗәле кунаклар, ветераннар, велоактивистлар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм шәһәр халкы юл тотты. Чарада шулай ук ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Г. Р. Әмирова катнашты.

Велопарад - 2017  кысаларында бәйрәм кунаклары велосипед спорты буенча спорт мастеры, велотриал буенча Россия чемпионы Вероника Тарасованың чыгышын күзалалладылар.Велотриал - маунтинбайкның бер төре, төрле каршылыкларны велосипедта җиңеп чыгу. Велопарадның соңгы этабы булып массакүләм велопикник оештырылды.

 

ЗАГС балалар күзлегеннән

Әлмәт районы гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында "Нәрсә ул ГХАТ?", "Гаилә кайда туа?" темаларына узучы Республикакүләм рәсем конкурсының беренче этабы буенча нәтиҗәләр ясалды.

Иҗади бәйге мәктәп укучыларының төрле яшьтәге балалар арасында зур кызыксыну уятты, үзләренең иҗади эшләрен № 4,13, 15, 17, 25 урта ГББМ, Югары һәм Түбән Мактама, Иске Суркино авылы мәктәпләре укучылары тәкъдим иттеләр. Бәйге "Нәрсә ул ГХАТ?", "Гаилә кайда туа?" номинацияләрендә теп, һәрберсендә үз җиңүчеләрен тапты.

Үз рәсемнәре белән укучылар гаиләнең нәрсә икәнен, ничек барлыкка килешен, балалар тууын, мәхәббәт һәм мәрхәмәтлекнең ни икәнен, әти-әни не кайгыртуны чагылдырырга тырыштылар.

1 июньдә Халыкара балаларны яклау көнендә Әлмәт шәһәренең Никахлашу сараенда күргәзмә оештырылачак. Бәйрәм кунаклары яшь талантларның тырышлыкларын бәяли алачак.

Рәсемнәрнең иң яхшылары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсендә катнашачак.

Нәрсә шундый ГХАТ? 

Әлмәт районының гаилә кыйммәтләрен ныгыту кысаларында һәм хокук ярдәме максатында Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә Медицина колледжы 1 курс студентлары белән очрашу уздырылды.

Никахлашу сараенда белгечләр ГХАТ органнарының эшчәнлек юнәлеше, гражданлык хәле актларын теркәү,  дәүләт хезмәтләрен электрон яктан күрсәтү турында сөйләп студентларга экскурсия үткәрелде, архив белән танышу һәм ЗАГС органнары оешуы тарихын сөйләп 100 еллыгы турында искә төшерелде. Очрашуда студентлар белән хокук сораулары да каралды.

 

 

Мәктәп укучыларына Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә хокукый белем бирделәр

Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 2017 елнын  24 маенда М.К.Тагиров исемендәге 1-нче урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары белән “Гаилә кодексы һәм  ГХАТ органнары хокуклары” темасына әңгәмә узды.Әңгәмә барышында идарә хезмәткәрләре гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә дәүләт хезмәтләре хакында сөйләделәр.

Укучылар әлеге тема хакында актив фикер алыштылар. Узган гасырның 20-нче, 30-нчы елларда әзерләнгән актлар һәм безнең заман актлары чагыштырмасы аеруча кызыксыну уятты. Югары сыйныф укучылары, тормышның тумыштан соңгы көнгә кадәр булган граңданлык хәлен чагылдыручы барлык төп вакыйгалары ГХАТ идарәсендә теркәлергә тиеш.  Шундый теркәү дәүләт һәм җәмгыять, шулай ук гражданнарның мәнфәгатьләрендә зур урын ала.

 

Әлмәт шәһәрендә меңенче баланы теркәделәр

Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе белән 1000-нче туу турында таныклык теркәлде.

Бала туу – язмышның иң кадерле бүләге, гаиләгә мәхәббәт, бәхет һәм шатлык китерүче көн! Бала дөньяга килү белән тормышның һәр көне яңа ачышлар белән тула, мәгънәсе үзгәрә.

2017 елның 12 маенда Каримовлар Рөстәм һәм Луиза гаиләдә кечкенә кызчыктуа! Алар аңа Элиза дип исем кушалар. Борынгы яһүд теленнән алынган исем Елизаветта (Элизабет, Изабелла) исеменең кыска формасы.Тәрҗемәсе буенча: "Минем Аллам - ант". Әмма инглиз теленнән Элиза исеме башка мәгънәне аңлата, "аккош" буларак санала, ә немец телендә Эльза дип яңгырарга мөмкин һәм "игелекле кыз" дип тәрҗемә ителә. Соңгы вакытта Элиза исеме мөстәкыйль куллана башлады һәм Елизаветаның кушымтасы дип саналмый.

Яшь ата-ананың гаиләсенә ныклык һәм ышаныч телибез. Балалар көлү тавышы ешрак, яңгырап,нәни кулларның ныграк кочаклавын телибез.Сабырлык, гаилә бәхете һәм сабыйның уңышлары өчен горурлык! Булсын Аларның гаилә елъязмасында бу көн иң тылсымлы һәм матур бәйрәм булып истә калсын!

 

"Мәхәббәт белән җылытылган гаилә"

Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге мәдәният һәм ял паркында Халыкара Гаилә Көне узды. Бәйрәм "Мәхәббәт белән җылытылган гаилә" девизы астында тантаналы рәвештә үтте. Традиция буенча, паркның үзәк сәхнәсеннән Әлмәт шәһәре гаиләләренә изге сүзләр һәм якты теләкләр яңгырады.

Әлмәт районында 40 209 балигъ булмаган балалар тәрбияләүче 24 345 гаилә яши. Ундүрт әни Татарстан Республикасының "Ана даны - Материнская слава" медале белән бүләкләнде. 2016 ел безнең шәһәр күрсәткечләргә аеруча бай булды:Әлмәт җирендә 3162 сабый дөньяга килде. Алар арасында 26 пар игезәк балалар һәм беренче тапкыр 1 тройня туды. Ел саен 1500 пар яшь гаилә барлыкка килә.

Мөмкинлекләре чикле булган балаларны тәрбияләүче ата-аналар тарафына күңел кылларын тетрәндерүче сүзләр яңгырады.Аларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Роза Афлятунова, Әлмәт хатын-кызлар Берлеге рәисе Гүзәл Еремеева,ГХАТ Идарәсе башлыгы Гүзәл Әмирова,  шулай ук дини конфессияләр, шәһәр оешмалары вәкилләре әлеге гаиләләрне бәйрәм белән котлады.

ГХАТ Идарәсе"Гаилә - бу бик шәп"проектында җиңүчеләрне хөрмәтләделәр. Укытучылык өлкәсендә 195 еллык стажы булган Поповлар гаиләсен һәм балаларны татар халкы традицияләре буенча тәрбияләүче Валиевлар гаиләсен ГХАТ Идарәсе башлыгы Гүзәл Әмирова котлады. Ул аларга истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды.

 

Халыкара гаилә көнендә студентлар белән очрашу

Ел саен 15 майда Халыкара гаилә көне бәйрәм ителә. Әлеге бәйрәм 1993 елда ООН Генераль Ассамблеясы резолюциясе тарафыннан игълан ителде. Бу көн илнең уңышлы һәм прогрессив үсешле булуында гаиләнең иминлеге әһәмиятле роль уйнавын тагы бер кат исбат итеп тора. Бу бәйрәм тагын бер җәмәгатьчелеккә, күп санлы гаилә проблемаларына игътибарны арттыра.

Халыкара гаилә көне уңаеннан, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе Әлмәт медицина колледжы студентлары белән очрашу оештырды. ГХАТ Идарәсе белгечләре студентларны Әлмәт районының 2016 елгы демографик күрсәткечләре белән таныштырды. Аларга гаилә кору тәртибе, гаилә кыйммәтләрен саклау, шулай ук ГХАТ Идарәсендә нинди чаралар үткәрелүе турында бәян иттеләр.

 

Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсендә “Георгиев тасмасы” көне

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә “Георгиев тасмасы – Җиңү символы” акциясе дәвам итә. Бу көнне тантаналы рәвештә 4 парның никахлары теркәлде. Яңа туган гаиләләр Бөек Ватан сугышы ветераннарына җиңү алып килгән өчен хөрмәт йөзеннән Георгиев тасмасын тактылар.

 

 

 

Ветераннарны Җиңү Көне белән котлыйбыз

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, сәяси, иҗтимагый оешмаларда, ветераннар һәм яшьләр берләшмәләрендә төрле акцияләр уздырыла. Әлеге чараларда сугыш ветераннарын котлыйлар, бәйрәм кичәләре уздыралар, фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре  белән очрашулар үткәрәләр, өлкән буынга кирәкле ярдәм күрсәтәләр.

3 нче номерлы урта мәктәптә җылы һәм ихлас мөхиттә тантаналы чара узды. Чараны ТИҮ №7, депутатлар Р.Г.Хафизов һәм А.А.Әхмәтханов оештырган иде. Очрашуга 13 тыл хезмәтчәннәре һәм "сугыш балалары" чакырылган иде. Ветераннарны бәйрәм белән Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Гүзәл Әмирова котлады.

-  Иң мөһим бәйрәмебез – Җиңү Көне якынлаша. Бу бөек көн тыл хезмәтчәннәре, сугыш ветераннарының көче, батырлыгы,  максатчанлыгы турында һәрвакыт искәртеп торачак. Без дәһшәтле сугыштан әйләнеп кайтмаган, Җиңү тәмен тоярга өлгермәгән кешеләрне һәрвакыт истә тотабыз. Батырлар истәлеге мәңге яшәр! Югалту хисе һәм истәлекләр хәзинәсе мәңгегә безнең белән калыр. Чын күңелдән рәхмәт әйтәм сезгә! Сугыш ачысын  тойган, яшьлек тәменнән мәхрүм булган, сәламәтлеген калдырган кешеләргә рәхмәтибез чиксез! Ил тынычлыгы, аяз күк өчен бик зур рәхмәт сезгә! Сезнең алда батырлыгыгыз, кыюлыгыгыз һәм ныклыгыгыз өчен баш иябез. Безгә рәхәт тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт  сезгә! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм уңай эмоцияләр телим! – дип, Гүзәл Әмирова иң изге теләкләрен белдерде.

 

Әлмәт муниципаль районында  900 нче сабый бала теркәлде

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе 900 нче баланы теркәде! Бәхетле әни Лилия Гадиева юбилей акты аларның уллары –  Гадиев Адельныкы булуына бик тә гаҗәпләнде.

Адель тууны теркәү ГХАТ Идарәсе бинасында түгел, ә перинаталь үзәге булган Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсендә узды. ГХАТ Идарәсе белгече Гадиевлар гаиләсен шушындый сөенечле вакыйга белән котлады һәм аларга сәламәтлек, бәхет, иминлек теләп, кеше тормышында була торган беренче документны – туу турында таныклык тапшырды.

 

Медицина көллияте студентлары "Гаилә нигезләре" курсын узды

3 майда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә "Гаилә нигезләре" курсы кысаларында Әлмәт медицина көллияте 1 курс студентлары психолог Элмира Йосыпова белән очрашты. Очрашу максаты –  физик һәм психологик сәламәтлекнең үзара бәйләнешен формалаштыру, киләчәктә нык гаилә кору факторларын аерып чыгару булды. Булачак шәфкать туташлары мавыктыргыч формада психологик сәламәтлекне ныгыту күнекмәләренә, конструктив аралашу төрләрен өйрәнде. 

Унынчыигезәк пар

3 майда ГХАТ Идарәсендә унынчы игезәк пар 909 һәм 910нчы номерлы актларда теркәлде. Сабыйлар Илдар һәм Лилия Зайнуллиннар гаиләсендә 28 апрельдә бер минут аерма белән туган. Кызга әти-әни Раяна дип, ә малайга Данияр дип исем кушты. Нәниләр Илдар һәм Лилия гаиләсендә беренче балалар.

ГХАТ идарәсе белгечләре, бәхетле әти-әнинен котлап, аларга беренче документ – туу турында таныклык белән бергә,  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау открыткасын тапшырды.

Ә без үз чиратыбызда әлеге нәни кыз белән малайның игелекле, акыллы, тәрбияле кешеләр булып үсүләрен теләп калабыз

 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә "Игелек маршы"

21 апрель көнне Әлмәт шәһәре 5нче гимназиянең өлкән сыйныф укучылары "Гаилә нигезе" курсы кысаларында ГХАТ Идарәсендә кунакта булып кайттылар. Укучылар гражданлык хәле актларын теркәү органы мөмкинлекләре, электрон хезмәт күрсәтү чаралары белән таныштылар. ГХАТ Идарәсе укучыларны архивы белән таныштырды. Балалар акт китапларын, узган гасырның 20-нче, 30-нчы елларда һәм безнең заманда төзелгән актларны зур кызыксыну белән карады. Аларга ГХАТ органнары тарихы турында сөйләделәр. Быел ГХАТ Идарәсе оешуның 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтеләчәк. Өлкән сыйныф укучылары шуны белде: тормышның төп вакыйгалары – туудан алып соңгы көнгә кадәр ГХАТ Идарәсендә теркәлә. Мондый теркәү дәүләт өчен дә, җәмгыять өчен дә, аерым гражданнар өчен дә бик мөһим.

«Язгы шәфкатьлелек атналыгы» кысаларында "Игелек Маршы" узды. Укучылар өйләнешүче парлар өчен сюрприз - флешмоб оештырды.

  

 

Әлмәт муниципаль районында Җирле үзидарә көне узды

Җирле үзидарә ролен үстерү институты ролен әһәмиятен арттыру максаты белән, 2012 елның 10 июнендә РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан яңа бәйрәм – Җирле үзидарә көне расланды. Бу көнне бәйрәм итү өчен сайлау очраклы түгел. Иске календарь буенча 1785 елда 21 апрель көнне Екатерина II имзасы куелган «Шәһәрләргә Жалованная грамота" нәшер ителгән. Россиядә Җирле үзидарә көне 2013 елдан башлап бәйрәм ителә. Бу - дәүләт функцияләрен үтәүче муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме.

Әлмәттә Яшьләр үзәгендә бәйрәм чарасы узды. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин җирле үзидарә хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады. Бәйрәм уңаеннан, район башлыгы уңышларга ирешкән муниципаль хезмәткәрләрне рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары белән бүләкләде. Район Советы Рәхмәт хаты белән хезмәттәшебез, ГХАТ Идарәсе белгече Ольга Артемьева да бүләкләнде.

Бәйрәмдә башкарма комитет хезмәткәрләр тормышының кире ягы да тәкъдим ителде. Кемдер вокал һәм хореография номерлары күрсәтте, ә кемдер "хенд-мейд" күргәзмә-бәйгесендә үз эшләрен тәкъдим итте. ГХАТ Идарәсе белгечләре үз осталыкларын күрсәтте: бу - бәйләнгән әйберләр, үрелгән кәрҗин, кәгазьдән ясалган эшләнмәләр, чигелгән картиналар, агач эшләнмәләре һәм башка бик күп нәрсәләр.

 

 

Гаилә институтын ныгыту тумыштан ук башлана...

37-нче номерлы "Әкият" балалар бакчасында "Көннең яктылыгы – кояшта, гаилә матурлыгы – балада" бәйрәме узды. Чарада тәрбияләнүче балаларның гаиләләре, балалар бакчасы хезмәткәрләре актив катнашты. Чакырылган кунаклар арасында 19, 21, 27, 50, 55, 60нчы мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре укытучылары, ГХАТ Идарәсе башлыгы Әмирова Гүзәл Рәис кызы, Ризаэддин Фәхреддин исемендәге мемориаль музей директоры Гимранова Диләрә Габдлкави кызы булды. Әлеге чараның төп максаты – ата-аналарның балаларны тәрбияләүдә җаваплылыкны арттыру, гаиләдә милли гадәтләрне ныгыту, үзара гаиләләр һәм балалар бакчасы арасын ныгыту.

Тәрбиячеләр "Исем кушу" йоласын күрсәтте. Давлитовлар, Хуҗиннар, Васенькиннар, Хуснеевлар, Хәйретдиновлар гаиләләре әлеге йоланың катнашучылары иде. Әниләр бишек җырларын җырлауда көч сынашты, балалар исемнәренең мәгънәсен аңлатты. Ә балалар татар телендә шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, халык уеннары уйнады.

ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Гүзәл Әмирова үз чыгышында гаиләдәге милли гадәтләр ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуын, шулай ук буыннарны берләштерүен ассызыклады.Гаиләдә туган гореф-гадәтләр ярдәмендә иң мөһиме – бердәмлек хисе туа. Нәкъ менә бердәмлек гаиләне ныгыта да инде. Чыгыш ахырында Гүзәл Әмирова Әлмәт муниципаль районында булган статистик мәгълүматларны китерде: туучылар, никахлашучылар санын, иң популяр һәм сирәк исемнәр исемлеген атады.

Мемориаль музей директоры Диләрә Гимранова татар мәгърифәтчесе Ризаэддина Фәхреддин гаиләсендә булган гадәтләр, тәрбия турында сөйләде, язучының әдәби мирасы белән таныштырды. "Тәрбияле бала", "Гаилә" кебек әсәрләр һәр ата-ананың өстәл китабы булуын билгеләп үтте.

 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә "Волонтер мәгълүмат үзәгендә" акциясе

ГХАТ Идарәсе эшенең мөһим юнәлеше булып электрон хезмәтләрне популярлаштыру һәм алар ярдәмендә клиентлар туплау булып тора. 19 апрель көнне "Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында, "Волонтер мәгълүмат үзәгендә" шигаре астында, ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре электрон хезмәтләр күрсәтү буенча гражданнарга консультация оештырдылар. Алар хезмәтләрне электрон рәвештә алуның өстенлекләре турында сөйләде.

Барыннан да элек, район башкарма комитеты рәсми сайтында, (ГХАТ Идарәсе бүлегендә) халыкка күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре турында тулырак мәгълүмат урнаштырылган. Әлеге мәгълүмат һәр кешегә ачык. Бүген,өйдән чыкмыйча да, барлык төр электрон гаризаларны интернеттан алып, тутырып була. Дәүләт пошлинасын түләү яки квитанция алу мөмкинлеге дә каралган. Идарәдә шулай ук барлык мөмкинлекләр дә бар.

Бүгенге көндә ГХАТ Идарәсендә 70% якын хезмәт электрон рәвештә күрсәтелә. 2017 елның беренче квартал нәтиҗәләре буенча гына 92% электрон хезмәт күрсәтелде. Мәсәлән, никах теркәү өчен гаризаларның 100%ы uslugi.ru сайты аша һәм onlinе рәвештә дәүләт пошлинасы түләнде. Шул ук вакытта, 90 (7%) электрон гариза РФ (ЕСИА) сайты аша электрон санлы имзалы булып бирелгән. Шул рәвешле, яшь парлар туй көнендә генә ГХАТ бинасына килде. Аларга  өстәмә гаризалар язарга кирәкми иде. Электрон рәвештә 73% туу,56% үлем, 86,2% никах таркалу, 78,7% кабат таныклык һәм белешмә алу гаризалары бирелгән. Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша мөрәҗәгать итүчеләр саны артты. Бу дәүләт пошлинасына 30%лы ташлама булуы белән бәйле.

 

Красная горка бәйрәмендә 300 парның никахы теркәлде

20 апрель көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 300нче парның никахы теркәлде. Әлеге бәхетле пар – Иван һәм Татьяна Ивко. Татьяна һәм Иван «Язгы изге эшләр» атнасы кысаларында мохтаҗ балаларга ярдәм күрсәттеләр.

Бөек пост тәмамлаганнан соң "Красная горка"дип исемләнгән атнада Яшьләр никахларын теркәде. Красная горка – үзенчәлекле һәм күңелле бәйрәм, анда безнең бабаларыбыз зирәклеге сизелә. Элек-электән бу бәйрәм яз һәм җылылык якынлашу бәйрәме булып санала. Бу көнне массакүләм күңел ачулар, уеннар, җыеннар үткәрелә торган була. Бәйрәм Пасхадан соң беренче якшәмбегә туры килә, шуңа күрә аның датасы һәр елны үзгәреп тора. 2017 елда Красная горка 23 апрельгә туры килә. Красная горка бәйрәм атнасында ГХАТ Идарәсендә 50 пар никах теркәргә планлаштырыла. Туй өчен бу бәйрәм бәхетле диеп санала. Халык гыйбәрәсе буенча, бәйрәм кешеләргә бәхетле язмыш бүләк итә.

ГХАТ Идарәсе яшь парларны котлый һәм аларга озын, бәхетле гаилә тормышы тели.

 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 

«Спортлы Татарстан»

«Язгы изгелек атнасы» акциясендә Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсенең хезмәткәрләре иртәнге зарядка үткәрделәр. Аңа сәламәтлекне ныгыту һәм физик хәзерлеклелекнең дәрәҗәсен арттыру максаты куелган иде. Сузылу күнегүләре, сулыш алу гимнастикасы яңа көннең башыннан ук барыбызны да энергия белән тулыландырды. ГХАТ хезмәткәрләре шундый нәтиҗә ясадылар: иртәнге физик күнегүләр яңа эш көнен нәтиҗәле итеп үткәрергә ярдәм итә.

Исегезгә төшерәбез, акциянең девизы: “Эшлә, өйрән, бүлеш, үзгәр”.

 

Акция "Спасая тормыш!" акциясе, Әлмәт

20 апрель көнне бөтен Россиядә Илкүләм донор көне билгеләп үтелә. Бу вакыйга уңаеннан Әлмәт районында «Язгы игелек атнасы» кысаларында «Тормышларны коткарабыз» акциясе узды.

Бәйрәм көнне озак вакытлар яки бер тапкыр кан тапшырган кешеләр котлау сүзләре ишетте. Алар – донорлар – бер белмәгән кешеләрнең гомерләрен саклап калучылар, яки авыруларның сәламәтлеген ныгытучы кешеләр. Моннан тыш, котлау сүзләре табиблар адресына да яңгырады. Нәкъ табиблар профессионалларча кан алалар, ә медицина хезмәткәрләре шул канны лабораториядә тикшерәләр, анализ ясыйлар.

Кан донорлары көне – ул социаль бәйрәмнәрнең берсе. Беренче чиратта, ул донорлар бәйрәме. Әлмәт муниципаль районы ГХАТ Идарәсе дә бу бәйрәмнең бер өлешенә әверелде. ГХАТ хезмәткәрләре читтә калмады:алар актив рәвештә акциядә катнашты. Кан бирү станциясендә ГХАТ Идарәсенең өч белгече башка кешеләр сәламәтлеге һәм тормышы хакына кан тапшырды.

 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә «Саклыйк тарихи ватаннарны" акциясе

Язгы игелек атнасының икенче көне «Саклыйк тарихи ватаннарны» шигаре астында узды. ГХАТ Идарәсенең  100-еллык юбилеена багышлап, без виртуаль музейны тулыландыруны дәвам итәбез. Һәм менә берничә тарихи факт.

1930 нчы елда Татарстан Советының VIII съезды раславы буенча, Әлмәт районы 35 мең 700 кеше тәшкил иткән Бөгелмә кантоныннан аерылып чыга. Әлмәт районы ГХАТ Идарәсе 1950 еллар ахырында оеша, ә 1959 елда шәһәр ГХАТ бүлеге барлыкка килә. Аерым Әлмәт шәһәре барлыкка килеп,10 ел узуга 19247 бала туа. Икенче унъеллыкта – 15001 сабый дөньяга аваз сала. Архивта никахлар турында да мәгълүмат саклана. Мәсәлән, 1921 елда 86 гаилә барлыкка килә.  Бу – соңгы 94 елның иң түбән күрсәткече. Елдан ел бу сан арта бара: 1930 елда – 307; сугыш елларында: 1940елда  – 331, 1941елда -324, 1942 елда - 164, 1943 елда - 178, 1944 елда - 214, 1945 елда - 253 гаилә туа. Сугыштан соңгы елларда да бу сан кинәт арта. Әйтик 1953 елда  1324 пар гаилә кора. Бүген исә ГХАТ Идарәсендә ел саен 1500дән артык никах теркәлә. ГХАТ Идарәсе бинасында барлык төр гражданлык хәле актларын теркәү уздырыла. Заман тенденцияләренә нигезләнеп, оригиналь дизайнлы фуршет һәм тантаналы заллар бар. Югары дәрәҗәдә никахлашу,  балага исем кушу, ярәштерү тантанасыһәм башка күп нәрсәләр уздырыла. Традицион рәвештә юбилярларны хөрмәтләү тантанасы үткәрелә:  көмеш (25 ел бергәяшәү), алтын (50 ел), изумруд (55 ел), бриллиант (60 ел) туйлар. Бу бәйрәмнәр медальләр, кыйммәтле бүләкләр тапшыру белән алып барыла.

18 апрель көнне ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт шәһәренең туган якны өйрәнү музеенда булып кайттылар. Әлеге музей тәүге тапкыр ишекләрен 1994 елның 18 маенда ача. Шунысы кызык: кайчандыр бу бинада 25 ел дәвамында ГХАТ бүлеге эшләп килә.

Музей –халыкның хәтерен чагылдыручы идарә булып тора. Анда гади татар авылының ничек заманча матур шәһәргә - Татарстанның нефть төбәгенә әйләнүен күрсәтүче экспонатлар саклана. 

 

Әлмәт районында "Гаилә – ул шәп" бәйрәме узды

16 апрель көнне "Татарстан нефтенең 60 еллыгы" шәһәр паркында “Гаилә-ул бик шәп" дип исемләнгән чара булып узды. Бәйрәм ГХАТ Идарәсенең  100-еллык юбилеена багышланган иде.

Бәйрәмне "Кадрлар резервы" проекты,  ГХАТ Идарәсе, балалар һәм яшьләр эшләре буенча Идарә командасы оештырды. "Кадрлар резервы" командасы Татарстанда беренчеләрдән булып "Гаилә – ул шәп" акциясен уздырды һәм республика буенча башка шәһәрләргә эстафетаны тапшырды. Чараның төп максаты -  гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен популярлаштыру.

ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре паркка гаиләләре белән килде. Әлеге бәйрәмдә яшь гаиләләр балалары белән күңелле стартлар, төрле мастер-классларда катнаштылар, үзләрен гаилә воркаутында сынадылар, "ЭКО-уенчык" күргәзмәсе экспонатларын бәяләделәр. Балалар Пасха бәйрәме уңаеннан, куличлар, сувениров ясады һәм йомырка буяды. "Һава шатлыгы" почмагында балаларга шарлардан төрле фигуралар, чәчәкләр, хайваннар ясарга өйрәттеләр. Парк үзәгендәге урнашкан "ЭКО-күргәзмә”дә 40 тан артык иҗади гаилә үз куллары белән икенчел материалдан ясаган уенчыкларын тәкъдир иттеләр. Параллель рәвештә, килгән кунаклар эстафеталардакөч сынашты һәм фотозонада фотога төште

Бәйрәм барышында джазлы музыка уйнады. Чара ахырында һәр гаиләгә бүләкләр тапшырылды.

 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе ветеранында кунакта

17-25 апрель көнне Әлмәт муниципаль районында "Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе уздырыла.  Акциянең беренче көне "Ветераннар янәшә яши" шигаре астында старт алды.

Әлмәт муниципаль районы ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләрен искә алып, акция кысасында безнең төркем ГХАТ ветераны, аның элеккеге урынбасары, бүлек мөдире Миннебикә Нургазиз кызы Сайфуллинада кунакта булып кайтты. Миннебикә ханым –  йомшак холыклы, ярдәмчел, үз эшенә җанын бирергә әзер торучы хезмәткәр.

Миннебика Нургазизовна 1981 елда Әлмәт районы ГХАТ бүлегенә эшләргә килә. Беренче көннән үк ул яңа эшкә җиң сызганып тотына. "Беренче вакытларда бик кыен булды. Сорарга кеше юк, шуңа барлык актларны ничек төзүне яттан өйрәндем. Тырыштым, җитәкчегә ярарга тырыштым. Ул вакытта һәр мәсьәлә буенча Казан ГХАТ Идарәсенә шалтыратырга туры килә иде. Анда эшләүче Фирая Миннибаевна мине һәр эшкә өйрәтте. Рәхмәтем аңа чиксез!” - дип искә ала Миннебика ханым.

1992 елда башкарма комитет һәм шәһәр комитеты хакимияте үзгәрешләр кичергәннән соң, ЗАГС бүлекләре дә берләшә. Миннебика Нургазизовна шунда эшкә күчә. Шәһәр һәм бөтен районга нибары 4 хезмәткәр кала. Миннебика ханымны ГХАТ Идарәсендә урынбасар вазыйфасына билгелиләр. Аның алдына эшне яңадан төзү бурычы куела.

ГХАТ Идарәсендә 25 ел өзлексез эш дәверендә Миннебика Нургазизовна үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә. Аңа ТР президенты, ТР Министрлар кабинетының ЗАГС Идарәсе, Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре башлыгы исеменнән күпсанлы мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырыла.

Бүген Миннебика ханым – хуҗабикә, ике ул әнисе, оныклар әбисе – гаилә җылысында куанып яши. 

 

Әлмәт муниципаль районында 800нче бала теркәлде

14 апрель көнне ГХАТ Идарәсендә 2017 елның 800нче баласына тантаналы рәвештә туу турында таныклык тапшырылды.Күптән түгел 4 апрельдә 700нче бала теркәлгән булса, бүген аларның саны 800дән артып китте.Әлмәт муниципаль районында бу бик яхшы күрсәткеч.

10 апрель көнне Юрий һәм Надежда Немцовлар гаиләсендә кыз бала туа.Бәхетле ата-ана аңа Злата дип матур исем куша. Сабый 4640 г авырлыкта, 60 смлы буй белән дөньяга килә. Гаиләдә Злата өченче кыз бала. Зур кызлары Кирага 9, ә уртанчы Екатеринага 5 яшь.Өченче кыз бала туу белән, Юрий белән Надежданың тормышы янәдән яңа мәгънәгә тулды. Алар өченче мәртәбә бәхетле булдылар.

Туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан котлау открыткасы күп балалы бәхетле әтигә - Юрий Немцовка тапшырылды. Без чын күңелдән бу гаиләне котлыйбыз. Аларга тынычлык, иминлек һәм бәхет телибез.

 

700нче сабый баланы теркәү

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 2017 елның 700нче сабые теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Сергей Александр улы һәм Гүзәл Рөстәм кызы Кудряшовлар гаиләсендә булды. 28 мартта аларның уллары Радмир дөньяга аваз сала. Иске славян телендә бу исем "дөнья шатлыгы" дигәнне аңлата. Әти-әнинең күптәнннән көтелгән уллары, ә Россия Федерациясе дәүләтенең яңа гражданины туды.

Бала әтисе - Сергей Александрович дәүләт актында имзасын куеп, баланың беренче документын – туу турында таныклык алды. Бәхетле әти тарафына иң ихлас,җылы котлаулар һәм теләкләр яңгырады.

Әлмәт муниципаль районында 2017 елның беренче 3 аенда барлыгы 718 бала туды.

 

Әлмәт муниципаль районында гаилә институтын ныгыту семинары

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең киңәйтелгән коллегия утырышындә иң әһәмиятле йөкләмәләр каралды. Шулай итеп төп бурыч - гаилә институтын ныгыту, рухи-әхлакый традицияләрне һәм гаилә мөнәсәбәтләренсаклап калу. Кешетормышындагаиләмөһим роль башкара. Гаилә - тормышның иҗтимагый нигезе. Кешелекнең киләчәге турыдан-туры гаилә коруга бәйле. Нәкъ менә яңа буын тәрбияләүдә дәгаилә әһәмиятле роль уйный. Гаилә институтын ничек саклап калырга һәм ныгытырга соң?

Бу һәм башка күп кенә сорауларга 4 апрель көнне проект-семинарда шәһәр хезмәтләревәкилләре җавап бирергә тырышты. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Гүзәл Әмирова шәһәр идарә хезмәтләре һәм белгечләреалдында чыгыш ясады. Чыгыш барышында район тормышына нәтиҗәләр ясалды һәм булган проблемаларны программалы нигездә хәл итү кирәклеге ассызыкланды. Проектлы семинар кысаларында,яшьләр берләшмәләре һәмшәһәребезнең барлык кызыксынган структураларыбелән бергә“Гаилә институтын үстерү һәм ныгыту программасының” Юл картасын булдыру каралды.

 

Дәүләт электрон хезмәт сыйфаты белән канәгать клиент безнең өчен мөһим

Кешенең бөтен тормыш – туудан үлүгә кадәр ГХАТ Идарәсе белән бәйле. Нәкъ менә тормышның иң мөһим вакыйгалары ГХАТ Идарәсендә юридик форма ала.

ГХАТ Идарәсе белгечләре көн саен 300 гә якын кеше кабул итә: актлар төзи, документлар белән эшли, шулай ук дәүләт хезмәтен электрон вариантта күрсәтә. Аларны электрон вариантта интернетта Дәүләт хезмәтләре Порталында да алып була. Бүген өйдәндә чыкмыйча,  электрон гариза язарга һәм дәүләт пошлинасын түләргә була. Гариза бирүче физик затларга, дәүләт пошлинасын түләгәндә,30% ташлама да каралган. Шул рәвешле, дәүләт хезмәтләре порталы аша мөрәҗәгать итү акчаны янда калдырырга мөмкинлек бирә.

Дәүләт электрон хезмәт сыйфаты белән канәгать клиент безнең өчен мөһим. Шуңа күрә барысы да әһәмиятле: клиентка хезмәт күрсәтү алгоритмы, аралашу этикеты, телефон сөйләшүе барышында эшлекле этикет та. Әлмәт муниципаль районы Башлыгы карары нигезендә клиентка хезмәт күрсәтү стандарты булдырылды.

2017 елның беренче квартал нәтиҗәләре буенча, ГХАТ Идарәсенең якынча 70% хезмәт электрон рәвештә күрсәтелә. Мәсәлән, өйләнешергә бирелгән гаризаларның 98% uslugi.ru порталы аша бирелә, дәүләт пошлинасы да шунда ук түләнә. Шул ук вакытта, 6% электрон гаризалар РФ (ЕСИА) сайты аша бирелгән. Шул рәвешле, электрон имзага ия булган әлеге сайт, яшь парларга ГХАТ Идарәсенә нибары туй көнендә генә килү мөмкинлеге бирә.

 

Әлмәт районы авылҗирлекләребелгечләре белән семинар

30 март көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләтенә ия авыл җирлекләре белгечләре белән киңәшмә узды.Киңәшмәдә 2016 елга кагылышлы нәтиҗәләр, гражданлык хәле актларын теркәү соравында үзгәргән законнар каралды. ГХАТ Идарәсе барлыкка килунең 100-еллык юбилее уңаеннан, гаилә статусын ныгытуга юнәлтелгән чаралар үткәрү турында фикерләшү булды.

ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре февраль аенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе үткәргән тикшерү буенча ясалган нәтиҗәләр белән таныштырды. Шулай ук актлар төзегәндә еш очрый торган хаталар әйтелде, аларга аңлатмалар бирелде һәм тәкъдимнәр яңгырады.

 

Әлмәт муниципаль районында Гаилә институтын ныгыту

2017елның 28 мартында Әлмәт муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә балаларга һәм яшьләргә  "Нур" психологик ярдәм күрсәтү үзәге психологы Э. Д. Юсупованың Әлмәт политехник техникумы 4 курс студентлары белән очрашу булып узды. Очрашуның максаты-гаилә турында җаваплы караш формалаштыру, сәламәт балалар тудыруда күзаллаулар факторларын булдыру. Укучылар үзләренең гаилә бәхете турында күзаллаулары белән уртаклаштылар һәм шул рәттән, гаилә иминлеген саклап калуда, бик күп нәтиҗәле мәгълүмат алдылар.

 

ГХАТ Идарәсендә студентлар өчен экскурсия

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе Әлмәт политехник техникумы студентлары өчен 28 мартта ачык ишекләр көнен уздырды.

Ачык ишекләр көнендә студентлар өчен ГХАТ идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелде, кунаклар өчен экскурсия үткәрелде. ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре актлар төзү нигезе турында бәян итте. Студентлар өчен архив кабинеты аеруча кызыклы булды. Анда алар тарихи китаплар, 70нче, 80нче елларда төзелгән һәм бүгенге актларны кызыксынып карадылар. Студентларга Россия ГХАТ Идарәсе барлыкка килү тарихын сөйләделәр. Сүз уңаеннан,  быел ГХАТ Идарәсе барлыкка килүенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Студентлар шуны белде: тормыштагы төп вакыйгаларның барысы да   - кеше тууыннан алып соңгы көннәренә кадәр характерлый торган гражданлык халәтләр ГХАТ органнарында теркәлә. Әлеге документларны теркәү дәүләт өчен дә, җәмгыять өчен дә мөһим һәм алар аерым гражданнарның мәнфәгатьләренә турыдан-туры кагыла.

2017нче елның Туй сезоны ачылышы

Инде 3 ел рәттән ГХАТ Идарәсендә Туй күргәзмәсе - туй ярминкәсе уздырыла. Туйга әзерләнүче барлык яшь парларга әлеге грандиоз тамаша зур бәйрәм һәм шул ук вакытта ярдәмче дә булды.

Алып баручылар, стилистлар, визажистлар, флористлар, декораторлар, фотографлар һәм башкалар - барысы да бер урында җыелып, туй бәйрәме мөхитенә алып керделәр. Яшь парлар ничек матур тантана булдыруны күзләп йөрсә, күргәзмә катнашучылары потенциаль клиентлар эзләде. Туй сезоны ачылышында һәркем кабатланмас туй оештыруның идеяләре белән танышты. Очрашуның төп оештыручысы «Совет да любовь» туй журналы булды. Кичә партнерлары туй индустриясенең тәҗрибәле вәкилләре иде.

 

 

Әлмәт шәһәрендә 600нче бала теркәлде

Бүген, 21 март көнне, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 600нче бала туу акты теркәлде. Әлеге сөнечле вакыйга 14 март көнне Айдар һәм Лилия Әхмәтҗановлар гаиләсендә булды. Данияр исемле кечкенә егет бу гаиләнең беренче сабые. Әлеге матур исемнең килеп чыгышы төрки халыклар белән бәйле. Ул “кояш бүләге” дигәнне аңлата.

Гаиләдә бала барлыкка килү белән мәхәббәт, бәхет, шатлык кебек хисләр тагы да көчәя, ә әти-әнинең тормышы яңалык белән тула. Әлегә Данияр бик кечкенә, аның бүгенге тормышы әти-әнисе җилкәсендә. Әмма беренче адымны ул инде ясады – дөньяга аваз салды.

 

Студентлар өчен "Гаилә нигезе" курсы узды

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетыГХАТ идарәсе 17 мартта Әлмәт политехник техникумының 4 курс студентлары өчен хокукый дәрес уздырды. "Гаилә нигезе" курсы кысаларында яшьләр дәүләт законы нигезендә гражданлык хәле актларын теркәү нигезләре белән танышты.

ГХАТ Идарәсе белгечләре студентларга гаиләкору тәртибе, никах кыйммәтләре һәм ГХАТ Идарәсендә узучы чаралар турында сөйләде.Бала туу актларын теркәү, аерылышу, өйләнешү, исем үзгәртү кебек сораулар яшьләргә аеруча кызык булып тоелды. Шулай ук 2016 елның демографик ситуациясе дә кызыклы булды.Дәрес барышында студентлар электрон рәвештә Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша хезмәт алу тәртибе турында тулы мәгълүматны алдылар. Соңыннан никах теркәү тантанасында да катнашты.

 

500нче бала туу актытеркәлде

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе 8 март бәйрәме алдыннан 500нче бала туу актын теркәде. 27 февраль көнне Шайхлеевлар гаиләсендә Лениза исемле сөйкемле кызчык туа. Лениза гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә.

Лениза исеме бүгенге көндә шактый сирәк татар исеме, ә совет чорында ул аеруча популяр булган. СССР заманында кыскартмалар һәм аббревиатуралар белән балаларга исем кушу модасы киткән була. Әйтик, Лениза "Ленинский завет” дигәнне аңлата.Совет чорында һәр исемне расшифровать итеп булган булса, бүген бу исемнәр гадәти яңгырый.

Әйтергә кирәк, Лениза исеме белән 1953 елдан алып хәзерге көнгә кадәр 61 кызны атаганнар. Соңгы тапкыр әлеге исем Әлмәт районында 2010 елда теркәлгән.

 

"Алтын" юбилярларны хөрмәтләү тантанасы

2017 елның 4 мартында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә"алтын" юбилярларны хөрмәтләү тантанасы узды. Хатып һәм Альбина Халимуллиннар 50 ел бергә гомер кичерәләр..

Хатып Талипович Әлмәт районы Гөлбакча авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, армиягә алына, Красноярск һәм Новосибирскның эчке эшләр министрлыгында хезмәт итә.  Армиядә хезмәт иткәннән соң, Хатып Талипович булачак хатыны белән таныша. Бер караш һәм гомерлек мәхәббәт! 1967 елның14 гыйнварында Әлмәт шәһәре ГХАТ бүлегендә Халимуллиннарникахларын терки.

Хатып Талипович “Ямашское УТТ” оешмасында кырык елдан артык шофер булып эшли. Альбина Галимҗановна гади сатучыдан алып кибет мөдиренә кадәр хезмәт юлын узда. Бәхетле никахта Халимуллиннарның ике кызлары туа: Эльвира һәм Эльмира акыллы, музыкаль, талантлы кызлар булып үсә. Эльмира – композитор, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреты, Татарстан Республикасы үзешчән композиторлар оешмасы әгъзасы. Эльвира һәм Эльмира әти-әниләренә өч онык бүләк иткән.

Ирек балачактан ук лидер. Ул үзенең тормыш иптәше белән хәйрия акциясе оештыра. Алар әти-әнисе булмаган балаларга ярдәм кулы суза.

Дулкынландыргыч Мендельсон маршы астында юбилярлар бер-берсенә алтын балдаклар кигезде. Һәм Хатып Талипович хатынын "алтын" биюгә чакырды.

Юбилярларга бәйрәм кунаклары рәхмәт сүзе белдерде.Алар бер-беренә булган хисләрен, мәхәббәтне, хөрмәтне саклап кала алганнар һәм бүген дә яшь гаиләләргә үрнәк булып торалар.

 

2017 елның бишенче игезәкләре

Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсе башкарма комитеты 2017 елның бишенче игезәкләрен теркәде.

19 нчы февральдә Илнур һәм Альбины Мустафиннар гаиләсендә аеруча шатлыклы вакыйга булды. Аларның йортына икеләтә бәхет ишек шакыды. Бу игезәк сабыйларны алар зур өмет һәм мәхәббәт белән көтеп алганнар. Алия һәм Әмир бер минут аерма белән дөньяга килә. Гаиләдә алар икенче һәм өченче бала булып туа.

Кызлары һәм улы туу белән Мустафиннар гаиләсенең тормышы яңа төсмер ала. Илнур белән Альбинаны чын күңелдән котлыйбыз. Аларга исәнлек-саулык, озын гомер, мәхәббәт һәм тормышларының чәчәк атуын телибез.

 

Авыр минутта психологик ярдәм күрсәтү

Авыр тормыш хәлендә калган балаларга һәм гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтү өчен Әлмәттә"Ышаныч телефоны" хезмәте эшли.32-89-60 номеры - муниципаль линия, 8-800-2000-122 номеры – Бөтенроссия балалар линиясе. Психолог Йосыпова Эльмира Дамир кызы түбәндәге график буенча эшли: Совет урамы, 73 йорт, 2нче кабинетта урнашкан"Нур" психология-педагогика үзәгендә һәр сишәмбе 8.00-17.00 сәгатькә кадәр, телефон 32-89-60; Нефтьчеләр урамы, 8 йорт, 2нче кабинетта урнашкан  ГХАТ Идарәсе адресы буенча һәр чәршәмбе 9.00-15.00 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтә, телефон 22-25-39. Квалификацияле психологлар сезне һәрвакыт тыңлар, кирәкле ярдәм күрсәтәчәк. Исегездә тотыгыз, һәр ситуациядән чыгу юлы табып була.

 

Әлмәттә "Туй шау-шуы»

Изге вәли көне – иң романтик бәйрәмнәрнең берсе! Бөтен дөньяда аны мәхәббәт көне буларак билгеләп үтәләр. Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсе бу бәйрәмне киң колачлап билгеләп үтте. Традицион Гашыйклар көнен билгеләп үтүдән тыш,бу көнне Максим һәм Анастасия Антамановларның туйлары узды.Шулай ук ел саен үткәрелә торган традицион"Туй шау-шуы” конкурсының финалы узды. Дүртенче ел рәттән конкурс барлык Гашыйклар көненә багышланды. Конкурсның максаты – гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру.

Гадәттәгечә, "Туй шау-шуы” проектын "Әлмәт ТВ" телекомпаниясе һәм Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе оештыра. Конкурс кафе "Просто вкусно!" генераль спонсоры һәм "Давай поженимся” туй салоны титул спонсоры ярдәме белән узды. Партнерлар рәтендә "Алмаз Золото"зәркән кибетләр челтәре,"Дентал-люкс"стоматология клиникасы булды. Аларның һәрберсе яшьләргә бүләкләр тапшырды.

Бәйрәм геройлары–15 гашыйк пар.Алартөп бүләк – туй күлмәге өчен көч сынашты.Әлеге бүләкне "Давай поженимся!" салоны әзерләде. Көрәш бер айга сузылды. Аларга онлайн һәм смс-тавыш бирү этапларын үтәргә туры килде. Финалга 8 пар чыкты. Ә инде 14 февраль көнне көчле алкышлар астында җиңүчеләрне игълан иттеләр. 388 тавыш җыеп (барлык смс-хәбәрләрнең 33%ын тәшкил итә), Алия Хәлиуллина һәм Ринат Әхмәтгәрәев иң яхшы пар булып танылды. Быел август аенда Алия белән Ринат өйләнешәчәк тә әле.

"Туй шау-шуы" конкурсы дүртенче ел рәттән үткәрелә. Бу вакыт эчендә чын һәм ихлас мәхәббәткә багышланган проектның 18 яшь гаилә һәм 8 балаасы барлыкка килде. Проект оештыручылары "ӘлмәтТВ" телекомпаниясе һәм ГХАТ Идарәсе бу сабыйларны "үз оныклары”дип атый.

2017 ел 17 февралендә эффектлы туйлар

Гаилә тормышы бусагасын атлап керергә әзер торучы һәр яңа пар үзләренең никахлашу тантанасын иң матуры булуын тели. Күп кенә яшь парлар, матур туй датасын сайласак, гаилә тормышында да уңыш елмаер дип өметләнә. 2017 ел матур-матур даталарга бай. Менә 17.02.2017 көнен дә яшь парлар иң эффектнлы һәм җәлеп итүчән дип кабул итә. Бүген, 2017 елның 17 февралендә Әлмәт муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 19 пар гаилә учагын кабызып җибәрде. Ә ике парга бүген аеруча бәхет елмайды. Алар 17.02.2017 көнне өйләнеште һәм аларның акт язмалары да 117 һәм127 номер астында теркәлде. Саннар фәненә ышансак, туй датасында берничә бертөрле сан булса, туй тантанасы үзенә уңай энергетика ала. Әгәр дә 7 саны берничә кат кабатланса, бу аеруча яхшы күрсәткеч дип санала. Мәгълүм булганча, 7ле - уңыш һәм бәрәкәтне символлаштыручы сан.

Әлбәттә, барлык яшь парлар да туй датасының матур булуын тели. Көзге чагылышы сыман бер рәткә тезелгән саннар ГХАТ документларында да, чакыру открыткаларында да зәвыклы күренә. Шулай да, 17 февраль көнне өйләнешә алмаган парлар, төшенкелеккә бирелмәгез! Мондый матур санлы даталар алда әле күп булачак. Мәсәлән, 7 июль.  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме алдыннан килүче менә дигән көн! 07.07.2017 – өч 7ле булган көн һичшиксез бәхет китерергә тиеш. Шулай ук 7 октябрь дә гаилә тормышын башлап җибәрү өчен менә дигән вакыт. 07.10.2017 эффектлы күренә бит, әйеме?!

Әмма шуны онытмагыз: дата матурлыгы алай ук мөһим түгел. Бер-береңне ярату – менә нәрсә әһәмиятле.  Мәхәббәт булганда гына ныклы никах корып була. Ихлас булу, бер-береңне хөрмәт итү, ышану – нык гаиләнең нигезе. Бер-береңә бәхет һәм шатлык бүләк итәргә омтылыгыз.

 

 

"Без тарихта эзлебез...."

2017 елда бөтен ил ГХАТ бүлегенең100 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Әлбәттә, бу истәлекле дата! Шушы вакыт эчендә ЗАГС җәмгыяте безнең аерылгысыз өлешенә әйләнде. 100 ел эчендә туучы һәм өйләнешүчеләр бер буын гына булмады. Әлеге шатлыклы вакыйгаларны  ЗАГС хезмәткәрләре теркәде. Ә элек ГХАТ идарәсеннән башка кешеләр ничек яшәгән икән? Бу сорауга җавап табыр өчен, "Без тарихта эзлебез...." рубрикасын башлыйк.

Әлмәт районы ГХАТ Идарәсен һәм граждан хәле актларын теркәү тарихын берләштерүче  кеше – ул Кәлимуллин Рамил Самигулла улы (кызганыч, 2016 елның җәендә Рамил әфәнде вафат булды). Рамил әфәнде гомер буе Әлмәт шәһәрендә яшәгән.  Сиксән яшен уздырган пенсионер-нефтьче җәмгыять тормышында актив катнашкан.Төрле хәйрия, тирә-юньне яшелләндерү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, МАССАКҮЛӘМ мәгълүмат чаралары да Рамил әфәндесез үтми.

Гомумән алганда, ул Әлмәт районы, шәһәре, аның кешеләре турында мәгълүмат туплый торган булган. Аны чын мәгънәсендә “аяклы тарих китабы” дип атарга була. Олы яшьтә булуга карамастан (туган көне 01.01.1932 ел!), аның хәтере искиткеч булган.ГХАТ Идарәсе архив хезмәткәрләре еш кына аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Эш шунда ки, революциягә кадәр, аннан соң да, тагын 10 елдан артык гражданлык хәле актларын теркәү гарәп телендә алып барылган. Гарәп графикасыняхшы белүче Рамил Самигулла улы барлык теләүчеләргә гарәп теле буенча дәресләр дә биргән.

Рамил абый тормыш иптәше Илгизә Мөхәмәтҗан кызы белән 46 ел яшәп бергә гомер итәләр. Алар бер кыз һәм ул үстерәләр.

Кәлимуллин Рамил Самигулла улы кебек шат күңелле, чиксез тормыш энергияле һәм күтәренке рухлы, туган як тарихында эз калдыручы кешеләр тагы да күбрәк булсын иде..

 

Шәһәр планеркасында ГХАТ Идарәсе эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарылды

2017нче елның 6 февралендә Әлмәт шәһәре һәм район активы катнашуында ГХАТ Идарәсе эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарылды. ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Гүзәл Әмирова “2016нчы елда Әлмәт муниципаль районда гражданлык халәтне теркәү эшчәнлеге һәм 2017нче елга максатлар” темасына доклад белән чыгыш ясады.

2016нчы ел нәтиҗәләре буенча 8 меңгә якын гражданлык халәтне теркәү актлары төзелде (әлеге күрсәткеч 2015 нче елга караганда 8% кимрәк), 15 меңгә якын башка юридик документлар теркәлде. Ведомствоара эшчәнлеге кысаларында, 8,5 мең соралган мәгълүмат адресатларына җибәрелде.

2016нчы елда туу турында 3162 акт теркәлде. Бу 2015нче елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, 3,2%(106 балага) кимрәк. Әлеге күрсәткеч кимүенә карамастан, Әлмәт районы Казан, Яр Чаллы, Тукай районыннан соң, туу буенча 1000 кешелек халыкка югары күрсәткеч бирүче район булып кала. Шулай ук соңгы дүрт ел эчендә беренче бала туу күрсәткече 8% кимеде.

Соңгы ун ел эчендә баладан баш тарту күрсәткече дә кимеде. 2005нче елда бала тудыру йортында 14 баладан баш тартсалар, узган елны бер бала ятим булып калды.

Әлмәт районында алтынчы ел рәттән туу теркәү актлары үлем теркәү актларына карый күбрәк.

2016нчы елда 1365 пар никахын теркәде. Бу күрсәткеч 16% ка кимрәк. Өйләнешергә теләүчеләр саны өченче ел рәттән кими. Әлеге тенденция бөтен Россия буенча саклана.

Шулай ук никах теркәргә теләүчеләрнең яше олыгая. Ир-атлар да, хатын-кызлар да гаилә тормышын 25-34 яшьтә башлау яклы.

Өченче ел рәттән аерылышучылар саны кими. Район башлыгы Айрат Хайруллин төп максат итеп гаилә институтын ныгытуны билгеләде. Әлеге максатның төп критериясе – психолог белән эш итү. Авыр ситуациядә калган гаиләләргә әлеге психологик ярдәм урынлы булыр иде.

 

Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау папкалары тапшыру.

2016 ел нәтиҗәләре буенча Әлмәт муниципаль районында туу турында 3162 акт теркәлде. Муниципаль районнар арасында 1000 кешегә актлар саны буенча Әлмәт районы дүртенче позициядә. Алтынчы ел рәттән туу турындагы актлар саны үлем актларына караганда күбрәк теркәлгән. "Сезне чын йөрәктән гаять сөенечле вакыйга – сабыегыз туу уңаеннан котлыйм!” – диеп Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан яшь ата-аналарга юнәлгән котлау сүзләре башлана. 2017 елның 25 гыйнварыннан котлау папкалары һәрбер ата-анага бала туу таныклыгы белән бергә тапшырыла.

   

 

ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре психологик тренингта катнашты

24-25 гыйнварда Әлмәт муниципаль районында халыкка дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче белгечләр өчен тренинг узды. “Нәтиҗәле коммуникацияләр” темасына узган тренингның төп максаты – дөрес аралашу, үзеңне һәм башкаларны яхшырак аңлый белү булды. ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре әлеге чарада аеруча актив катнашты.

Аралашу вакытында тренер Евгений Фарносов, конфликтлы ситуацияләрне булдырмас өчен, аралашу серләрен практик мисалларда яктыртты. ГХАТ Идарәсендә гаилә корудан тыш, үлү, аерылышу, югалган документларны яңадан ясату, документларда хаталарны төзәтү кебек актлар да төзелә. Күп кенә очракта, кешеләр үзләренең негатив энергиясен ГХАТ хезмәткәрләренә “чәчә”. Мондый очракларда үзеңне ничек кулда тотарга, рухи көчеңне ничек бетермәскә? Әлеге сорауларга тренинг психологы җавап бирде.

Тренинг ахырында ГХАТ Идарәсенең барлык хезмәткәрләре дә ООО “Джи Эм Си Консалтинг” сертификатлары белән бүләкләнде.

 

ГХАТ Идарәсендә 100нче бала теркәлде

2017 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Әлмәт районы ГХАТ Идарәсендә 100нче баланы теркәделәр.

13 гыйнвар көнне - Иске Яңа ел бәйрәмендә Рәмилә һәм Радик Гарфетдиновлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды. Аларның гаиләсендә Раил исемле нарасый дөньяга аваз салды. Әле бит исеме дә нинди! Гарәп теленнән “нигез салучы” дип тәрҗемә ителә. Гарфетдиновлар гаиләсендә Раил икенче бала. Аның Разил исемле абыйсына язын инде ике яшь тулачак. ГХАТ Идарәсенә Раилнең туу турында таныклыгын алыр очен әтисе килгән иде. Аларның уллары Әлмәт районында 100нче бала булуына ул сөенде дә, гаҗәпләнде дә. ГХАТ хезмәткәрләре бәхетле әтине чын күңелдән котлап, аңа туу турында таныклык тапшырды.

Шуны әйтергә кирәк: 100нче баланы теркәү процессы 2010 елдан алып ел саен гыйнвар азагына туры килә.

 

 

Ел башы-туйлар башы

Элеккеге заманда гыйнвар аенда өйләнешү бик сирәк күренеш булган. Күп кенә яшь парлар никах мәҗлесен җәй яисә көз айларына планлаштыра торган була.

Бүген исә бөтенләй башка күренеш. Вакыт үз кануннарын булдыра. Яшьләр бер-берсенә үлеп гашыйк булганда, бәхет упкынында янганда, бернинди хорафатлар да аларга киртә була алмый. Нык гаиләне әлеге нәрсәләр гомумән бозмыячак. Гыйнвар ае элегрәк туй өчен булмаса, бүген салкын кыш көнендә, бигрәк тә суык гыйнварда өйләнешергә теләүче парлар аеруча күп.

Татарстан Республикасы Әлмәт районы ГХАТ Идарәсендә ел башыннан инде 30 пар рәсми рәвештә үз гаиләләрен теркәде. Гомумән 2017 елның гыйнварына өйләнешергә теләүчеләр тарафыннан 80 гариза тапшырылды. Тәрәз артында суык кыш хөкем сөрсә дә, яшь парлар салкыннан курыкмый, чөнки сөйгән ярыңның мәхәббәте һәрвакыт күңелне җылыта, тәнгә сихәт өсти.

 

Әлмәт районында беренче игезәкләр

Бала туу – Җир йөзендәге иң серле могҗиза . Ә дөньяга беррәттән ике нарасыйның аваз салуы – могҗизаның могҗизасы.

Әлмәт муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 2017 елның беренче игезәк балаларын регистрацияләү булды. Апалы-энеле Риана һәм Тимур 4нче гыйнвар көнне дөньяга килгән. Риана энесеннән нибары 5 минут алдан туа. Рамил һәм Татьяна Шайхуловлар гаиләсендә игезәкләр икенче һәм өченче бала.

2016 ел нәтиҗәләре буенча, 26 пар игезәк һәм беренче мәртәбә өч игез бала туды.

 

2017 елда яңа туган баланы регистрацияләү

1 гыйнвар иртәнге сәгать дүрттә Андрей һәм Екатерина Базаровлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды - аларның гаиләсе ишәйде.Әлмәт балалар туу йортындаИван исемле малай дөньяга аваз салды. Иван 2017 елның беренче баласы да бит әле. Аның авырлыгы 3545 грам, буе – 56 см. Кечкенә Иван Базаровлар гаиләсен күпбалалы итте, чөнки Андрей белән Екатеринанын инде 24 яшьлек кызы һәм 17 яшьлек улы бар.

Күпбалалы гаиләләр Әлмәттә табигый күренешкә әйләнеп бара. Дәүләт тарафыннан булдырылган гаилә программасы инде ун елга якын гамәлдә йөри. 2007 ел белән чагыштырганда, бүген ике һәм күбрәк бала булган гаиләләр саны 1/3 күбрәк. Әйтик, 2016 елда гаиләләрдә 1163 беренче, 1420 икенче, 462 өченче, 116 – дүртенче һәм күбрәк бала туды.

Соңгы елларда Әлмәттә малайлар кызларга карый ешрак туа. 2016 елда туган 3162 бала арасыннан 1640малай һәм 1522 кыз дөньяга аваз салды.

Узган елны популярлык казанган малай исемнәре - Амир, Артём, Карим, Тимур, Кирилл, Матвей, Данил, Артур, Егор, Арсений, кызларныкы - Ясмина, Мила, Амина, Ралина, София, Анастасия, Арина, Алиса, Азалия, Виктория булды.

Алар арасында үзенчәлекле исемнәр дә шактый. Әйтик, кызларны Доминикана, Сылу, Эрмана, Эльзана, Севилия, Стефанида, Маремьяна, Николь, Риалина дип атасалар, малайларга Джабраиль, Адриан, Дарий, Матфей, Фадей, Дамиан, Амур, Арег, Амиль, Владлен, Диас дип исем кушучылар да булды.

 

 

Әлмәт муниципаль районында“Кыш Бабайга ярдәм ит” акцияcе

Яңа ел - могҗизалар чоры. Әлеге сихри бәйрәмдә балалар теләк теләп, аларның торомышка ашуын Кыш Бабайдан сорыйлар. Яңа ел алдыннан Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хайруллин инициативасы белән “Кыш Бабайга ярдәм ит” акцияcе старт алды. Шәһәр буйлап “Кыш Бабай почтасы” дип исемләнгән махсус тартмалар куелды. Бу тартмага балалар үз хатларын салдылар. Әлмәт муниципаль районы ГХАТ Идарәсе Федор исемле малайда кунак булып кайтты. Федор Кыш Бабайга юлланган хатта  аннан зур лего-конструктор сораган булган. Һәм нихаять! Аның теләге тормышка ашты. Могҗизага ышанып яшәгез, дуслар.

 

Яңа ел бәйрәмендә өйләнешү тантанасы

Яңа ел – могҗизага бай бәйрәм. Бу көнне барысы да ел буе түземсезлек белән көтеп ала, чөнки нәкъ Яңа ел төнендә курантлар тавышына теләнгән теләкләрнең тормышка ашуын көтәбез. Нәкъ шушы көнне киләчәктә бар да яхшы булачагына ныграк ышанабыз. Бу сихри бәйрәм тиздән барыбызныңда өй ишеген кагачак. Ә без үз чиратыбызда кечкенә балалар кебек могҗиза көтәбез.

Әлмәт районы ГХАТ Идарәсендә 2016 елның соңгы атнасында 17 пар гаилә корырга ниятли. 30 декабрьдә 4 пар, ә Яңа ел көнне 1 пар законлы ир белән хатын булачак. Гомумән алганда, Әлмәт районында 2016 елда 1365 бәхетле гаилә барлыкка килде. 

Яңа ел бәйрәме алдыннан өйләнешү тантанасы яшьләр арасында аеруча популяр күренеш. Ник дигәндә, күп кенә парлар Яңа елны законлы ир һәм хатын буларак каршы алырга тели. Чыннан да, Яңа ел үзенең бәйрәм атмосферасы, әкияте хозуры, ниндидер могҗиза, яңалык алып килүе белән безне әсир итә. Яңа ел белән тормышның яңа этабы да башлана бит әле. Ә урамдагы чыршыларда ялт-йолт янып торучы утлар туй мәҗлесенә сихрилек өсти, күңелләрне күтәрә.

ГХАТ Идарәсе барлык яшь парларга гаилә бәхете, тормыш иминлеге һәм күтәренке Яңа ел кәефетели.

 

 

Аблямитовлар гаиләсен котлау

24 декабрь Әлмәт районы ГХАТ Идарәсендә алтын туй юбилярларын Фикрет һәм Галина Аблямитовларны котлау мәҗлесе узды. 50 ел бергә тормыш итү бәйрәме – гаилә өчен истәлекле, берникадәр дәрәҗәдә бөек дата да әле.

Фикрет Аблямитов яшь чакта Тула шәһәрендә шахтада хезмәт куя. Соңрак, институтны тәмамлагач, “Алькеевнефть”тә мастер булып эшли. Нефть өлкәсендә 39 ел хезмәт куя. “Россия Федерациясе нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре”, “Республиканың атказанган нефтьчесе”, “Хезмәт ветераны” да әле ул. Шулай ук Фикрет Аблямитов берничә мәртәбә “Татнефть” оешмасы тарафыннан почетлы грамота һәм медальләр белән бүләкләнә.

Ә Галина Аблямитова 1996 елда Саратов шәһәре икътисад институтын тәмамлый һәм Җәлил поселыгына кайтып урнаша. Монда ул “НГДУ Алькеевнефть”тә хезмәт юлын башлый. Диспетчер булып урнашкан яшь кыз тора-бара биек үрләр яулый башлый. Башта гади мастер, сонрак “Сулеевнефть”нең план бүлеге башлыгы ярдәмчесе булып эшли. Шулай ук “Татнефть” оешмасы грамоталары белән бүләкләнә.

Кырымнан кыю, чибәр Фикрет белән кечкенә, сөйкемле Галинаның очрашуы аларның икесе өчен дә истәлекле һәм мөһим була. Беренче күрешү, караш һәм ... гомерлек мәхәббәт! Туган көнгә Фикреттан килгән “Тормышың бәхетле булсын, кадерле Галина!” дип язылган открытка бүгенге көнгә кадәр менә инде 50 ел сакланып килә.

Очрашудан соң ике ай узуга, 1996 елның 24 декабрендә комсомол туе уза. Фикрет һәм Галина Аблямитовлар ике ул устерә. Руслан һәм Тимур әти-әнисенең эшен дәвам итә. Алар да тормышларын нефть өлкәсе белән бәйли. Аблямитовлар гаиләсе әгъзаларының нефть өлкәсендә эш стажы 130 ел тәшкил итә.

 

Бәхет телибез сезгә!

"Бәхет телибез сезгә!" - нәкъ менә шундый девиз астында региональ иҗтимагый оешмасы игелек Ярминкәсен үткәрде. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС идарәсе белән берлектә " Нэчкебил " конкурс финалисткасы Гатина Альбина Рифкатовна һәм аның гаиләсе, яңа ел эшләр марафонына кушылды. Әлеге чара стартны 14 декабрьдан 18 нче декабрьга кадәр алды.Гатиннар гаиләсе быел октябрь аенда хрусталь туйларын уздырдылар һәм яшь парларга гаилә тормышы серләрен ачтылар. Бу атнада ГХАТ Идарәсендә тантаналы шартларда законлыникахларын 7 пар теркәделәр. Гатиннар гаиләсе Кыш бабай һәм Кар кызы киеменнән киенепөйләнешүчеләрне мәхәббәт күпере аша чыгарга чакырдылар һәм бүләк тапшырдылар. Әмма сюрпризлар моның белән генә тәмамланмады. Әйтергә кирәк, Әлмәт муниципаль районында дөньяга 60 бала килгән.

Гатиннар гаиләсе шулай ук Әлмәт перинаталь үзәгенең кабул итү булмәсендә 17нче декабрь көннесабыйларга биш туу турында таныклык тапшырган тантанада катнаштылар һәм үзләренең бүләкләрен тапшырдылар.

Алтын юбилярларны котлау

Алтын туй — бик тә истәлеклек дата. Чал чәчләр, еллар буе тупланган тормыш тәҗрибәсе моңа дәлил. 50 еллык юбилей - ир белән хатынның озак еллар мәхәббәтле тормышта яшәвен билгели.

Моннан 50 ел элек, 1966 елның 17 декабрендә Әсхәт һәм Рәмзия Гатиннар никахлаша. Яшь пар 20 кунак булган комсомол туй уздыра. Шул ук көнне 11 пар гаилә кора, ә Гатиннар шуларның иң матуры, иң күркәме була. Бәйрәм туе Яңа ел көнне 31 декабрьдә уза. Яшьләрнең танышуы 1966 елның җәендә була. Әсхәт Гатин авыл клубында киномеханик, ә Рәмзия ханым оператор булып эшли. Нәкъ шушы вакытта мәхәббәт туа да инде һәм әлеге хисне алар гомер буе бүгенгә кадәр саклап килә. Бу матур гаиләнең ике кызы һәм бер улы бар. Ә бүген алар өч оныкның бәхетле әби-бабасы.

 

Әлмәт муниципаль районында халыкның үлем-китем санын мониторинглау буенча Ведомствоара комиссия утырышы

 

15 декабрь Әлмәт муниципаль районында ведомствоара комиссия утырышы узды. 2016 елның 11 ай вакыт аралыгында халык үлеме темасы каралды. Утырышта район башкарма комитет җитәкчеләре, сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе, баш табиблар һәм ГХАТ идарәсе чыгыш ясады. “ГХАТ идарәсе белән район дәвалау учрежденияләренең үзара хезмәттәшлек итүенең нәтиҗәсен үстерү” темасына Гүзәл Рәис кызы Әмирова чыгыш ясады.

Үз чыгышында Гүзәл Әмирова, Әлмәт районында алтынчы ел рәттән тууычылар саны үлүчеләргә карата арта баруын ассызыклады. Мондый күренеш, гомумән, республика өчен дә хас. Әлмәт районы табигый халык саны артуы буенча уңай нәтиҗәләр күрсәтүче шәһәр-районнар рәтенә керә. 2015 елда районда кеше санынын табигый артуы 771 кеше тәшкил иткән. 11 ай нәтиҗәләре буенча, агымдагы елның табигый артуы 864 кеше булды.

ДАССО "ТР ССМ РКОД" Әлмәт филиалы мөдире Сергей Карамаликов актуаль мәсьәләләргә игътибар итте. Үз чыгышында ул, районда авырулар һәм яман шешләрдән үлүчеләр саны артуын, ЗНОны иртә ачыклауның төп чараларын билгеләде.

Әлмәт районы кан әйләнеше системасы авыруларыннан һәм юл-транспорт һәлакәтләреннән максат итеп куелган үлү күрсәткеченә иреште. ТР Министрлар кабинеты карары буенча, 14.07.2014 елда йөкләмә бирелде - һәр муниципаль районда юл картасын булдыру. Әлеге карталар кеше үлүендә төп сәбәпләрне киметүгә юнәлдерелгән.

 

 

 

 

 

 

 

 

Гаиләнең социаль-икътисади үсеш паспорты проекты буенча Әлмәт районыда түгәрәк өстәл утырышы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлланган еллык Президент юлламасында Рөстәм Нургалеевич Миңнеханов гаилә сәясәтенә зур игътибар бирә. “Гаилә институтын ныгыту һәм бала тәрбияләү" - мөһим дәүләт бурычларының берсе итеп билгеләнде. Республикада Стратегия-2030, 2025 елга кадәр гаилә сәясәте Концепциясе, шулай ук төрле социаль программалар буенча гаиләләргә ярдәм күрсәтү проектлары тормышка ашырыла.

Республикада беренче тапкыр гаиләнең социаль-икътисади үсеш паспорты гамәлгә ашырылды. Әлмәт районы - эксперименталь мәйданчык итеп билгеләнде. Бүген, 8 декабрь көнне, "Гаиләнең социаль-икътисади үсеш паспорты” проекты буенча түгәрәк өстәл утырышы узды.

Түгәрәк өстәл район Башлыгы урынбасары Наҗия Мисбаховна Хайдарова җитәкчелеге астында һәм комиссия рәисе урынбасары Гүзәл Раисовна Амирова, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты аппаратының социаль үсеш Идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Рашитович Хәбибуллин катнашында узды. Шулай ук эш белән тәэмин итү Үзәге җитәкчесе, социаль яклау Идарәсе, икътисад һәм сәнәгать Идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм гаиләләр катнашты.

Гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм аларга хакимият тарафыннан ярдәм итү максаты белән, утырышта Стратегия-2030 проектын Әлмәт районында тормышка ашыру, халыкның үзмәшгульлеген һәм йорт хуҗалыкларының авыл җирлекләрендә үсеш сораулары каралды.

Түгәрәк өстәл утырышында Зюзякиннар гаиләсе чыгыш ясады. Юлия һәм Евгений йорт хуҗалыгын үстерү проектын тәкъдим итте.

Алмаз Рәшитович Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, гаилә институты һәм гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту - Татарстаннын стратегик бурычларынын берсе. Гаилә институты – җәмгыятьтәге мөһим функцияләрне башкаручы төп элемент. Ул авыл җирлеге, муниципаль берәмлек, республика һәм гомумән алганда дәүләтнең икътисади үсешенә тәэсир итә. Нәкъ шуңа, һәр гаиләне икътисад шартларында карарга кирәк.

"СТОП ВИЧ/СПИД" Бөтенроссия акциясе

Беренче декабрь – Спидка каршы бөтендөнья көрәш көне . Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС Идарәсе дә социаль-мәдәни фонды инициативалары белән үткәргән #СТОПВИЧСПИД акциясендә катнашты.

Әлеге акциянең төп бурычы–ВИЧ һәм Спид инфекция проблемасы турында дөрес һәм тулы мәгълүмат бирү, үзеңне һәм якыннарыңның игътибарын җәлеп итәргә ярдәм итү , яклау. ВИЧка мондый игътибар очраклы түгел: бүгенге көндә әлеге вирус иҗтимагый сәламәтлек өлкәсендә иң беренче җитди проблемаларның берсе булып тора. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бәяләүләре буенча ВИЧ белән 37 миллионнан артык кеше яши, 30 ел эчендә 34 миллионнан артык кеше бу авырудан үлгән.

Безнең ил дә искәрмә булып тормый. Россия 146 миллионнан артык кеше тәшкил иткән. ВИЧ белән 82 000 кеше яши. Россияда Һәр 5 минут саен 1 кеше авырый башлый. Әгәр инфекцияле кешеләрнең үсеш темплары саны 2021 елга кадәр элеккечә калачак икән бу генерализованный эпидемияга әвереләчәк. Бары тик барыбыз бергә генә ВИЧ-инфекцияне таратуны туктатып, СПИДны җиңә алачакбыз. СПИДны бергә туктатыйк! Сәламәт милләнең гына киләчәге булырга мөмкин!

Туу турында таныклыклар тапшыру тантанасы

Бөтенроссия әниләр бәйрәме уңаеннан, Әлмәт шәһәренең балалар перинаталь үзәге хастаханәсендә туутурында таныклыклар тапшыру тантанасы үткәрелде. Бу көнне ГХАТ Идарәсе белгечләре үзләренең туган балаларының беренче һәм иң төп документлары -туу турында таныклык алган бәхетле ата-аналарны котладылар һәм балаларының дөньяга барлыкка килү белән яңа Россия гражданнары булулары икәнен аңлаттылар. Сәламәтлек, ныклылык , уңышлар теләделәр.

2016 елның 10 ай хисап чорында барлыгы алганда 2627 бала туган - шуның 1357 малайлар, 1270 кызлар. Шулай ук 23 пар игезәк һәм бер пар берьюлы өч бала туды. Әлмәт шәһәренең балалар перинаталь үзәге хастаханәсендә бүгенге көндә 85 % бала теркәлә.

Иң популяр малай исемнәре: Әмир, Кәрим, Матвей, Егор; кызлар арасында: Әминә, Мәликә, Азалия, Әмирә, Валерия кебек исемнәр аталды.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә  «Мәрхәмәтле йөрәк-җылыкуллар» акциясе

Ноябрь башында Әлмәт муниципаль районының ГХАТ Идарәсендә"Мәрхәмәтлейөрәк – җылыкуллар"  дигән акция старт алды. Буәниләркөнебәйрәменә туры китерелде.Әлеге акция кысаларында бәйге игълан ителгән иде. "Әниемнең мәхәббәт җылысы" темасына фотографиялә рһәм "Әниемнең мәрхәмәтле күзләре"темасына рәсемнәр тапшырылды. Конкурста Әлмәт муниципаль районының барлык балалар учрежденияләре, мәктәп укучылары катнаша алды.. Эшләр 2016 нчы елның 20 нояберенә кадәр кабул ителде. Барлык рәсемнәр ГХАТ Идарәсенең холлында эленгән иде. Шулай итеп, ГХАТ Идарәсенә килгән кечкенә гражданнарга , шулай УК рәсем ясарга һәм бәйге дә катнашырга мөмкинлек бирелде.

Бәйрәм көне алдыннан йомгак ясалды. Беркемдә игътибарсыз калмады, барлык балалар да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне

 

2016 елның 17 һәм 18 ноябрьдә, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсенең хезмәткәрләре, Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көннендә, 15 нче һәм 20 нче номерлы мәктәпләрдә, 10 нчы сыйныф укучыларына «ЗАГС органнарының хокукый нигезләр эшчәнлекләре һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә 2015 елның һәм 2016 елның -10 аеның дәүләт гражданлык хәле актларын теркәү " темасына дәресләр үткәрделәр.

ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре 10 нчы сыйныф укучыларына гаилә законнарының барлыкка килү тарихы һәм үсеше, гражданлык хәле актларын теркәү тәртибе турында сөйләделәр. Дәрес барышында укучылар электрон рәвештә бердәм дәүләт хезмәтләре порталы эшчәнлеге турында тулы мәгълүмат алдылар.

18 ноябрьдә идарәдә "кайнар линия" телефоны буенча түләүсез юридик консультацияләр эшләде. Сораулар белән белгечләргә, балалар, ата-аналар һәм гаиләләренә балалыкка алырга теләгән гаилә членнары, шулай ук башка файдалы мәгълүмат белергә теләгән граңданнар мөрәҗәгать итә алдылар.

 

 

Саблиннарның зур һәм тату гаиләсе

Әлмәт районында 24 меңнән артык гаилә арасында 40 меңнәнар тыгы балигъ булмаган яшьтәге балалы гаиләләр тәшкил итә. Шуларның 1946- күп балалы гаиләләр, өч һәм аннан да күбрәк балаларга ия булганнары.

Елдан ел өчһәманнан да күбрәк бала  тәрбияләнә торган гаиләләр саны, артканнан арта бара. Мәсәлән, 2016 елның 10 аеэчендә, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ Идарәсендә , 2627 балалар теркәлгән, шулардан 373  гаиләдә- өченче  бала , 98 – дүртенче һәм аннан күбрәк бала туган.

Зур, тату гаилә – бик зур көчталәп итә, кешегә тормыш авырлыкларын җиңеп чыгарга һәм зур уңышка ирешергә ярдәм итә. Алексей – Әлмәт муниципаль районында, Светлана һәм Михаил Саблиннарга иләсендә тугызынчы бала булып теркәлде.  15 ел никахта бергә гомер иткән Саблиннарның иң мөһим зур байлыклары- алты кызлары һәм өч малайлары.

Әлмәт районында гаилә сәясәте

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалеевич Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында, гаиләсәясәтенә,мөһим дәүләт бурычларын – гаилә институтын ныгытуга һәм балаларны тәрбияләүгә зур игътибар бирде. Республикада“ Стратегия – 2030 " , Дәүләтгаиләсәясәте, Россия Федерациясенең 2025 елгакадәр Концепциясе, шулай УК төрле социаль программалар буенча гаиләләргә ярдәм күрсәтү тормышка ашырыла. Социаль проектларныэшләү һәм пропагандалау ярдәмендә, гаилә кыйммәтләрен гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, Әлмәт районында берничә ел рәттәнтуучылар саны күбрәк. Өч, дүрт, биш балалы гаиләләр саны артканнан арта бара.

ГХАТидарәсе бинасында никахлашучы яшь парлар белән   идарә башлыгы Г. Р. Амирова, сәламәтлек саклау идарәсе  урынбасары ЗотовА. Н, Яр Чаллыдан чакырылган кунаклар,сәламәтлек саклау , шәһәрнең иҗтимагый оешмалары, "Нур" үзәге психологлары һәм барлык кызыксынган структуралар катнашында очрашу оештырылды. Яр Чаллы"Танар"клиникасы генераль табибы урынбасары Зотов А. Н.,“Ата-аналар кайгырту программасы”, "Ата-аналар университеты" җитәкчесе Рейс А. А никахлашучы яшь парлар белән мастер-класслар үткәрделәр. Катнашучылар арасында бик кызыклы һәм файдалы сөйләшү булды.Очрашуның максаты- гаилә кыйммәтләрен  ныгыту буенча эшләү, яшьгаиләләргә, балалы гаиләләргә ярдәм итү һәм  аерылышырга теләгән "кризис" гаиләләр белән  тәҗрибә уртаклашу.

 

  

ГХАТ Идарәсендә КНИТУ-КАИ университеты студентлары белән очрашу

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә Әлмәт шәһәре Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ студентлары белән очрашу үткәрелде.

Очрашуның төп темасы - гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве эшчәнлегенең хокукый нигезләре булды. Визит кысаларында, студентлар Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы законнары һәм ГХАТ эшчәнлегенең төп максатлары, бурычлары һәм юнәлешләре турында тыңладылар. Студентлар архив язулары белән бик теләп һәм кызыксынып таныштылар. Күпләре үзенең туу турында акт язуын табу бәхетенә иреште.

Очрашу рәвешендә кунаклар гражданлык хәле актларын тәртибен рәсмиләштерү мәсьәләсенә кызыксыну белдереп,актив рәвештә сораулар бирделәр, үз фикерен белдерделәр.

ГХАТ идарәсендә никах теркәү тантанасы һәм анда турыдан-туры катнашу, студентларда алыштыргысыз кызыксыну уятты.

Тулаемалганда, очрашу кызыклы һәм мавыктыргыч килепчыкты. Барысы да канәгать калдылар.

Алтын туй юбилярларын тәбрикләү

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре 2016 елның 08 октяберендә Бикбовлар гаиләсен 50 еллык алтын туй юбилейлары белән котладылар.

Иван Ванюхович һәм Галина Тимировна Әлмәт районы Иске Суркино авылында туганнар, бергә укыганнар, инде мәктәпне тәмамлаганнан соң ук, аларнын уртак хисләре барлыкка килгән. Ир белән хатын гомер буе туган як хакына эшләгәннәр. Армиядә хезмәт итү, гомуми йорт төзү,үзгәртеп кору еллары аларның жилкәсенә эләгә. Иван Ванюхович НГДУ "Әлмәтнефть"идарәсендә эшләгән. Галина Тимировна Иске Суркино авылының берничә яшь буынын тәрбияләп, утыз елдан артык рус теле һәм әдәбият укытучысы булып эшләгән.Үзләре туплаган гаилә зирәклеген алар хәзер -балаларына, тугыз оныкларына һәм ике оныкчыкларына тапшыралар.

ГХАТ идарәсе хезмәткәре Булатова Эльза бу гаиләне тәбрик итте, юбилярларга истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Шулай ук бу котлауларга юбилярларның балалары да кушылды.

Гаилә тормышы юбилярларын котлау.

Бәйрәм кысаларында, өлкәннәр көне декадасы уңаеннан, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС идарәсе башлыгы Г. Р. Әмирова 01 октябрь 2016 елны Михаил Гуревич Лейбович һәм Роза Сабировнаны 61ел бергә тормыш иткән юбилейлары белән котлады. Юбилярлар үзләренең гаилә тормышы тарихы белән уртаклаштылар.

Михаил Лейбович үзенең хезмәт эшчәнлеген 1949 елны токарь булып Шөгер нефть промыселендә башлый. 24 ел Татнефть берләшмәсе предприятияләрендә эшләп, 23 ел "Татнефтегазстрой" төзелеш оешмасында нефть ятмаларын төзекләндерү эшен башкарган. Лаеклы ялга китеп, "Татнефтегазстрой" башлыгы урынбасары вазыйфасын башкара. Шулай ук Михаил Лейбович "Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы", электросварка торбалары һәм машина төзелеше өлкәсендә күп кенә истәлекле билгеләр белән бүләкләнгән. Аның янәшәсендә тормыш иптәше Роза Сабировна, гомере буе төзелеш өлкәсендә эшләгән.

Гуревич гаиләсенең тормыш юллары бик җиңелләрдән булмый, ләкин тормыш сынаулары аларны сындыра алмый, гаиләне мәхәббәт һәм аңлау саклап калган.Юбилярларны һәрвакыт яратучы һәм якын кешеләре – балалары, оныклары һәм оныкчыклары үз мәхәббәтләре белән куандырып торалар. Әти-әниләре кызлары Виолетта ( биология фәннәре кандидаты), кызы Майя ( геолог һөнәре буенча) бик тә горурланалар. Өч оныклары шулай ук Гуревичларның горурлыгы.

Юбилярларга зирәклекләре һәм сабырлыклары өчен, ГХАТ идарәсе җитәкчесе Амирова Гүзәл Рәис кызы хөрмәтен белдерде һәм истәлекле бүләкләр ,чәчәкләр тапшырды.

 

Өлкәннәр көне

1 октябрь көне - бөтендөньяда Халыкара өлкәннәр көне булып билгеләп үтелә. Бу изге һәм якты бәйрәм, аеруча игътибарга лаеклы безнең әти-әниләр, әби-бабайларга багышлана. Бу көн бик мөһим, чөнки хәзерге җәмгыятьтә өлкәннәргә игътибар итү мөмкинлеге бирә .

ГХАТ идарәсе белгечләре өлкәннәр декадасы кысаларында 30 сентябрь 2016 елның пенсионерларын хөрмәтләделәр. Озак еллар ГХАТ идарәсендә эшләгән Әлмәт районы ЗАГС мөдире Сафиуллина Миннебика Нургазизовнаны (1981-1992 е.), директор урынбасары булып эшләгән Миннебаева Сания Фарраховнаны (1992-2006 е.), белемле һәм тәҗрибәле ГХАТидарәсе белгече Картавая Галина Николаевнаны (2010-2016 е.) һәм күп еллар дәвамында бинасында ЗАГС идарәсеендә чисталык саклаган Макарова Валентина Васильевнаны тәбрикләделәр.

 

Әлмәттә семинар-практикум узды.

2016 елның 29 нчы сентяберендә Әлмәт муниципаль районының ЗАГС бүлегендә 36 җирле үзидарә белгечләре өчен семинар-практикум уздырылды. Очрашуның максаты 30 нчы июньдә 155 номерлы Минюст приказың көченә керүе.Гражданлык хәле актларын теркәү буенча бланкларны дөрес тутыру, килгән хезмәткәрләргә эштә кулланыр өчен ярдәм итә .

 

Әлмәт муниципаль районында “Татарстан кроссы 2016” уздырылды

25 сентябрьдә Әлмәт шәһәрендә массакүләм спорт чарасы-“Татарстан кроссы-2016” үткәрелде.Бу спорт бәйрәме Бөтен Россия йөгереш көне “Нация кроссы-2016” рамкаларында уздырылды.ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре дә “Татарстан кроссын” күтәреп алдылар,һәрвакыт спорт ярышларында актив ял итәргә әзер.Җиңүчеләрне берничә номинациядә бүләкләделәр.Спорт сөючеләр арасында һәм профессиональ спортчылар арасында ЗАГС Идарәсе җитәкчесе Г.Р.Амирова шәһәребезнең хатын-кыз җитәкчеләре арасында II нче урын алды.

Әлмәт муниципаль районында 1000 нче яшь парны теркәү тантанасы.

2016 елның 17 сентябрендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә 1000 нче яшь парны теркәү тантанасы узды. Юбилей пар булып Константин һәм Дарья Новиковлар гаиләсе теркәлде. Константин һәм Дарья "Көзге игелек атнасы" акциясен уздыру кысаларында, никахлашу сарае территориясендә “Новиковлар гаиләсе” атаулы чыршы утырттылар. Яшь парларны яңа гаилә кору бәйрәме белән котлыйбыз! Мәхәббәт чишмәсе беркайчан да сулмасын!!!.

Коррекцион мәктәп-интернатта игелек көне

“Көзге игелек кылу атнасы” акциясе кысаларында 2016 елның 9 нчы сентябрендә ГХАТ хезмәткәрләре игелек көне акциясендә актив катнаштылар.Әлмәт шәһәренең ЗАГС бүлеге мөдире Амирова Г.Р. мөмкинлекләре чикләнгән коррекцион мәктәп балаларына клоун чакырып күңелле бәйрәм оештырды.Бәйрәмнән соң ул балалар белән кешеләрнең тугрылык, хөрмәт, игелек, яхшылык сыйфатлары турында әңгәмә алып барды. Гүзәл Рәисовна балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.Барлык укучылар бик тә кәнәгать калдылар.Иң мөһиме, балаларның күңелләрендә, яхшылык кылу дигән сыйфат бик тирән эз калдырды,хәтта алар девиз да уйлап тапканнар:”Игелек кыл һәм игелегең сиңа әйләнеп кайтыр”!

 

Коррекцион  мәктәп-интернатта  игелек көне

    “Көзге игелек кылу атнасы” акциясе кысаларында 2016 елның 9 нчы  сентябрендә ГХАТ хезмәткәрләре игелек көне акциясендә актив катнаштылар.Әлмәт шәһәренең ЗАГС бүлеге мөдире Амирова Г.Р. мөмкинлекләре чикләнгән коррекцион  мәктәп балаларына ,клоун чакырып, күңелле бәйрәм оештырды.Бәйрәмнән соң ул балалар белән кешеләрнең тугрылык, хөрмәт, игелек, яхшылык сыйфатлары турында әңгәмә алып барды. Гүзәл Рәисовна балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.Барлык укучылар бик тә кәнәгать калдылар.Иң мөһиме, балаларның күңелләрендә, яхшылык кылу дигән сыйфат бик тирән эз калдырды,хәтта алар девиз да уйлап тапканнар:”Игелек кыл һәм игелегең сиңа әйләнеп кайтыр”!

 

Әлмәт муниципаль районының ЗАГС бүлегендә 2000 нче бала теркәлде.

Әлмәт муниципаль районының ЗАГС бүлегендә 2000 нче бала туу акты теркәлде.Яшь гаиләдә Миронов Евгений һэм Юлиянең кечкенә бәләкәчләре туды.Аңа Ева дигән исем бирделәр.Библияда азылганча бу исемне кешелек токымына башлангыч биргән беренче хатын-кыз йөрткән.

Ева исеменең борыңгы еврей теленнән тәрҗемәсе “тормыш бүләк итүче” дигәнне аңлата.Мироновлар гаиләсендә Ева икенче бала булып туган.ЗАГС бүлеге хезмәткәре Артемьева Ольга яшь гаиләне котлады,Еваның беренче документын-туу турында таныклыгын бәхетле әтигә тапшырды.

Әлмәт муниципаль районының ЗАГС бүлегендә игезәкләр теркәлде

Әлмәт муниципаль районының ЗАГС бүлегендә 2016 нчы елда 15 нче игезәк балалар теркәлде.Яшь гаиләдә,Гайнутдинов Айнур һәм Розалинаның,игезәк малайлары туды- Риналь һәм Рафаэль Аларның әле өлкән абыйлары да бар,хәзерге вакытта Гайнутдиновлар гаиләсе күп балалы гаилә дип исәпләнә.ЗАГС бүлеге вәкиле Рәмзия Едиханова бу тантаналы вагыйга белән бәхетле әтине котлады һәм изге теләкләр теләп, туу турында таныклыклар тапшырды.

Ел башыннан Әлмәт шәһәрендә 1930 бала теркәлде.

 

Август-туйлар ае

Ел фасылының нинди аен сайларга, никахлашучы яшь парлар үзләре хәл итәләр.Туй үткәрер өчен язгы май аемы, эссе июль, бэлки салкын декабрь аен сайлау сайламау яшьлэрнең үзләреннән тора. Август аена килгәндә,бу кызу чорларнын берсе.

Август аенда табигать бигрәк тә ямьләнә. Бу уңышларга бай айларның берсе, шуны исәпләпләп никахлашырга теләүче яшь парлар шактый.Август аенда өйләнүшечеләр бик бәхетле ,бай гаилә булып яшәүләренә ышанып калалар.Шуңа күрә теләк белдерүчеләр бик күп.

Әлмәт муниципаль районының ЗАГС бүлегендә август аенда 165 пар гаилә кордылар.Август ае- туйлар ае дип юкка гына әйтмиләр.Бәхетле туйлар, гаиләләр! Август ахырында әле тагын 55 пар никахлашачак.Бу гаиләләр ныклы һәм төпле гаиләләр булачакларына ышанып калабыз.

 

Әлмәт муниципаль районында “Мәктәпкә җыенырга булышабыз” хәйрия акциясе.


Әлмәт муниципаль районында “Мәктәпкә җыенырга булышабыз” хәйрия акциясе дәвам итә. Шуны әйтәсе килә, бу ел Әлмәт муниципаль районында 2735 укучы мәктәпкә баралар.

Бу акция мәктәпкә баручы күп балалы, хәлләреннән килми торган гаиләләргә ярдәм итү йөзенән үткәрелә. Беренче класска баручы укучыларның бәйрәмнәре онытылмас көнгә әверелсен өчен, ярдәм итәргә бик куп кешеләр теләк белдерделәр. Әлмәт шәһәрендә никахлаша торган, яшь парлар да, бу акциядә катнашмый калмадылар. Алар төрле мәктәп кирәк – яракларын алып килделәр.

Әлмәт муниципаль районында бриллиант туй

Әлмәт муниципаль районының почетлы гражданы, Бөек Ватан сугышы ветераны, III нче ранг капитаны, Бөек Ватан сугышының IIнче дәрәҗәле орден Кавалеры, ”Хезмәт Кызыл Байрагы”, ”Почет билгесе” иясе. Япония сугышында җиңү яулаган очен медаль белән бүләкләнгән, 1995 нче елны Мәскәүдә үткәрелгән Җиңү парадында катнашучы, 2005 нче елны “Россиянең иң күркәм кешеләре”энциклопедиясенә керүче Хуҗахметов Васыл Фатыйх улы үзенең тормыш иптәше Альфинур Солтан кызы белән 2016 нчы елның 21нче июлендә бриллиант туйларын билгеләп үтәләр.(гомер туеның 60 елы).

60 ел бергә гомер итү-сирәк күренеш. Васыл Фатыйх улы һәм Альфинур Солтан кызының 60 ел бергә гомер итүләре хөрмәткә лаек. Гаилә,мәхәббәт һәм тугрылык конендә Хуҗахметовлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаль тапшырылды. Алар бергәләшеп 3 малай үстерделәр. Бүгенге көндә 4 онык һәм 2 оныкчык хөрмәтле гаиләне шатландыра.

                   

 

1500 нче «Хөкемдар» малай туды

Әлмәт муниципаль районының ЗАГС бүлегендә 2016 нчы елның 7 июлендә 1500 нче бала теркәлде.Наильһәм Екатерина Ахметовлар гаилэсендә икенче малайлары туды. Әти-әниләре малайга Кирилл «Хөкемдар» дигән мәгънәдәге исем куштылар. Загс бүлеге хезмәткәре О.В.Артемьева бәхетле әнигә туу турында таныклык тапшырды һәм иң изге теләкләр теләде.

Өчләтә бәхет!

Балалар туу белән гаиләгә бәхет килә. 2016 елның 16 маенда Валиуллиннар гаиләсендә могҗиза булды. Айрат белән Руфинаның бер вакытны өч балалары дөньяга киләләр.Сәйдә, Аяз, Таирә үзләренең әтисе белән әнисен өч тапкыр бәхеткә ирештерделәр. Исемнәрнең гарәп теленнән тәрҗемәсе: Сәйдә – “бәхетле”,Таирә –“саф”, Аяз- “чибәр” дигәнне аңлата. Хәзерге вакытта Руфина балалар белән шифаханәдә.Озакламый бәхетле әни балалары белән өйләренә чыгарылачак.

ГХАТ идарәсе хезмәткәре М.А.Малышева тарафыннан бәхетле әтигә өч туу турында таныклык тапшырылды һәм изге теләкләр теләнде.

 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә игелекле эшләр дәвам итә.


Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсе белгечләре күп балалы Васильевлар гаиләсендә булып кайттылар. Бу гаилә шулай ук 2000нче елда туган Васильева Елена Андрей кызының опекуны булып торалар.Васильевларга игътибарлык йөзеннэн уенчыклар һәм балалар өчен кирәк - яраклар тапшырылды.

                                                                                                  

Әлмәт муниципаль районында лидерлык дәресләре.

Район хакимияте башлыгы тарафыннан ел башыннан шәһәр һәм район җитәкчеләре катнашуында ачык дәресләр үткәрелде.План буенча һәрбер җитәкче мәктәпнең эшчәнлеге һәм проблемалары, укытучылары һәм укучылары белән танышырга тиеш. 2016 елның 19 маенда ГХАТ идарәсе җитәкчесе Амирова Г.Р. 15 нче мәктәпнең 10нчы сыйныф укучылары белән лидерлык дәресләре үткәрде.Укучылар командаларга бүленеп үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр.Соңыннан бергәләшеп Лидер Портретын төзеделәр.

Халыкара гаилә көне алдыннан исем кушу тантанасы.

Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Халыкара гаилә көне алдыннан исем кушу тантанасы үткәрелде.

Бу матур чарага бәхетле гаиләләр чакырылды, ә Зариповлар кызлары Әминә 100-нче бала булып теркәлүенә аеруча шатланды.

Яңа туган сабыйларның әти-әниләренә ГХАТ идарәсе җитәкчесе Г.Р. Амирова тантаналы рәвештә туу турында таныклыклар һәм спонсорлардан истәлекле бүләкләр тапшырды, ә идарә белгечләре котлаулары, бәхетле йөзләр, чәчәкләр бәйрәм мохитен тудырды.

 

Әлмәт шәһәрендә халыкара гаилә көне

2016 елның 13 маенда Әлмәт шәһәр паркында Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Кешенең гомере нәкъ менә гаиләдән башлана, гаилә ул-мәхәббәт, тугрылык учагы. Гадәттә бу көнне гомер буена бергә атлап баручы гаиләләрне хөрмәтлиләр. Шундый гаиләләрнең берсен-Дарзимановлар Нәгыйм Сәлимҗан улы белән Лира Минсалих кызын ГХАТ идарәсе җитәкчесе Амирова Г.Р. көмеш туйлары белән котлады. Дарзимановлар  3 бала үстреп, авыл җирендә үзләренең хуҗалыклары белән, татар халкының гореф-гадәтләрен саклап, татулыкта һәм тынычлыкта яшиләр. Юбилярларга медаль, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, ә районның иң яхшы иҗат коллективлары бәйрәм кунакларын үзләренең чыгышлары белән шатландырды.

ГХАТ идарәсе белгечләре ветераннарны котлый.

ГХАТ идарәсе белгечләре район башлыгы Айрат Хайруллин исеменнән якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән тыл хезмәткәре Саможен Мария Семён кызын якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап аңа истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар.

Мария Семен кызы 1925 елның 20 сентябрендә туа, һәм үзенең хезмәт эшчәнлеген балаларга багышлап 20 ел балалар бакчасында эшли. 1946 елның гыйнваренда ул Саможен Трофим Федор улына кияүгә чыгып, 2 бала үстерәләр. Бүгенге көндә аны 6 оныгы, 2 оныкчыгы сөендерә.

Әлмәт муниципаль районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлау.

2016 елның 5 маенда Бөек Ватан сугышы ветераннары Маврин Егор Михаил улы һәм Фахрутдинов Фәтхелислам Фәхрислам улы туган көннәрен билгеләп үттеләр.

Маврин Егор Михаил улына 93 яшь тулды. УлӘлмәт районы Шөгерчә авылында күпбалалы гаиләдә туа.Сугышбашлангандааңанибары 18 яшьбула, 1942 елның апрелендә фронтка китә. Сугыштан соң Борискино авыл җирлеге рәисе булып эшли. Туган якларына кайтып 1948 елда өйләнә. Тормыш иптәше белән алар 3 кыз һәм 3 малай үстерделәр. Бүгенге көндә алар 14 онык һәм 10 оныкчыкка сөенеп яшиләр.

Фахрутдинов Фәтхелислам Фәхрислам улына 96 яшь тулды. Ул Лениногорск районы Кирлегачавылындатуа. Армия сафларына 1940 елдачакырылыпЭстониядә хезмәт итә. Сугыш елларында Рига һәм Псков астында яралана, бик озак госпитальдә дәвалана, ләкин шуннан соң да ул үз теләге белән яңадан фронтка китә. Бүгенге көндә дә Фәтхелислам абый җитез, сугыш еллары вакыйгаларын  ачык хәтерли, барысы турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирә ала. Тормыш иптәше Минсәрвәр апа белән алар 30 ел бергә гомер итеп, балалар үстереп, аларга шатланып яшиләр.

Район хакимияте башлыгы Айрат Хайруллин президент Рөстәм Миңнехановтан котлау хатлары, үз исеменнән ветераннарга чәчәкләр, истәлекле бүләкләр тапшырды.

        

Игезәкләр туу-икеләтә бәйрәм.

2016 елның 4 маенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә игезәкләр Арсений һәм Аринаның тууы теркәлде. Сабыйлар 27 апрель көнне 5 минут ара белән туып Горловлар гаиләсенә икеләтә шатлык өстәделәр. Олы абыйлары Ярослав үзенә дә 2,5 яшь булуына карамастан энесен белән сеңлесенең өйгә кайтуларын түземсезлек белән көтә. ГХАТ идарәсе белгече О.В. Артемьева бәхетле әтигә балаларның беренче документларын-туу турында таныклыкларын тапшырып яшь гаиләгә сәламәтлек, тынычлык, гаилә иминлеге теләде.

         Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, ел башыннан теркәлгән бу инде 7-нче игезәкләр пары.

 

“Рустик” стилендәге туй.

         Яз-табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты, агачларда яшь бөреләр уяна, аннары алар яшел яфраклар яра, кырларда чәчәкләр калкый башлый, гомумән алганда, шатлыкларга бай күңелле вакыт, шуңадырмы, язда туйлар да матуррак булып тоела. Каләштә озын җиңле, аркасында оригиналь бант белән нәфис күлмәк, такыя белән бизәлгән чәч, кулында сары, кызгылт, мәрҗән, яисә крем төсендә бәйләме - болар барысы да “рустик” стилендәге туйны күзаллый. Аның тәрҗемәсе дә “авылча” дигәнне аңлата. Шуңа күрә бу стильдә үткәрелгән туй барлык яктан да гадилеге белән аерылып тора. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә өйләнешкән Файзуллиннар Ленар Әнәс улы һәм Алёна Николай кызы нәкъ менә шундый стиль сайлаулары беләнаеруча истә калдылар.

 

Әлмәт муниципальрайонында 700-нче бала теркәлде.

         2016 елның 5 апрелендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә Исламовлар Таһир һәм Гүзәл гаиләсендә 24 мартта туган кыз 700-нче бала булып теркәлде. Яшь әти-әни аңа Камилла дип куштылар, рим теленнән бу исем “намуслы” мәгънәсенә ия. ГХАТ идарәсе белгече Артемьева О.В. бәхетле әтигә баланың беренче документын-туу турында таныклыгын тапшырды.

         Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, ГХАТ идарәсендә 700 бала 27 мартта теркәлгән иде.

         Яңа туганнарны тантаналы рәвештә котлау.

2016 елның 31 мартында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә бу көннәрдә  Әлмәт шәһәрендә туган нәниләрне тантаналы рәвештә котлау чарасы үткәрелде. ГХАТ идарәсенең баш белгече Ольга Артемьева яңа туган сабыйларнын исемнәре нинди мәгънәгә ия булулары турында сөйләде, әти-әниләргә туу турында таныклыклар һәм чараның спонсорларыннан истәлекле бүләкләр тапшырды.

 

Язылышучылар өчен белешмәлек.

Туй көне гомердә иң мөһим, истәлеклк һәм бәхетле коннәренең берсе. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә 2016 ел башыннан бирле 203 яңа гаилә туды, иң олы кияүгә 65, ә иң олы каләшкә 61 яшь булды.

Туйның төп өлеше язылышудан тора. Нәрсәдән башларга соң? Кайда һәм ничек никахлашу тантанасы үткәрелә? Нинди документлар ГХАТ идарәсенә тапшырырга? Интернет аша ничек гаризаны җибәрергә була? Бу сорауларга җавапларны без гариза бирергә дип килүче парларга ташырыла торган белешмәлеккә тупларга булдык.

 

Әлмәттә туй сезоны-2016 ачылды.

2016 елның 20 мартында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә  2016 елда гаилә корырга телүәче парлар катнашында “Туй сезоны-2016”  чарасы үткәрелде.

         Бу көнне Никахлашу сарае туй күргәзмәсенә әверелде, кунаклар һәм булачак гаиләләр өчен көне буена туй үткәрүдә ярдәм күрсәтүче оешмалар үзләренең хезмәтләрен тәкъдим итте: фотографлар һәм видеооператорлар эшләре, каләш өчен бәйләмнәр, тукыма, шарлар һәм чәчәкләр белән бизәлеш, ир-ат костюмнары, туй салоннары, баллы десертлар дегустациясе. Шулай ук каләшләр өчен чәч ясау һәм бизәнү буенча мастер-класс үткәрелде. Бу матур чара белән барлык катнашучыларны һәм кунакларны оештыручылар- ГХАТ идарәсе җитәкчесе Амирова Г.Р., “ Совет и Любовь” журналы вәкилләре котлады. Ә Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт артистларының дәртләндергеч шоу-программасы берсен дә битараф калдырмады. Кичәнең ахырында туй лотереясе бүләкләре уйнатылды.

         Мондый чараларның уздырылуы, әлбәттә, гаилә коручы парлар өчен туйларын онытылмаслык итеп үткәрү өчен файдалы һәм нәтиҗәле генә була.

 

 

400-нче баланың теркәлүе турында.

2016 елның 1 мартында, язның беренче көнендә, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә туу турында чираттагы юбилей акты төзелде. Орловлар Сергей Владимир улы һәм Светлана Геннадий гаиләсендә өченче бала булып туган, грек теленнән “тынычлык” мәгънәсенә ия булган Арина исемле сабый 400-нче бала булып теркәлде. ГХАТ идарәсендә бәхетле әтигә тантаналы рәвештә баланың беренче документы-туу турында таныклык тапшырылды.

 

 

Гашыйклар көненә багышланган кызыклы һәм күңелле чарада катнашу турында.

14 февраль көнне күпчелек илләрдә Изге Валентин, яисә Гашыйклар көне билгеләп үтелә. Әлмәт шәһәрендә Нефтяниклар мәйданында барлык гашыйкларга багышланган кызыклы һәм күңелле чара үткәрелде. Районда яшәүче татар, рус, чуваш, мордва, керәшен милләтләре үзләренең туй йолаларын күрсәттеләр. Мәсәлән, татарларның “Килен каршы алу” йоласыннан күренгәнчә, кияүнең йортына килен тормышлары йомшак булсын өчен мендәргә басып керә, аны “Бал кебек татлы бул, май кебек елгыр бул!” сүзләре белән каршы алып  бал һәм май каптыралар; русларда “Килен сатып алу” йоласында кияүне һәм аның белән килгән кунакларны төрле биремнәр, җәзалар белән көтеп торалар; чувашларда “ Чуваш халык җыр-такмак” йоласында кияү һәм аның дуслары каләш артыннан башка авылга барырга рөхсәт сорыйлар; мордвада “Панаро кандомо” дигән матур йола бар, каләшнең дус кызлары кияүгә күлмәк саталар, ләкин сатыр алдыннан аңа иске зур күлмәк тыгып куялар. Шуннан сөң кияү белән каләшнең дус кызлары арасында сөйләшүләр алып барыла, мордва җырлары һәм биюләре башкарыла. Мондый матур, тәрбияви чарада әлмәтлеләр читтә тора алмады, күбесе йолаларда катнашып күңел ачты, күтәренке кәеф һәм җан рәхәте алды.

 

 

Туй мәшәкәте

2016 елның 14 февралендә Әлмәт муниципаль районында өченче тапкыр “Туй мәшәкате” конкурсының йомгаклау тантанасы уздырылды. Конкурсның нәтиҗәләре ГХАТ идарәсендә билгеле булды, аның төп катнашучылары 11 яшь матур пар иде. Бу романтик конкурс төрле официаль, генераль һәм рәсми спонсорлар катнашында, ГХАТ идарәсе, яшьләр һәм спорт идарәсе, һәм төп оештыручы -  “Әлмәт РТВ” телерадиокомпаниясе ярдәмендә үткәрелде. Шулай ук бу чарада 24 мәктәпнең 8 сыйныф укучылары катнашты, “СМС-балалар” отряды барысын да үз куллары белән ясалган открыткалар таратты, гашыйклар көненә багышланган шигырьләр сөйләде.

Конкурсның төп бүләге – җиңүчеләр үзләре сайлаган купшы туй күлмәге өчен парларның виртуаль көрәше 1 айга якын сузылды. Ярыш 2 этапта – онлайн режимында һәм смс тавыш юллау белән барды. Катнашучыларның фотолары, лайклар, алар өчен җибәрелгән тавышлар, туганнарның һәм якыннарның комментарийлары проектны оештыручылар сайтында һәрдаим басылып чыкты.

Бу проектның матур итеп тәмамлануы белән барлык катнашучыларны һәм җиңүчеләрне ГХАТ идарәсе җитәкчесе Гүзәл Амирова ихлас котлап, аларга мәхәббәт, тигезлек, гаилә бәхете теләде.

Гашыйклар көнендә никахлашу тантанасы.

2016 елның 14 февралендә, Изге Валентин көнендә, Әлмәтмуниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендәикеяңагаиләтуды. Гашыйкларкөненә туры китерепүзенчәлекле сценарий язылды, никахлашу залы символик элементлар белән бизәлде.

Никахлашу тантанасында “Семьяведение” курсы кысаларында 24 мәктәпнең 8 сыйныфы һәм ЕМГЛИ мәктәбенең 6 сыйныф укучылары да катнашты.

ГХАТ идарәсе җитәкчесе Гүзәл Амирова яшьләрне котлап аларга 2066 елның 14 февралендә булачак алтын туйларына чакыру тапшырды.

Изге Валентин көнендә гаилә коручы Салимовлар Рамиль һәм Лиана бу көнне өйләнешеп гаиләнең ныклы һәм бәхеле булуына чын күңелдән ышанып калалар.

 

ГХАТ идарәсе җитәкчесе катнашында ачык дәрес үткәрелде.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хайруллин инициативасы буенча шәһәр һәм район җитәкчеләре катнашында 2016 ел башыннан ачык дәресләр үткәрелә. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Гүзәл Амирова бүген 24нче мәктәпнең 5 сыйныфында “Катнаш саннарны кушу һәм алу” темасына математика ачык дәресендә булды. Математика укытучысы Яманаева Вера Семён кызы үзенең күпъеллык тәҗрибәсе белән уртаклашты. Дәрес ахырында Гүзәл Амирова укучылар белән аралашты, алар белән логик мәсьәләләр чиште. Дәрес бик кызык үтте.

 

Югары сыйныф укучылары белән очрашу.

2015 елның 29 гыйварында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсе белгечләре «Семьяведение» курслары кысаларында 5нче гимназиясенең 10 сыйныф укучылары белән гражданлык хәле актларын теркәү, гаилә кодексы нигезләренә юнәлтелгән сораулар буенча очрашу үткәрде.

Шулай ук очрашу барышында укучыларны 2015 ел нәтиҗәләре буенча демографик күрсәткечләр, туу турында һәм баланың атасын билгеләү таныклыкларын алу тәртибе кызыксындырды.

 

ГХАТ идарәсендә укучылары белән очрашу.

Гомер дәверендә кеше ГХАТ органы ишекләрен берничек тә узып китә алмый, чөнки монда аның тормышында туудан алып үлемгә хәтле булган иң мөһим вакыйгалар турында мәгълүмат саклана. Мәсәлән, документ югалткан очракта, иң беренче итеп кеше ГХАТ архивына мөрәҗәгать итә, чөнки һәр көнне төзелә торган актлар аңа ярдәм итә ала. 2015 елның 28 гыйнварында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсе белгечләре 16 нчы мәктәпнең 10 сыйныф укучылары белән очрашты. Укучылар «Семьяведение» курслары дәресендә ГХАТ органнарының оешу тарихы, идарәнең эшчәнлеге һәм шулай ук архив фонды белән таныштылар. Шулай ук ГХАТ идарәсе белгечләре аларга 1918 елга хәтле тууны, язылышуны һәм үлүне руханилар теркәве турында сөйләделәр, метрик китаплары актларын күрсәттеләр.

 

 

Ел башы-туйларбашы.

Туй көне – кеше тормышында иң дулкынландыргыч һәм истәлекле көннәрнең берсе, ике йөрәк бергә кушыла, уйлар, теләләр, мәшакәтьләр уртак була. Ә инде кыш көнен дәүткәрелә торган туй аеруча матур, уләкиятсыман ап-ак кар бөртекләре белән үрелә. Элек-электән гыйнвар ае туйлар вакыты булып саналган, чөнки ел башлана, димәкбарысы да яңабаштан. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә ел башыннан 53 яңа гаиләтеркәлде. Аларны кышкы суыклар куркытмый, мәхәббәт җылыта!

 

Әлмәт муниципальрайонында 100-нче бала теркәлде.

2016 елның 19 гыйнваренда Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 100-нче бала теркәлде. Жегловлар Михаил Алексей улы һәм Гөлназ Фларис кызы гаиләсендә икеләтә бәйрәм, чөнки игезәкләр Сафинә һәм Ясминә идарәдә 99-нчы һәм 100-нче балалар булып теркәлделәр.

ГХАТ идарәсе белгечләре бәхетле гаиләне игезәкләр туулары белән котлап  изге теләкләр белән аларга кызларының иң беренче документын-туу турында таныклыкларын тапшырдылар.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, ел башыннан бирле ГХАТ идарәсендә инде 2 пар игезәк теркәлде.

 

Соңгы яңарту: 2018 елның 28 гыйнвары, 12:05

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International