Өйдән чыкмыйча гына
Хәзер бөтен эш интернетка барып тоташа. Моңа кадәр аннан башка ничек яшәгәнбездер, кем белгән. Кайсы гына оешма ишеген какма, чират торасыгыз килмәсә, электрон хезмәтләрдән файдаланырга була, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР идарәсе дә (Росреестр) халыкка уңайлы булсын өчен кайбер хезмәтләрне электрон формада рәсмиләштерә башлады. Идарәдә әйтүләренчә, бу – вакытны янга калдыру өчен менә дигән мөмкинлек. Росреестр җитәкчелегенә эләгү өчен дә әллә ничә сәгать ишек сакларга кирәкми, ди алар. Моның өчен skype сервисыннан файдаланырга була.
Җитәкче белән өйдән чыкмыйча гына турыдан-туры аралашу өчен skype@rosreestr.org электрон адресына гариза җибәрергә киңәш итәбез. Моның өчен үзегездә Skype программасы булдырып, теркәлергә кирәк. Компьютерыгызда микрофон һәм веб-камера бар икән, җитәкчелеккә милеккә бәйле теләсә кайсы сорауны юлларга була.
Skype программасына кергәч, иң беренче эш итеп, өстә урнашкан “контакты” дигән язуга басарга. “Новый контакт” дигән сүз чыгачак. “Rosreestr.tatarstan” сүзен язып, “найти”га керергә, анда исемлек барлыкка киләчәк. Үзегезгә кирәген сайлап, “добавить” төймәсенә басарга. “Skype” тәрәзәсенең сул ягында республиканың Росреестр идарәсе сезнең белән элемтә урнаштыручылар исемлегенә кертеләчәк.
Мондый видео кабул итүгә эләгү өчен алдан гариза бирергә кирәклеген дә истән чыгармагыз. Анда исем-фамилия, әтиегезнең исеме, skype логины, телефон номеры, электрон адрес һәм бирергә теләгән соравыгызны алдан язып калдырырга кирәк.

Росреестр “Болгар” радиосында
Милек рәсмиләштерәм дисәң, кадастр инженерларының хезмәтеннән башка булмый. Ул документны тиешле дәрәҗәдә, төгәл итеп эшләп бирми икән, дәүләт теркәүчеләре, төгәлсезлекләрне ачыклап, бер кочак кәгазьне кире кайтарырга да күп сорамый. Кадастр инженерларының кайчандыр җибәргән төгәлсезлекләре аркасында да бүген күпләр суд юлын таптарга мәҗбүр.
Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР идарәсе (Росреестр) матбугат үзәге хәбәр итүенчә, республикада эшләүче кадастр инженерлары арасында рейтинг төзегәннәр. Бу турыда Татарстан Росреестр хезмәткәре Алсу Сабирзянова сөйләячәк.
Болгар радиосын 28 июльдә 8.25 сәгатьтә 91,5 FM дулкынында тыңлагыз.
Росреестр кадастр инженерлары арасында рейтинг төзегән
Милек рәсмиләштерәм дисәң, кадастр инженерларының хезмәтеннән башка булмый. Ул документны тиешле дәрәҗәдә, төгәл итеп эшләп бирми икән, дәүләт теркәүчеләре, төгәлсезлекләрне ачыклап, бер кочак кәгазьне кире кайтарырга да күп сорамый. Кадастр инженерларының кайчандыр җибәргән төгәлсезлекләре аркасында да бүген күпләр суд юлын таптарга мәҗбүр.
Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР идарәсе (Росреестр) матбугат үзәге хәбәр итүенчә, республикада эшләүче кадастр инженерлары арасында рейтинг төзегәннәр. Бу турыда Татарстан Росреестр хезмәткәре Алсу Сабирзянова сөйләячәк.
Татарстан Радиосын 2 июльдә 6.45 сәгатьтә 99,2 FM дулкында тыңлагыз.
.jpg)
Росреестр идарәсе белгечләре сорауларга җавап бирәләр
29 май көнне сәгать 8.00-12.00 кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе "Кайнар линия" үткәрә. Югарыда билгеләнгән вакыт аралыгында сез Казанда (843)255-25-71 номеры буенча Росреестрның белгечесе Ильсия Казаковага мөрәҗәгать итеп, балалар катнашуы белән торакны алу яки сату үзенчәлекләре буенча сорауларга җаваплар ала аласыз.
Башка районнар "Кайнар линия" телефоннары белэн Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең рәсми сайты (rosreestr.tatarstan.ru) аша танышырга була.
Росреестр күршеләр белән дуслашырга ярдәм итә
Яз җитү белән күпчелек кеше үз бакчаларына ашыга. Тик, җир монәсәбәтләре аркасында куршеләр арасында еш кына бәхәсләр тудыра: кем кемнең җирендэ коймасын корган, яки куршесенен җирендэ усемтелэр утырткан?
Бу очракта гражданнарга нәрсә әшләргә, барлыкка килгән проблеманы хәл итер юллары турында Татарстан Росреестр хезмәткәре Аделя Хазеева сөйләячәк.
Татарстан Радиосын 23 майда 7.45 минутта 99,2 FM дулкында тыңлагыз.

Соңгы яңарту: 2021 елның 31 августы, 13:25