28.07.2021 - Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы
Туган көне: 29.04.1976 Туу урыны: Әлмәт шәһәре, Татар АССР
Милләте: татар
Белем: югары 2018 елда А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетын тәмамлады (машина төзелеше производстволарын конструктор-технологик тәэмин итү, инженер).
2021елда "ПрофСтандарт" өстәмә һөнәри белем бирү автономияле коммерцияле булмаган оешмасында (төзелеш өлкәсен цифрлаштыру - төзелеш өлкәсендә мәгълүмати модельләштерү технологияләре) квалификациясен күтәрде. Мәгълүмати модельләштерү процессын оештыруда заказ бирүче роле)
Гыйльми дәрәҗә: юк Класс дәрәҗәсе: 3 класс муниципаль киңәшчесе
Нинди чит телләр белә: белми
Бүләкләре бармы: юк Депутатмы: юк
ҮТКӘНДӘГЕ ЭШ
01.09.1991 - 01.02.1995 - студент, Әлмәт төзелеш техникумы
21.02.1995 - 19.06.1995 - 3 разряд электрослесаре, Әлмәт электр челтәрләре, Әлмәт шәһәре
26.06.1995 - 28.06.1997 - РФ кораллы көчләрендә хезмәт
09.09.1997 - 06.09.2000 - тышкы торбаүткәргечләрне монтажлаучы, "Татнефтегастрой" ААҖнең 46нчы номерлы монтаж идарәсендә төзүче, Әлмәт шәһәре
11.09.2000 - 08.01.2002 - Әлмәт шәһәренең 5нче нефть промыселы җиһазларын ремонтлау буенча производство хезмәте күрсәтүнең Әлмәт үзәк базасы "Татнефть" АҖ механик җыю эшләре слесаре
11.01.2002 - 31.12.2002 - Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының максатчан программаларын тормышка ашыру буенча дирекциясенең җитештерү бүлегендә әйдәп баручы белгеч
01.01.2003 - 13.03.2006 - Татарстан Республикасы Экология фондының җитештерү бүлегендә әйдәп баручы белгеч
20.03.2006 - 03.07.2006 - Капиталь төзелеш идарәсендә 1нче категория инженеры
04.07.2006 - 03.07.2012 - 1 категория инженеры, әйдәп баручы инженер, "Капиталь төзелеш баш идарәсе" муниципаль учреждениесенең җитештерү-техник бүлегендә начальник, Әлмәт шәһәре
04.07.2012 - 27.07.2021 - производство-техника бүлегенең башлыгы, баш инженер, "Капиталь төзелеш идарәсе" МУП, Әлмәт шәһәре
28.07.2021 - хәзерге вакытта - Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы