Мөхәмәтшин
Фәрит Хәйрулла улы
Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданины
БИОГРАФИЯ

1947 елның 22 маенда Әлмәт авылында туган. 1972 елда производстводан аерылмыйча Әлмәт газ сәнәгате техникумын, 1979 елда Уфа нефть институтын, 1986 елда Саратов югары партия мәктәбен тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген 15 яшендә Миңлебай газ-бензин заводында токарь булып башлый. Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Хезмәт тәмамланганнан соң «Әлмәтнефть» нефть промыселы идарәсе җитештерүен автоматлаштыру цехының контроль-үлчәү приборлары слесаре булып эшли. 1970 нче еллар башыннан  Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттә партия, совет һәм хуҗалык эшендә: КПСС шәһәр комитетының сәнәгать-транспорт бүлеге инструкторы; халык депутатларының шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, рәисе; КПСС шәһәр комитеты секретаре, икенче секретаре; катлам басымын саклау өчен технологик сыеклык әзерләү идарәсе башлыгы. 1980 еллар азагыннан - республика Хөкүмәтендә: сәүдә министры, Министрлар Советы Рәисе урынбасары. 1991-1995 елларда -Татарстан Республикасы Югары Советы Рәисе. 1995 елның гыйнварыннан 1998 елның май аена кадәр – Татарстан Премьер-министры. 1998 елның маеннан – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе. 1991 елдан бүгенге көнгә кадәр – Татарстан Республикасының халык депутаты. Федераль хакимият органнары, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары һәм Россия Закон чыгаручылар Советы Җирле үзидарә органнары арасында вәкаләтләр бүлешү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе; «Большая Волга» Россия Федерациясе субъектларының икътисадый хезмәттәшлек ассоциациясе вице-президенты; Европа җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессында Россия делегациясе әгъзасы. Сәяси фәннәр докторы. Федератив төзелеш, милләтара мөнәсәбәтләр, социология, күчеш чорының сәясәте һәм икътисады проблемалары буенча берничә китап, күпсанлы публикацияләр авторы.

Дәүләт алдындагы казанышлары һәм халыклар арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш кертүе өчен 1997 елның маенда Дуслык ордены белән бүләкләнә. Татарстан Республикасы икътисадын үстерүдәге һәм федератив мөнәсәбәтләрне камилләштерүдәге казанышлары өчен Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Мактау грамотасына лаек булды. Әлмәт шәһәренең Мактаулы гражданины (1997).

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International