Комаров
Фоат Фагим улы
Әлмәт муниципаль районының мактаулы гражданины
БИОГРАФИЯ

Татарстан АССРның Әлмәт шәһәрендә туган. Белеме: «механик» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын (1984 ел), Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы халык хуҗалыгы академиясен (2003 ел) тәмамлаган. 1984-1990 елларда - ВЛКСМның Әлмәт шәһәр комитеты инструкторы, беренче секретаре. 1990-1991 елларда - Әлмәт күп тармаклы акционерлык җәмгыятенең СМУ начальнигы урынбасары. 1991-1993 елларда - СМП-91 директоры урынбасары, Әлмәт шәһәре. 1993-1996 елларда - ТОО СМП-2000 директоры, Әлмәт шәһәре. 1996-1999 елларда - «СМП-2000» ААҖ Директорлар советы рәисе, Әлмәт шәһәре. 1999-2000 елларда - Татарстан Республикасының Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы. 1999 елда – Татарстан Республикасы Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре администрациясе башлыгы урынбасары. 2000-2001 елларда - Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре администрациясе башлыгы –Татарстан Республикасы халык депутатларының берләштерелгән советы рәисе. 2001-2007 елларда - «СМП-Нефтегаз» ААҖ Директорлар советы рәисе, Әлмәт шәһәре. 2007-2011 елларда - РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты.

"Күпьеллык намуслы хезмәте өчен" ТР Мактау грамотасы (2002), Бөтенроссия ветераннар (сугыш пенсионерлары) иҗтимагый оешмасының, Кораллы көчләр һәм хокук саклау органнарының мактау грамотасы (2005), ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары (2005), «Казанның 1000 еллыгы уңаеннан» медале (2005), РФ Энергетика министрлыгының Мактау грамотасы (2006), «Ел җитәкчесе» республика конкурсында «Югары социаль җаваплылык өчен» (2006), «Ел хәйриячесе» (2007), «Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медале (2007), «Татнефть» ААҖ мактаулы нефтьчесе (2008), «Фидакарь хезмәт өчен» ТР медале (2008), II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» РФ ордены медале (2010). "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы.

Өйләнгән, өч улы һәм ике кызы бар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International