Камалов
Гусман Мингата улы
Әлмәт муниципаль районының мактаулы гражданины
БИОГРАФИЯ

Әлмәт муниципаль районының мактаулы гражданины

1943 елның 21 маенда ТАССР Әлмәт районының Елховой авылында туган.

1965 елда М.Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый һәм шул ук елда Әлмәт муниципаль районының Ямаши авылы «Җиңүче» колхозында баш инженер вазифасында хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрә.

1967елдан башлап 1974  кадәр Әлмәт районының  Түбән  Мактама бистәсендә «Нефтяник» совхозының баш инженер-механигы булып эшли.

1974елдан 1976  кадәр Әлмәт районының   Яңа Троицкий   авылы «Беренче май» совхозы директоры була.

1976- 1985 елларда  Әлмәт район башкарма комитетының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе, Әлмәт халык депутатларының Әлмәт район советы рәисенең беренче урынбасары, Әлмәт район халык депутатлары советы рәисе булып эшли.

1985 елдан башлап   1989 елга кадәр  Әлмәт районының  Колшәрип  авылында урнашкан   Кошчылык промышленносте  Татар  трестының «Кульшариповская» кошчылык фабрикасы  директоры вазифасын башкара.

1989- 1995 елларда  Әлмәт район халык депутатларының башкарма комитеты рәисе булып тора.

1995елдан башлап  2007  кадәр В. Д. Шашин исемендәге " Татнефть» ААҖнең «Әлмәтнефть» нефть һәм  газ чыгару идарәсе   башлыгы урынбасары  булып хезмәт куя.

2007 елдан  “Татспецтранспорт”  ИК " ҖЧҖендә  гомуми мәсьәләләр, кадрлар һәм социаль үсеш буенча  директор урынбасары вазыйфасын башкара.

"ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре», " Татнефть” ААҖнең  мактаулы нефтьчесе” исемнәренә   лаек , " Мактау билгесе» орденнары белән бүләкләнгән.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International