Әлмәт оешмалары ТР Министрлар Кабинетының грантларын алуга конкурста катнаша алалар. Конкурста 9 номинация бар.
Яшьләр үзәгендә “Үлемсез полк” штабы эшли башлады. Волонтерлар 8 майда узачак программа турында мәгълүмат тараталар.
13-14 апрельдә Бадминтон үзәгендә Татарстан Кубогының 2 туры узды. Ярышларда төрле районнардан 250 спортсмен катнашты. Әлмәттән 9 спортсмен катнашты. Катнашучыларны һәм җиңүчеләрне котлыйбыз!
Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә һәр гражданинның куркынычсызлык һәм гигиена таләпләренә туры килә торган шартларда эшләүгә, дискриминациясез һәм яшәү минимумы күләменнән ким булмаган акчалата түләү алуга, эшчезлектән саклауга хокукы бар.
2019 елның 1 апреленнән аеруча ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә адреслылык-социаль ярдәм чараларын күрсәтү максатыннан, ай саен балага һәм пенсионерларга транспортта йөрү өчен түләүләрне билгеләгәндә, кешеләрнең керемнәреннән тыш, аларның мөлкәт белән тәэмин ителеше дәрәҗәсе хисапка алына.
Талпаннар авыр вирус авыруларын - талпан энцефалиты һәм талпан боррелиозы (Лайм авыруы) йоктыручылары булып тора. Талпан кадалу нәтиҗәсендә шулай ук талпан риккетсиозы, эрлихиозы һәм кешенең анаплазмозы йогу куркынычы барлыкка килә.
22 апрельдә 2.00дән алып 11.00гә кадәр Миңнебай авылында пландагы ремонт-профилактика эшләре алып барылачак, бу үз чиратында аналог һәм цифрлы телетапшыру программаларын күрсәтүне туктатып торуны күздә тота.
Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокукларын яклау һәм аларга бу юнәлештә ярдәм итү максатыннан 29 апрельдә 9.00-17.00 сәгатьләрдә «кайнар линия» эшләячәк. Сорауларга җавап алырга, бәхәсле мәсьәләләрне хәл итәргә Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, Хәрби комиссариат һәм Адвокатлар палатасы вәкилләре ярдәм итәчәк. «Кайнар линия» телефоннары: 8 (843) 236-00-71, (843) 236-40-17, (843) 236-40-62, (843) 236-89-15.
19 апрельдән 27 апрельгә кадәр «Tennis City» спорт комплексы кортларында "Татарстан Республикасының язгы беренчелеге" бөтенроссия теннис турниры узачак. Ярышларда Россиянең 30 шәһәреннән 130га якын спортчы катнашачак.
Район активы белән киңәшмәдә бүген янгын куркынычсызлыгы чорына әзерлек темасы каралды. Табигый янгыннар барлыкка килгән очракларда куркынычны киметү буенча кисәтү чараларын үтәү турында ТРдагы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсенең күзәтү эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсенең Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтү эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы, эчке хезмәт капитаны Равил Хусаинов хәбәр итте.