Татарстан Республикасында 45 624 эшләми торган авыл халкы авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә ала. Моның өчен картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясе алучы булырга, шулай ук авыл хуҗалыгында 30 елдан да ким булмаган эш стажы булырга һәм эшләмәскә кирәк.
Татарстан урамы,30 адресы буенча суүткәргечтә авария булу сәбәпле, эшләр тәмамланганчы Татарстан урамы буенча (К.Цеткин урамыннан Белоглазов урамына кадәр) су бирү туктатылды.
23 март 14.00 сәгатьтә. «Нефтьче» мәдәният йортында Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятенең «Укытучы-укучы: җанга - җан» юбилей концерты була.
4 март кичендә, 5 март төнендә һәм иртәсендә сакланып, Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 500 м һәм аннан да азрак күрү мөмкинлеге булган томан көтелә.
Узган ел Татарстан Социаль фонды элек пенсионер булмаган гражданнарга инвалидлык буенча 10 534 иминият һәм социаль пенсия билгеләгән. Барлык түләүләр дә Инвалидларның федераль реестрыннан килгән мәгълүматлар нигезендә гариза бирмичә рәсмиләштерелә.
2024 елның 10 мартында «Нефтьче» мәдәният сарае залында «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән «Әлмәттә X традицион джаз-фестиваль» узачак.
2023 елда Татарстанда 30 116 медицина хезмәткәре махсус социаль түләү алучылар булды. Социаль Фондның Татарстан бүлеге аларга 2,2 миллиард сумнан артык 304 меңнән артык түләү билгеләде һәм күчерде.
Бүген, 4 мартта, Әлмәт муниципаль районының гомумшәһәр планеркасы туган көннәр белән котлаудан башланды. Туган көнен Совет Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, Әлмәт муниципаль районы балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Илнур Фәсхетдинов, Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының бухгалтерлык хисабы һәм хисап бүлеге башлыгы Ләйсән Кашфутдинова билгеләп үтә.
Татарстан гаиләләренә балалары белән бирелә торган социаль ярдәм чаралары турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан буенча СФР бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.
Гафиятуллин урамы, 35 адресы буенча авария хәлендәге суүткәргеч участогы алыштырылу сәбәпле иртәгә, 5 мартта , 08.00 сәгатьтән эш тәмамланганчыга кадәр салкын су бирү туктатылачак.