Әлмәт командасы 3 апрельдән 5 апрельгә кадәр «МИРАС» спорт комплексында узган «Йөзү буенча Татарстан Республикасы Кубогы 2025» җиңүчесе булды!
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан тормышлары Әлмәт белән тыгыз бәйләнгән геройларыбызны хөрмәтлибез!
9 апрель көнне Әлмәттә депутатлар, прокуратура, контроль-күзәтчелек органнары вәкилләре, Совет һәм Башкарма комитет җитәкчеләре, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре җыелган Әлмәт муниципаль районы Советының илле өченче сессиясе узды.
9 апрель көнне Башкарма комитетның зур залында террорчылыкка каршы комиссия утырышы булды. Утырышта май бәйрәмнәренә әзерлек һәм аларны үткәрү чорында террорчылык актларын кисәтү һәм иҗтимагый иминлекне көчәйтү мәсьәләләре каралды, аерым алганда, Җиңү Көненең 80 еллыгын бәйрәм итү.
8 апрель көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте.
Әлмәт татар дәүләт драма театрында «Яңа Гасыр» ТРК» АҖ заказы буенча» «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе төшергән «Кеше китә, җыры кала» телесериалы тәкъдир ителде. Күп серияле картинаның нигезенә мәшһүр татар язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең тарихның борылыш елларында татар халкының катлаулы язмышы турында бәян иткән шул ук исемле повесте салынган.
Бүген, 9 апрельдә, Әлмәт районында Бөек Ватан сугышы геройларын искә алу һәм авыл халкына бәйрәм кәефе бүләк итү максатыннан оештырылган «Җиңү мае» масштаблы акциясенә старт бирелде. Беренче чара бүген Кичү авылы мәдәният йортында узды.
Иртәгә, 10 апрельдә, Әлмәттә алмашынучан болытлы һава көтелә. Башлыча явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан 6-11 метр, төнлә урыны белән секундына 14 метрга кадәр җитә.
Бүгенге көндә Татарстанда 1380 йөкле хатын-кыз Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегеннән Бердәм пособие ала. 2025 ел башыннан әлеге максатларга юнәлдерелгән түләүләрнең гомуми суммасы инде 17 миллион сумнан артып киткән.
Гимназиянең икенче катында уку йортлары ярминкәсе оештырылды, анда шәһәрнең көллиятләре, техникумнары һәм югары уку йортлары үзләренең белем бирү программаларын һәм инновацион проектларын тәкъдим итәләр.