Һава торышы начараю сәбәпле, ЮХИДИ хезмәткәрләре ерак юлга чыгудан тыелып торырга өндиләр. Машина йөртүчеләргә юлларда игътибарлы булу сорала.
Әлмәттә район башлыгы Айрат Хайруллин бурычы буенча бозлавыкны ликвидацияләү буенча мобиль төркеме эшли башлады.
Бүген мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Бүген исполкомның зур залында балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Чараның председателе Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хайдарова.
24 март көнне пассажирларны йөртү өлкәсендә закон бозуларга каршы көрәшү, регуляр автобус маршрутлары, мәктәп маршрутларында халыкка транспорт хезмәтен күрсәтүне камилләштерү һәм пассажирларны йөртү вакытында юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә норматив-хокукый актларның таләпләрен бозуны кисәтү буенча чараларны эшләп чыгару максаты белән Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты карамагындагы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 18 апреленә билгеләнгән муниципаль милекне сату буенча электрон сатулар турында хәбәр итә:
Әлмәт районының Түбән Мактама төбәк музеенда "Фототехника буыны" дип исемләнгән күргәзмә узды. Күргәзмәгә килүчеләр фотоаппаратлар белән генә түгел, ә фотосүрәтләр ясау ысулы белән дә таныштылар.
24 март көнне бөтен дөньяда җәмгыятьнең игътибарын шул куркыныч авыруга җәлеп итәргә өндәүче туберкулез белән көрәшү көне уздырыла.
Еш кына медицина хезмәткәрләренә туберкулез һәм ВИЧ-инфекциясе кушылмасын очратырга туры килә. Бу ике социаль яктан шарт куелган авыруга күп уртак үзенчәлекләр хас, алар бер-берсен үзара көчәйтәләр. Туберкулез ВИЧ белән яшәүче кешеләрнең иң киң таралган өзлегүләренең берсе.
Бөтенроссия эшкуарларны кабул итү 4 нче апрельдан алып эш вакытында шәһәр прокуратурасы бинасында үткәреләчәк. Адрес: Әлмәт шәһәре, Мәрҗани урамы, 84 йорт.
Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы 2013 елда оеша. Аның республика буенча өч шәһәрдә филиаллары да бар. Шуның берсе безнең Әлмәттә. Төбәгебез күпмилләтлеләрдән санала. Районда 60 тан артык милләт гомер кичерә. Яшьләр дә күп. Калабызда әле узган ел гына эшли башлаган Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы филиалы төрле милләттән булганнарны берләштерде. Сафлар көннән-көн арта бара. Үз халкының гына түгел, башка милләтләрнең дә мәдәниятен, гореф гадәтләрен хөрмәт иткән яшьләрне берләштергән ассамблея филиалы яшьләре хисабында, оештырылуга аз вакыт үтүгә дә карамастан, байтак кына күркәм эшләр теркәлгән инде. Әлеге берләшмә лидеры Давид Степанян алар хакында сөйләде.