Әлмәтлеләрнең үз ишегалдында күңелле һәм истә калырлык чара оештыру өчен ярты миллион сумга кадәр акча оту мөмкинлеге бар әле.
Р. Фәхретдин - Тельман ур.
Әлмәт районара күппрофильле хастаханәсе «елның иң яхшы берләшмәсе» номинациясендә «Ел табибы – Ак чәчәкләр» республика конкурсы лауреаты булды. Тантаналы чара «Казан Экспо» МВЦ мәйданчыгында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
Балалар турында кайгырту һәм аларның гармонияле үсеше өчен шартлар тудыру – безнең илнең өстенлеге. 2025 елда Россиядә гаиләләргә, бигрәк тә күп балалыларга, матди ярдәмнән алып уку мөмкинлекләренә кадәр һәрьяклап ярдәм итүгә юнәлдерелгән берничә милли проект старт алды.
Юл өслегенә капиталь ремонт ясалу сәбәпле, 13 июньнән алып эшләр тәмамланганчыга кадәр Тельман урамында Риза Фәхретдин урамыннан Таһиров урамына кадәрге участокта хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк.
12 июньдә, Россия көнендә, Әлмәттә «Россия тасмасы» акциясе узачак.
Район территориясендә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү һәм тәртип саклау — безнең уртак җаваплылыгыбыз. Бу хакта бигрәк тә язгы-җәйге чорда, янгын чыгу куркынычы арткан вакытта истә тоту мөһим.
Буалар шарлавыгы аша күпер салу буенча төзелеш эшләре алып барылу сәбәпле, 12 июньнән Ленин урамындагы 98а йорттан («Чәчәкләр» кибете) Мәрҗани урамына кадәр транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә. Сәфәр Шевченко һәм Мир урамнары буйлап оештырылачак.
Әлмәтлеләр, сезгә мөһим сайлау ясарга кирәк.
Узган ял көннәрендә Сабантуй 15 авыл җирлегендә һәм Әлмәттә яңгырады, әмма бу бәйрәм белән генә тәмамланмый!