Татарстан синоптиклары хәбәр иткәнчә, иртәгә, 28 февраль көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән кар, явымсыз. Минималь температура төнлә һәм иртән -23..-26º, аязганда -31º кадәр, максималь температура көндез-14..-17º.Юлларда бозлавык.
1 мартта "Снежинка" спорткомплексында уку йортлары арасында чаңгы ярышлары узачак.Анда уку йортларыннан студентлар катнашачак.
1 март көнне 10.00 сәгатьтә Әминов, 9а 2нче кат, 1нче кабинет адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсендә саклау законнары мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәкләр.
21 - 22 февраль көнне "Рубин" (Казан) стадионында булып узган республика ярышларында беренче урынны Әлмәтнең "ДЮСШ" командасы яулады, икенче урынга "Тасма" (Казан), өченче урынга - "Нефтехимик" (Түбән Кама) командалары чыкты.
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан республика халкы дүрт көн рәттән ял итәчәк. Татарстан халкын март аенда Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәвамлы яллар көтә. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. “Россия Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне эш көне булмаган бәйрәм көне санала. Россия Хөкүмәте карары нигезендә 6 гыйнварның ялы 9 мартка күчерелде. Эш көне булмаган бәйрәм көне алдындагы көндә эш вакыты бер сәгатькә кыскара”, - диелгән хәбәрдә.
26 февраль көнне Әлмәттә сәламәтлек саклау идарәсе медицина советының утырышы булып узды, анда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясадылар. Әлмәт медиклары белән очрашуда ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Садыков,район башлыгы Айрат Хәйруллин, сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина, дәвалау учреждениеләре вәкилләре катнашты.
24 февраль көнне, «Кышкы мәдәни мохит» проекты кысаларында, нефть башкаласы мәйданчыкларында күңел ачу-уен программалары оештырылачак. Чаралар «Татнефть» компаниясе каршындагы, Нефтьчеләр мәйданнарында, Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге паркта, Хак хөкем йорты кырындагы һәм «Мегаполис» клубы мәйданнарында узачак.
22 февраль көнне ДОСААФ мәктәбендә "Иң яхшы хәрби машина йөртүче - 2018" бәйгесе узды.Әлеге ярышларда 1 нче взвод курсантлары катнашты.Ярышлар 4 этапта үтте: юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, пневматик винтовкадан ату, гәүдәне күтәрү, автомашина йөртү.
28 февраль көнне 14.00сәг күргәзмә ачылачак. Владимир Анатольевич – сәламәт яшәү рәвешен алып баручыларның берсе. Ул иҗади кеше, гитарист бард һәм рәссам.
Межалау һәм техник планнарны теркәүгә биргәндә еш кына хаталар очрый.Шуңа күрә дә алар кире кайтарыла иде. Әлеге проблеманы чишү юлы барлыкка килде - хәзер документларны тикшерергә бирергә мөмкин.