Әлмәт районының 32 мәктәбендә теплицалар урнаштырачаклар. 3х8 үлчәмле теплицалар урнаштыруга 600 мең сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу проект Татарстан өчен дә, тулаем илебез өчен дә уникаль. Хәзерге вакытта теплицалар урнаштыру өчен мәйданчыклар әзерләү бара. Теплицаларда укучыларның туклануы өчен экологик чиста яшелчәләр үстереләчәк.
"Үлем белән сату итүчеләр турында хәбәр ит" акциясе кысаларында 24 нче мәктәптә очрашу бик эчтәлекле узды.
Татарстан Республикасында 12 марттан алып 21 мартка кадәр Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәшү көненә туры китерелгән туберкулезны кисәтү буенча тематик ункөнлек уздырыла. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы киңәше буенча ул ел саен 24 март көнне билгеләп үтелә. Туберкулез - Җир шарында яшәүчеләр арасында киң таралган һәм мең еллар дәвамында яшәп килгән йогышлы авыру. Дөньяда бүгенге көндә 30 млн. кешедән артык туберкулез белән чирләүче кеше санала.
Җыелыш бүген Яшьләр үзәгендә район башлыгы Айрат Хәйруллин, холдингның генераль директоры Гали Ганиев, «ТаграС-Холдинг» нефтесервис предприятиеләре җитәкчеләре белән берлектә узды. Холдинг 11 нефтесервис дивизионын, 100 ләп предприятиене берләштерә.
12 март көнне алдан карау этабы тәмамланды.Анда 3214 район һәм шәһәр кешесе табылды. « Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе" МБУ әлмәтлеләргә активлыгы өчен рәхмәт белдерә. Әлеге этап нәтиҗәләре буенча исемлек төзеләчәк. Алар 18 марттагы гомуми тавыш бирүнең бюллетененә кертеләчәк.
15 март көнне билгеләнеп узучы кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Әлмәттә "кайнар линия" телефоны эшли башлады. Сораулар бирергә теләүчеләр "Кайнар линия"гә - 8(8553) 22-65-52 телефонына 8.00 дән 17.00 сәг. кадәр шалтырата алалар.
"Кванториум" балалар технопаркы 18 мартта 15.00 сәгатьтән алып 18.00 сәгатькә кадәр Тимирязев урамы, 20 адресы буенча узачак VR мастер-классына чакыра. #ДобрыйАльметьевск беләзеге ирекле керү мөмкинлеген тудырачак.
Идарәче кадрлар әзерләү максатыннан чыгып, РФ Президентының Федераль җыенга мөрәҗәгате кысаларында булдырылган махсус«Лидеры системы общего образования субъектов РФ» бөтенроссия ресурсы белән интернет челтәрендә https://worknet-info.ru/education танышырга була.
18 март көнне Әлмәт туган якны йөрәнү музее даими экспозицияләр һәм вакытлы күргәзмәләрне карарга чакыра. Шулай ук музейның кунаклары өчен экскурсияләр һәм мастер-класслар оештырылачак.
Татарстанда 1005 сайлау участоклары видеокүзәтү системалары белән җиһазландырылган. Барлыгы республикада 2882 сайлау участогының эше оештырылачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.