22 март төнендә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
2024 елның 1 апреленнән Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык кысаларында «Эковесна 2024» республика конкурсы башлана, аның төп максаты-республика халкын табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү.
Татарстан Республикасында гражданнарның аерым категорияләренә йорт хуҗалыгы участогы чикләре эчендә газ үткәрүгә һәм йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алуга бер тапкыр бирелә торган субсидия бирү каралган.
23 март 14.00 сәгатьтә. «Нефтьче» мәдәният йортында Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятенең «Укытучы-укучы: җанга - җан» юбилей концерты була.
Конкурс йомгаклары конкурс комиссиясе утырышында ясалды. Конкурс комиссиясе һәр номинациядә ике җиңүчене билгеләде. Конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантаналы шартларда үткәреләчәк. Конкурста җиңүчеләргә Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырылачак.
19 мартта Әлмәттә район Советының чираттагы - утыз җиденче сессиясе һәм шәһәр Советының утыз җиденче утырышы узды.
Ел саен 24 мартта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне үткәрелә.
19 мартта Әлмәт муниципаль районының гомумшәһәр планеркасы туган көннәр белән котлаудан башланды. Туган көнен Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Марат Гыйрфанов һәм «Казан инновацион университеты колледжы» һөнәри белем бирү учреждениесенең Әлмәт филиалы директоры Ирина Миргалиева билгеләп үтә. Шулай ук Россия Федерациясе Президенты Указы буенча хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен «Батырлык өчен» медале белән Z 7-нче штурм ротасының 1-нче төркем ут ярдәме бүлеге шофер-укчысы бүләкләнә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды партнерлык финанслау программасы кысаларында «Даман» ташламалы гарантия продуктын эшләтеп җибәрде. Партнерлык финанслау проектларын гамәлгә ашыру буенча экспериментта катнашучы пилот төбәкләрнең региональ гарантия оешмалары арасында Татарстан Республикасы Гарантия фонды партнерлык финанслау буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру максатында махсус көйләүне билгеләү буенча экспериментта катнашучылар реестрына беренче булып кертелде.
18 мартта халык шагыйрәсе, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре һәм Әлмәт муниципаль районының Мактаулы гражданы Клара Булатова үзенең 88 яшьлек юбилеен билгеләп үтте!