ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе

Иртәгә, 23 декабрьдә, Әлмәттә аязучан болытлы һава көтелә. Кар, юеш кар. Урыны белән бозлавык, төнлә буран. Җил көньяк-көнбатыштан, төньякка таба 5-10 м/с тизлектә искән.

22 декабрьдә «Заря» яшьләр клубы белгечләре үз балалары өчен саф һавада урам фотосессиясе оештырды. Чара «Татарстанда кыш» проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.

Бүген 19:00 сәгатьтә «Алнас» стадионында Кыш Бабай резиденциясе үз ишекләрен ача. Балалар белән бергә яраткан шигырьләрен сайларга, яңа ел җырларын искә төшерергә һәм бәйрәмгә әзерләнергә вакыт.

Әлмәттә шәһәрнең ике күп балалы гаиләсенә «Лада .Ларгус» автомобильләре тапшыру тантанасы булды. Яңа машина ачкычларын гаиләләргә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Хат ташучылар - универсаль хезмәткәрләр. Алар өйләренә акчалата түләүләр, язма корреспонденцияләр, матбугат басмалары һәм зур булмаган посылкалар илтеп кенә калмыйча, инвалидларга һәм өлкәннәргә социаль-көнкүреш хезмәтләре дә күрсәтәләр. Ел нәтиҗәләрен ясап, Россия Почтасы 12 ай дәвамында татарстанлыларга хат ташучылар күрсәткән иң популяр социаль-көнкүреш хезмәтләре рейтингын төзеде.

«Татнефть» компаниясе «Новь» социомәдәни проектлаштыру бюросы белән берлектә «Ачык остаханәләр» эшенең икенче сезоны нәтиҗәләрен — «Алмет»иҗтимагый үзәге мәйданчыгында Әлмәт рәссамнары һәм иҗат осталарының коллектив күргәзмәсен тәкъдим итә.

Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов шулай ук Р.Фәхреддин исемендәге ислам мәдрәсәсенең яңартылган бинасында булды.

Грипп - ул җитди вируслы инфекция, ул сулыш системасын зарарлый һәм куркыныч катлауланулар китереп чыгарырга сәләтле. Вирусны таратучылар-авыру кешеләр, шул исәптән симптомнарны күрмәүчеләр һәм актив тормыш рәвеше алып баруны дәвам итүчеләр.

Урсала микрорайонында гомуми практика табибы һәм педиатр офисын ачу тантанасы булды. Заманча медицина объекты 2,9 меңнән артык кешегә: 1600 өлкән кешегә һәм 1345 балага хезмәт күрсәтәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International