Синоптиклар әлмәтлеләрне җил көчәюе турында кисәтәләр. Минималь температура төнлә +11..+15º,максималь көндез +19..+22º.
5 июньнән 5 июльгә кадәр Әлмәттә "Искә алу айлыгы" уза, аның кысаларында зиаратларда тәртип урнаштырыла. Чираттагы өмә 19ы көнне узды. Әлеге өмә район башлыгы Айрат Хәйруллин, "Бердәм Россия" фракциясе депутатлары инициативасы белән мөмкин булды һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев җитәкчелегендә оештырылды.
Әлмәт районы халкына түләүсез медицина ярдәме күрсәтү буенча дәүләт гарантияләре Программасы кысаларында 25 июньнән маршрутизациянең бердәм үзәге булдырыла, аның телефоны да билгеле: 22-77-22. Бу турыда журналистлар белән булган брифингта Вера Головина бәян итте.
Иртәгә, 20 июнь көнне, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы күзәтеләчәк. Төнлә явым-төшемсез; көндез кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр, урыны белән боз.
Татарстан Республикасында Пенсиягә социаль өстәмә түләүне билгеләү максатларында пенсионерга яшәү минимумы 2018 елга 8232 сум күләмендә билгеләнде. Пенсиягә социаль өстәмә түләү алу өчен алдан гариза язып, кирәкле документларны тапшырырга кирәк. Пенсия фондының территориаль органы пенсионерга гомуми матди тәэмин ителеш суммасын билгеләгәндә пенсионерга үзе яшәгән яисә пенсия алган субъект тарафыннан бирелгән түләүләр, акчалата эквивалентлар һәм социаль ярдәм чаралары исәпкә алына.Түбәндәгеләрне искәртү зарур: пенсионер әлеге түләүне туктату өчен сәбәп булучы барлык очракларны, шул исәптән эшкә урнашуны да, Пенсия фондына кичекмәстән хәбәр итәргә тиеш.
17 июнь көнне паркта 22 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе арасында «Лучший летний букет, лучшая композиция из цветов» бәйгесе узды. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. 1 нче урынны 58нче «Шаян нәнилэр» балалалар бакчасы коллективы яулады. 2 нче урында 4 нче «Дружба», 23 нче «Малыш» балалар бакчалары,
3 нче «Городок чудес», 27нче «Нәни куллар», 60нчы «Дружная семейка» балалар бакчалары.
Россиия үзәгендә яшәүчеләр Ай тотылуын күзәтә алачаклар. Марс һәм Җир июль төнендә 56 – 58 млн км.аралыкта якынаячаклар.
Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында Россия көне уңаеннан үткәрелгән чаралар баршында районыбызның яшь волонтерлары “Кызыл канәфер” акциясе кысаларында күкрәккә беркетелә торган канәфер значоклары сатуны оештырдылар.Әлеге акция “агымдагы елның 1 маеннан 22 июньгә кадәр дәвам итә.
«ЮИД-ДОЗОР» шәһәр бәйгесе кысаларында шәһәр яны лагерьлары командалары арасында чара уздыру матур гадәткә әверелде. Быел ул 16 команданы җыйды.
15-17 июньдә Яр Чаллыда спорт радиопеленгациясе буенча ТР Чемпионаты һәм Беренчелеге узды.