ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2018 ел
җомга

Бердәм эшчәнлек нәтиҗәсе буларак дәвалау учреждениеләре тарафыннан мондый эшчәнлек алып бару мөһим чараларның берсе санала.16 август көнне әлеге күчмә кабул итүләр Миңлебай авылында узды.

"Нефтяник" командасы зур көч куеп "Торпедо" ны җиңде. Җиңүне Артем Осипов яуларга ярдәм итте.

15 август көнне  Рафигуллина Л.М.  «Юность» яшүсмерләр клубында тәрбияләнүчеләргә юл йөрү кагыйдәләрен дөрес үтәү турында сөйләде. Чара «Знай, помни, соблюдай!» дип аталды. 

26 август көнне Россииянең велосипед башкаласы  TIMERMAN сериясе ярышларын кабул итә. Ул  ТATNEFT Tour de Tatarstan дип атала. Маршрут Әлмәтнең матур һәм истәлекле урыннары аша узачак.  Старт һәм финиш  Шевченко, 15б, «Центральный пляж» адресы буенча уздырыла.  

Бүген 17 августта, калабызда аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Яңгыр, яшен, аерым урыннарда томан. 

Акцияне оештыручыларның бурычы – мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче балаларга бу көн чын бәйрәм булсын өчен, мохтаҗ гаиләләргә ярдәм кулын сузу.Әлеге акциягә теләгән һәркем кушыла ала.Ярдәм итергә теләүчеләр Р.Фәхретдин урамы, 50 нче йорт, 306 кабинет адресы буенча урнашкан Әлмәт муниципаль районының мәгариф  идарәсенә мөрәҗәгать итә аласыз.

Чара "Буровик" клубында 15 августта узды. Анда юл йөрү кагыйдәләре һәм аларны төгәл үтәү  турында сөйләштеләр. 

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең балалар һәм мәктәп укучылары товарлары сыйфаты буенча Бөтенроссия кайнар линиясе  эшли башлый. “Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре  кайнар элемтә телефоннары буенча тематик консультацияләр, Россия Федерациясе субъектларында Күзәтчелек федераль хезмәте идарәләрендә һәм консультация пунктларында шәхси кабул итүләр уздыра. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, кайнар элемтәгә мөрәҗәгатьләр яңа уку елына әзерлек белән бәйле. Ведомство белгечләре киемгә, аяк киеменә, ранецларга, уку кирәк-яракларына сыйфатка бәйле таләпләрне аңлаталар.


16
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген район башлыгы КФХ Маннанов һәм КФХ Рафиков хуҗалыкларында барган кыр эшләре белән танышты. Фермерлар үзләренең эш алымнары белән таныштырдылар, теләкләрен белдерделәр.

«Союз» яшүсмерләр клубында аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен мәктәп кирәк-яраклары җыю оештырылды. чара 27 августка кадәр дәвам итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International