2017 елның 04 июль көнне 10.00 сәгатьтә башкарма комитетның зур залында Әлмәт муниципаль районы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы тарафыннан уздырылган атларны сату буенча ачык аукцион үтте.
13 июльдән алып 27 июльгә кадәр Әлмәттә Jump Energy командасы акробатлары сикерә торган ходулилар - джамперларда йөрү буенча мастер-класслар күрсәтәчәкләр.
Проект "Татнефть" компаниясе инициативасы һәм ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
13 июльдә мастер-класста катнашучыларны сайлап алу чарасы узачак.
“Kazan-Arena” стадионы – футбол буенча узган Конфедерацияләр кубогы турнирында иң яхшы стадионнарның берсе булып танылган. Уенчылар да, җыелма командаларның тренерлары да стадионның уңайлылыгына, газон сыйфатына югары бәя биргән. Бу хакта бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов билгеләп узды.
Министр стадионда газонның озак кына әзерләнгәнен, иң заманча технология кулланылганын белдерде. “Бүген “Казан-Арена” теләсә нинди дәрәҗәдәге турнир уздыру өчен уңышлы стадион дияргә була”, - диде ул.
Владимир Леонов, матч алдыннан тренировкалар үткәрү өчен, “Рубин”, “Электрон” стадионнары тулысынча реконструкцияләнүен билгеләп үтте. “Үзәк стадионда газон алмаштырылмады, косметик процедуралар гына үткәрелде. Барлык объектлар тулысынча ФИФА таләпләренә яраклаштырылды. Тренировка мәйданчыклары буенча бары тик уңай бәяләмәләр генә ишеттек. Иң яхшы җыелмалар шул стадион кырларында шөгыльләнде. Әлеге тренировка мәйданчыклары Казанда 2018 нче елда узачак футбол буенча Дөнья чемпионатында да файдаланылачак. Шулай ук, “Динамо” стадионы да тренировка өчен эшкә җигеләчәк, моның өчен тиешенчә әзерләнәчәк. “Идел” яшьләр үзәге, “Ак Барс” хоккей клубы базасы, “Казан” тау чаңгысы комплексы, “Рубин” футбол клубы базалары да тренировка уздыру өчен эшкә җигеләчәк. Моның өчен алар үзгәртеп корылачак. Реконструкция эшләре 2017 елда төгәлләнергә тиеш дип көтәбез”, - дип белдерде Владимир Леонов.
Искәртеп үтик, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты Россиянең 11 шәһәрендә узачак. Казанда 16, 20, 24 һәм 27 июнь көннәрендә төркемле этапның дүрт уены, 30 июнь һәм 6 нчы июльдә плей-офф матчлары узачак. 2017 елның 1 нче декабрендә Мәскәүдә жирәбә салу оештырыла.
ТР буенча гидрометеорология идарәсе хәбәр итүенчә, 5-7 июль көнне төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы җирлегендә, Казанда, шулай ук Әлмәттә яшенле яңгыр, боз явуы, көчле җил булуы ихтимал.
Роберт Нуруллин һәм Айрат Галимәрдәнов Идел буе җыелма командасына чакырылдылар.
Әлмәтлеләрне "Җир музыкасы " фестивалендә катнашырга чакыралар.
Узган ялда булган Зәй һәлакәтенең беренчел сәбәпләре билгеле булды. Татарстан Министрлар Кабинетының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт комиссиясе утырышында беренчел сәбәпләре әйтелде.
Әлмәтлеләр "Ачык Әлмәт" порталы аша мөрәҗәгать итә алалар. (http://openalmetyevsk.ru). Сорауларның ни рәвешле башкарылуын һәм нәтиҗәсен дә шунда ук белә алалар.
Шәһәр һәм районкүләм бәйрәм елдагыча мәйданда узачак. Программа бик кызыклы һәм мавыктыргыч. Елдагыча Әлмәт һәм ТР артислары чыгыш көтелә. Стәрлетамактан һәм Түбән Камадан да артистлар киләчәк. Аттракционнар һәм уен мәйданчыклары эшләячәк.
Фестивальдә катнашу өчен документлар җыю башланды, ул 17 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.