Бүген киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда Әлмәт районы җитәкчелеге вәкилләре һәм шәһәр хезмәтләре катнашты.
Бүген Әлмәт һәм районның торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган традицион Сабантуй бәйрәмен билгеләп үттеләр.
19 сентябрьдә Яшьләр үзәгендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр үтә торган семинар-киңәшмәдә хезмәт закончылыгы, хезмәтне саклау мәсьәләләре турында фикер алышу планлаштырыла. Шул семинарда актуаль мәсьәләләрне карап чыгу максатыннан сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителә.
ТР Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә, ял көннәрендә аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Җил көньяк-көнбатыштан исә, кцнбатыштан 4-9 м/с. Минималь температура төнлә +7..+12º,максималь температура көндез +16..+21º.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 2 октябренә билгеләнгән муниципаль милекне сату буенча электрон сатулар турында хәбәр итә.
19 сентябрь көнне әлмәт шәһәренең яшьләр үзәгендә хезмәт законнарына багышланган семинар-киңәшмә узачак.
"Урман амнистиясе" турында закон күчемсез милекне теркәү процессына үзгәрешләр кертте. Кайбер өлеше торак пункты чигеннән тышта урнашкан участокларның хуҗаларының мәнфәгатьләрен яклау җир белән куллану йлкәсендә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора.
Кичә "Нефтяник" хоккей клубы үз бозында Казан командасы "Барс" өстендә җиңү яулады.
"Татарстан кроссы - 2017" массакүләм ярышлары үткәрелү сәбәпле, 16 сентябрь көнне 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр түбәндәге урамнар буйлап хәрәкәт чикләнәчәк:
- Ленин урамы буенча Радищев урамыннан М.Җәлил урамына кадәр;
- М.Җәлил урамы буенча Ленин урамыннан Лермонтов урамына кадәр;
- Лермонтов урамы буенча М.Җәлил урмыннан Радищев урамына кадәр;
- Радищев урамы буенча Лермонтов урамыннан Ленин урамына кадәр.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 26 нчы сентябренә билгеләнгән 2 җир участогын арендага алу шартнамәләрен төзү хокукына аукцион сатулары турында хәбәр итә.