ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

14 мартта "Әлмәт торба заводы" АҖ идарә итүче директоры Александр Токарев 2017 ел дәвамында башкарылган эшкә нәтиҗәләр ясады һәм 2018 елга максатларны билгеләде. Отчет җыелышында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР һөнәр берлекләре федерациясе рәисе урынбасары Татьяна Васильева, РФ Татарстан агросәнәгать комплексы профсоюзы республика комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина, "ӘТЗ" АҖ идарә итүче директоры Александр Токарев, "ӘТЗ" АҖ һөнәр берлекләре комитеты рәисе Олег Мурадов катнаштылар.

18 март көнне Әлмәт картиналар галереясы әлмәтлеләрне күргәзмәләргә һәм мастер-классларга чакыра.

Кардиохирургия, нейрохирургия һәм ортопедик  ярдәм күрсәтү максатында медсанчастьтә зур очрашу, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу булып узды. Аның барышында югары технологияле ярдәм күрсәтү буенча узган ел дәвамында каралган чаралар бәян итеп узылды, 2018 елга бурычлар куелды.

Акция кысаларында хокук тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү юнәлешендә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештырыла. Инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында булып кисәтү - аңлату әңгәмәләре алып баралар, ата - аналар, балалар белән очрашалар, акцияләр уздыралар.

 

Нюша РФ президентын сайлауларда Әлмәттә катнашачак, шулай җырчы Instagram социаль челтәрендәге үзенең битендә хәбәр итә. Гастрольләр аның тавыш бирү теләгенә комачауламаячак, дип билгеләп үтте Нюша. "Без барыбыз да сылтауларны эзләмичә үзебезнең гражданлык бурычын үтәргә һәм сайлауларга барырга тиешбез", - дип ассызыклады һәм сайлау участогын ДәүләтХезмәтләре сайтында яисә күпфункцияле үзәкләрдә табу мөмкинлеге турында искә төшерде  ул. 

Сайлауга барып тавыш биргән әлмәтлеләргә #ДобрыйАльметьевск беләзеге бирәчәкләр. 18 март көнне бу беләзек белән төрле чараларда катнашырга мөмкин булачак. Болар - «Кванториум» балалар технопаркында мастер-классларда бушлай катнашу, Г. Стефановский исемендәге Әлмәт картиналар галереясына, туган якны өйрәнү музеена бушлай керә алу, шулай ук Нюша һәм Элвин Грей концертларын карый алу мөмкинлеге һәм башкалар. Мондый акция 18 марттан 31 майга кадәр дәвам итә.

Әлмәт районының 32 мәктәбендә теплицалар урнаштырачаклар. 3х8 үлчәмле теплицалар урнаштыруга 600 мең сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу проект Татарстан өчен дә, тулаем илебез өчен дә уникаль. Хәзерге вакытта теплицалар урнаштыру өчен мәйданчыклар әзерләү бара. Теплицаларда укучыларның туклануы өчен экологик чиста яшелчәләр үстереләчәк.

"Үлем белән сату итүчеләр турында хәбәр ит" акциясе кысаларында 24 нче мәктәптә очрашу бик эчтәлекле узды.

Татарстан Республикасында 12 марттан алып 21 мартка кадәр Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәшү көненә туры китерелгән туберкулезны кисәтү буенча тематик ункөнлек уздырыла. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы киңәше буенча ул ел саен 24 март көнне билгеләп үтелә. Туберкулез - Җир шарында яшәүчеләр арасында киң таралган һәм мең еллар дәвамында яшәп килгән йогышлы авыру. Дөньяда бүгенге көндә 30 млн. кешедән артык туберкулез белән чирләүче кеше санала. 


14
март, 2018 ел
чәршәмбе

Җыелыш бүген Яшьләр үзәгендә район башлыгы Айрат Хәйруллин, холдингның генераль директоры Гали Ганиев, «ТаграС-Холдинг» нефтесервис предприятиеләре җитәкчеләре белән берлектә узды. Холдинг 11 нефтесервис дивизионын, 100 ләп предприятиене берләштерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International