ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2025 ел
якшәмбе

Бүген автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Машина йөртүчеләрнең, механикларның, диспетчерларның һәм транспорт тармагының барлык хезмәткәрләренең хезмәтеннән башка заманча шәһәр тормышын күз алдына китереп булмый.


25
октябрь, 2025 ел
шимбә

Бу минутларда «Нефтьче» мәдәният йортында якты һәм масштаблы мәдәни вакыйга бара, ул бер сәхнәгә Татарстан районнары һәм шәһәрләреннән талантлы хезмәт коллективлары вәкилләрен җыйды.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Безнең ишегалды» республика программасы нәтиҗәсендә 15 меңнән артык әлмәтле үз ишегалды территорияләрендә сизелерлек үзгәрешләрнең шаһиты булды.


24
октябрь, 2025 ел
җомга

Иртәгә, 25 октябрьдә, Әлмәттә аязучан болытлы һава көтелә. Башлыча явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяк-көнчыгышка таба 3-8 метр тизлектә, көндез урыны белән 12 метр тизлектә.

Җылыту сезоны башлану белән кайбер халык борчыла башлый: ни өчен батареялар чак кына җылы тоела? Әмма радиаторларның аз гына җылынуы һәрвакытта да сыйфатсыз хезмәт күрсәтү турында сөйләми. Җылыту системасында иң мөһиме-батарея температурасы түгел, ә торак бинада һава температурасы. Нәкъ менә шушы күрсәткеч җылылык белән тәэмин итү сыйфатын бәяләү өчен кулланыла.

Бүген Казан инновацион университеты һәм Әлмәт политехник техникумы студентлары РТС микрорайонында Геофизическая урамында агач утыртуда катнаштылар.

Татарстанда фестивальнең яңа сезоны старт алды, ул республиканың ишегалларын һәм җәмәгать урыннарын аралашу һәм иҗат мәйданчыкларына әйләндерәчәк.

Әлмәт татар драма театры «Ты умеешь так любить...» спектакле белән җылы саубуллашты. Ул безнең сәхнәдә биш ел яшәде. Бу театр елъязмасының тагын бер бүлеген тәмамлау гына түгел, бу театрның кеше язмышы һәм тирән мәхәббәт белән тулы тарихлар булуын искә төшерү.

 

Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне алдыннан Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте, «АТУ» МУП белән берлектә, Түбән Мактама мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары өчен экскурсия оештырды.

«Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре» федераль дәүләт унитар предприятиесе хәбәр иткәнчә, PTPC генераль дирскциясе тарафыннан расланган 2025 елга ремонт - профилактика эшләре графигы нигезендә, Яңа Чишмә авылындагы филиал объектында 17 ноябрьдә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр цифрлы эфир телерадиотапшырулары программаларын тапшыруны туктатып планлы эшләр башкарылачак: PTPC-1 һәм PTPC-2.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International