4 март кичендә, 5 март төнендә һәм иртәсендә сакланып, Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 500 м һәм аннан да азрак күрү мөмкинлеге булган томан көтелә.
Узган ел Татарстан Социаль фонды элек пенсионер булмаган гражданнарга инвалидлык буенча 10 534 иминият һәм социаль пенсия билгеләгән. Барлык түләүләр дә Инвалидларның федераль реестрыннан килгән мәгълүматлар нигезендә гариза бирмичә рәсмиләштерелә.
2024 елның 10 мартында «Нефтьче» мәдәният сарае залында «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән «Әлмәттә X традицион джаз-фестиваль» узачак.
2023 елда Татарстанда 30 116 медицина хезмәткәре махсус социаль түләү алучылар булды. Социаль Фондның Татарстан бүлеге аларга 2,2 миллиард сумнан артык 304 меңнән артык түләү билгеләде һәм күчерде.
Бүген, 4 мартта, Әлмәт муниципаль районының гомумшәһәр планеркасы туган көннәр белән котлаудан башланды. Туган көнен Совет Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, Әлмәт муниципаль районы балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Илнур Фәсхетдинов, Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының бухгалтерлык хисабы һәм хисап бүлеге башлыгы Ләйсән Кашфутдинова билгеләп үтә.
Татарстан гаиләләренә балалары белән бирелә торган социаль ярдәм чаралары турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан буенча СФР бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.
Гафиятуллин урамы, 35 адресы буенча авария хәлендәге суүткәргеч участогы алыштырылу сәбәпле иртәгә, 5 мартта , 08.00 сәгатьтән эш тәмамланганчыга кадәр салкын су бирү туктатылачак.
«Киләчәк Уеннары» кунаклары һәм катнашучылары Галәмнең беренче бишлеге белән уникаль открыткаларны бушлай җибәрделәр. Россия почтасы 21 февральдән 3 мартка кадәр Казанда узган диджитал-форматтагы дөньядагы беренче масштаблы ярышның партнеры булды.
Кәләй авылында, Шәйдуллин урамы, 21/1 адреы буенча суүткәргеч өзелү сәбәпле, бүген 10.20 сәгатьтән эшләр тәмамланганчы Кәләй авылына салкын су бирү туктатылды.
Күптәннән яшьләр сәясәте өлкәсендә зур команданың бер өлеше булырга хыялланасыңмы? Алайса15-нче юбилей сезоны сезнең өчен! Чөнки нәкъ менә анда син: