ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

Казанның «Елмай» балалар паркында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында «ЭкоЯз-2025» республика юбилей конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.

Дәүләт хезмәтләрендә расланган мәгълүматлар рәсмиләштерелгәннән соң түләүләрне тизрәк һәм җиңелрәк күчерергә ярдәм итә.

Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды үз эшен башларга яисә үстерергә теләгән КУЭ субъектлары булган махсус хәрби операция ветераннарына комплекслы ярдәм тәкъдим итә.

«Татарстанда җәй» проекты кысаларында шәһәр халкын һәм кунакларны бай программа, яшь эшмәкәрләр ярминкәсе һәм патриотик акцияләр көтә.

Бүген, 11 июньдә, 50дән артык коммуналь хезмәт хезмәткәре печән чабарга чыгачак.

Әлмәтлеләрнең үз ишегалдында күңелле һәм истә калырлык чара оештыру өчен ярты миллион сумга кадәр акча оту мөмкинлеге бар әле.


10
июнь, 2025 ел
сишәмбе

Әлмәт районара күппрофильле хастаханәсе «елның иң яхшы берләшмәсе» номинациясендә «Ел табибы – Ак чәчәкләр» республика конкурсы лауреаты булды. Тантаналы чара «Казан Экспо» МВЦ мәйданчыгында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

Балалар турында кайгырту һәм аларның гармонияле үсеше өчен шартлар тудыру – безнең илнең өстенлеге. 2025 елда Россиядә гаиләләргә, бигрәк тә күп балалыларга, матди ярдәмнән алып уку мөмкинлекләренә кадәр һәрьяклап ярдәм итүгә юнәлдерелгән берничә милли проект старт алды.

Юл өслегенә капиталь ремонт ясалу сәбәпле, 13 июньнән алып эшләр тәмамланганчыга кадәр Тельман урамында Риза Фәхретдин урамыннан Таһиров урамына кадәрге участокта хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International