Ел саен 3 сентябрьдә безнең илдә терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата 2005 елда билгеләнгән һәм Беслан шәһәренең 1 нче мәктәбендә булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле, ул вакытта рәхимсез басып алу нәтиҗәсендә 300 дән артык кеше һәлак булган, алар арасында 150 дән артык бала булган.