«Татарстанда җәй» масштаблы республика проекты кысаларында без халкыбызның инде берничә ел үткәрелмәгән иң матур һәм җылы традицияләренең берсен торгызабыз.
17 июльдән 26 июльгә кадәр Әлмәттә янә «Каракуз» этно-модерн фестивале узачак — Татарстанның иң зур мәдәни вакыйгаларының берсе. Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Татарстанда Җәй» республика проектының бер өлеше булачак.