Әлмәт «Спутник»ы Түбән Кама «Реакторы»н җиңде

2026 елның 22 сентябре, сишәмбе

«Спутник» 21 сентябрьдә Түбән Камада «Реактор» белән кабат очрашты. Матчның беренче периоды тигез көрәштә узды. «Реактор»ның сан ягыннан өстенлекне тормышка ашыру мөмкинлеге бар иде, әмма бу шанстан файдаланмады. Период кертелгән алкаларсыз тәмамланды.

Икенче егерме минут әлмәтлеләр өчен уңышлы булды. Башта, «Реактор» составында кагыйдәләрне бозганнан соң, «артык»ны Дмитрий Хоружев гамәлгә ашырды. Ә инде бик тиздән, «5кә 3» форматында, Илья Троянов тырышлыгы белән исәп 0:2 булды.

Матчның йомгаклау өлешендә хуҗалар бер алканы кире кайтара алды. Ахырда хуҗалар капкачыны төшерделәр, һәм Илья Троянов буш капкага алка кертте. Җиңү 1:3! «Спутник» 27 һәм 28 сентябрьдә кунакта «Кар барслары» белән уйнаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International