«Авылдагы медиа»: авыл тормышы турында кызыклы итеп ничек сөйләргә

2026 елның 25 сентябре, җомга

24 сентябрь көнне Әлмәттә «Авылда медиа» зона чарасы узды. Очрашуга сыйфатлы һәм аңлаешлы контент булдыру белән кызыксынган авыл яшьләре җыелды.

Очрашу кунагы бизнес — тренер, модератор һәм медиаспециалист Всеволод Гимбут булды. Ул практика үткәрде: яңа башлаучы авторларның типик хаталарын тикшерде һәм алардан ничек качарга икәнен күрсәтте.

Чара Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре идарәсе һәм аграр яшьләр берләшмәсе ярдәмендә узды.

Эчтәлекле очрашу һәм гамәли киңәшләр өчен, катнашучыларга — активлык һәм кызыксыну өчен, ә оештыручыларга проектны хуплаулары өчен рәхмәт белдерәбез. Мондый файдалы очрашулар күбрәк булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International