ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Иртәгә, 15 июнь көнне, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы күзәтеләчәк. Урыны белән аз гына яңгыр сибәлиячәк. 

Төзекләндерү өчен паркларны һәм скверларны Татарстан кешеләре үзләре сайлаячак. Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында җәмәгать киңлекләре өчен тавыш бирү буенча онлайн-сораштыру 20 июньгә кадәр озайтылды. Бүгенгә 150 меңнән артык татарстанлы тавыш биргән. Бөтен Татарстан буенча исемлектә 287 объект тора. Һәр тавыш бирүче бары тик үз муниципаль районындагы объектны гына сайлый ала.

 

"Киләчәк Татарстан колледжы" 15 июньнән абитуриентлар кабул итү турында хәбәр итә. Кабул итү комиссиясе адресы: Әлмәт, Төзүчеләр проспекты, 9 нчы йорт.

 

9 июньдә ТР СМ ӘМР буенча сәламәтлек саклау идарәсендә "Ирләрнең сәламәтлеге" темасына компьютер дизайны плакатлары смотр-конкурсы узды. 11 сәламәтлек учреждениесыннан, шул исәптән 1 ФАП һәм 1 сәламәтлек пунктыннан 20дән артык эш тәкъдим ителде. Смот-конкурсын оештыру комитеты нәтиҗәләр ясады. 

Бүген,  14 июнь көнне, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Минималь температура төнлә  +8..+12º, максималь температура көндез +16..+19º.

Әлмәттә Сабантуй 16 июньдә узачак. 

Чараның программасы:

10.00  мәйданчыкларны, сәүдә нокталарын ачу. 

11.00 үзәк майдан – «Сабантуй-2018» чарасын тантаналы ачу

10.00 балалар мәйданы ачылу

13.00 ипподром территориясе –ат ярышлары, джигитовка

15.00 үзәк  майдан –  «Сабантуй-2018» җиңүчеләрен котлау

16.00  «Сабантуй 2018» чарасын ябу

Мәйданга автобуслар сәг. 8.00 түбәндәге урыннардан кузгала : КДЦ «Мегаполис»,  Ленин мәйданы,  «Панорама» сәүдә-күңел ачу үзәге.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International