ЯҢАЛЫКЛАР


5
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Лаеклы ялда булсалар да, өлкәннәр дә салкыннардан куркып, өйдә утырмый. Шәһәр паркында алар катнашында скандинавия таяклары белән йөрү буенча флешмоб узды. Әлеге чарада йөзгә якын кеше катнашты. Кыш бабай аларның һәммәсенә татлы бүләкләр өләште.

Кичә яшь футболчылар Шарлавыклы буаларга җыелды. Биредә шәһәрнең яшүсмерләр клублары арасында карда мини-футбол узды. Озакка сузылган ярыш “Энергия” клубының җиңүе белән тәмамланды. “Метеор” икенче, “Заря” өченче урыннарны бүлештеләр.

Әлмәтлеләрнең күпсанлы мөрәҗәгатьләре нәтиҗәсендә 4 нче автобус маршруты схемасына үзгәрешләр кертелде.

Ул хәзер түбәндәгечә йөриячәк: Герцен («Мәшгульлек үзәге» тукталышы) – Сөләйманова – Совет – Р.Фәхретдин – Индустриальная – Базовая – Шевченко – Җәлил – Белоглазов – Радищев – Бигаш – Әминов – Ленин – Төзүчеләр проспекты – Объездная - Агропоселок – Петуховка – Техснаб һәм киредән шул маршрут буенча. 3 ПАЗ автобусы 35 минут интервал белән хезмәт күрсәтәчәк.

Фестиваль кысаларында әлмәтлеләр һәм шәһәребезнең кунаклары өчен төрле мәйданнарда Яңа ел бәйрәм чаралары оештырылачак.

5 гыйнвар программасы:

Нефтьчеләр мәйданы 10.00 - 22.00 үзәк шугалакта массакүләм шуулар, сәүдә рәтләре эше 

10.00 сәгатьтә «Каникулы на ёлке» күңел ачу анимацион программасы, уеннар

6 гыйнвар көнне алмашынучан болытлы һава торышы көтеләчәк. Урыны белән акрын кар явачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International