Фардиев
Ильшат Шаех улы
Әлмәт муниципаль районының мактаулы гражданины
БИОГРАФИЯ

1960 елның 31 августында Татарстан Республикасының Актаныш районы Әнәк авылында туган. Мәскәү Ленин ордены һәм Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнгән «Сәнәгать предприятиеләрен, шәһәр һәм авыл хуҗалыгын электр белән тәэмин итү» энергетика институтын (1983) тәмамлый. 1983-1985 - «Сельхозэнерго» Тукай районара җитештерү-эксплуатация предприятиесенең 6 разрядлы электромонтеры, «Тукай» кошчылык фабрикасының КИПиА өлкән инженеры; 1985-1990 – Брежнев тимер-бетон эшләнмәләр заводының баш энергетигы; 1990-1995 - «Татсельхозводстрой» трестының махсуслаштырылган механикалаштырылган колоннасы башлыгы; 1995-1997 - Актаныш районының Нур Баян исемендәге ОКХ Рәисе; 1997-1998 - администрация башлыгы, Актаныш районы администрациясе башлыгы вазыйфалары йөкләнгән; 1998-1999 - хакимият башлыгы, Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре администрациясе башлыгы, халык депутатларының Әлмәт берләштерелгән советы рәисе; 1999-2002 – «Татэнерго» ҖБ ГУП генераль директоры; 2002-2010 - «Татэнерго» ААҖ генераль директоры; 2010-2012 елларда – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Энергетика министры; 2012-хәзерге вакытта - «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры». Россия ЕЭС «РАОның "ГОЭЛРО планына 80 ел" күкрәк билгесе (2000 ел); Татарстан Республикасы Мактау грамотасы (2002 ел); «Татарстан Республикасының Атказанган энергетигы» мактаулы исеме (2004 ел); «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел); Россия Федерациясе Сәнәгать һәм энергетика министрлыгының Мактау грамотасы (2006 ел); Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы (2006 ел); «Татэнерго» ААҖ Мактау грамотасы (2007 ел); «Почет Билгесе» ордены (2007 ел); Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Коткару хакына бердәмлек өчен» медале (2007 ел); Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины (2007 ел); Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2010 ел); Спас муниципаль районының Мактау грамотасы (2013 ел); Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Маршал Василий Чуйков» истәлекле медале (2013 ел); «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлекле медале (һәм аңа карата грамота); Чаллы шәһәре Мэрының Рәхмәт хаты (2013 ел); "Мамадыш муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен" медале (2013 ел); II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, 2014 ел; «Сетевая компания» ААҖ исемле Истәлек билгесе (2013, 2015 ел); Казан шәһәрендә 2015 елда спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатының истәлекле медале һәм аңа карата грамота (2015 ел); «Казан шәһәре файдасына хезмәт һәм фидакарьлек өчен» аерым хөрмәтләү билгесе (2015 ел); «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале (2015 ел), Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2015 ел, 2018 ел, 2018 ел);  II дәрәҗә «Ягулык-энергетика комплексын үстерүдәге казанышлары өчен» медале (2018ел); Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты (2018ел); «Россиядә олимпия хәрәкәтен үстерүдәге казанышлары өчен» Россия Олимпия комитетының мактаулы билгесе; Россия шикәр җитештерүчеләр берлегенең «Шикәр чөгендере тармагын үстерүгә керткән өлеше өчен» медале (2018ел); Әлмәт муниципаль районының Мактаулы гражданины (2019 ел).

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International