Борисов
Валентин Евгеньевич
Әлмәт районы һәм шәһәренең мактаулы гражданины
БИОГРАФИЯ

Куйбышев өлкәсе (хәзерге Самара) Сурск районы Шатрашаны авылында 1939 елда туа. 1962 елда Казанда авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1962-1979 елларда “Татсельхозтехника” системасында эшли һәм бу берләшмәнең гади инженерыннан алып баш инженерының беренче урынбасары югарылыгына кадәр күтәрелә. 1972-1979 елларда КПСС Әлмәт районы шәһәр комитеты беренче сәркатибе. 1980-1986 елларда “Удмуртнефть” берләшмәсе генераль директоры урынбасары. 1986-1995 елларда Төмән өлкәсе Кырый Себердә “Тарасовскнефть” берләшмәсендә нефть, газ табу җитәкчесе урынбасары булып эшли. Соңрак нефть табуда материаль-техник тәэмин итү буенча кече предприятие директоры була. ТАССРның 2 чакырылыш Югары Советына депутат була, күп тапкырлар район һәм шәһәр советларына депутатлар итеп сайлана. 1974-1976 елларда 2 тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. 2003 елда “Әлмәт шәһәре һәм районының почетлы гражданины” исеменә лаек була. КПСС Әлмәт шәһәре комитеты беренче сәркатибы булып эшләгәндә, Валентин Евгений улы инициативасы белән һәм үзенең шәхси катнашуында Әлмәттә күп санлы төзелеш объектлары, шул исәптән Спорт сарае, Мәдәният сарае, Ленин урамындагы шәһәр базары, үзәк район хастаханәсе, Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларга мемориаль комплекс, МГПЗдан үзәк район хастаханәсенә кадәр троллейбус челтәре төзелә. Аграр тармак буенча кадрлар мәсьәләсе уңай хәл ителсен өчен, Борисов инициативасы буенча яшәргә бөтен уңайлыклары булган объектлар төзелү башлана һәм башка җитәкчеләр тарафыннан дәвам ителә. КПСС Әлмәт шәһәр комитеты белән Борисов идарә иткәндә, Әлмәт күп тапкырлар сәнгать үсешендәге уңышлары өчен истәлекле һәм күчмә байраклар, СССР министрлар советы һәм ЦК КПСС билгеләре белән бүләкләнә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International