Ямалетдинов
Аяз Әнис улы
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары
БИОГРАФИЯ

04.09.2024 - Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары

Туган көне: 30.07.1993   Туу урыны: Татарстан Республикасы, Ютазы районы, Ютазы авылы

Милләт: татар  Җенес: ир

Белем: югары  2015 елда Әлмәт дәүләт нефть институтын (җылылык техникасы һәм җылылык энергетикасы, бакалавр), 2017 елда Казан дәүләт энергетика университетын (җылылык техникасы һәм җылылык энергетикасы, магистр), 2022 елда Әлмәт дәүләт нефть институтын («Тикшеренүче. Укытучы-тикшеренүче» (аспирантура) квалификациясе) тәмамлаган.

Класс дәрәҗәсе: 2 класс муниципаль хезмәт киңәшчесе   Бирелү датасы: 03.10.2020

Нинди чит телләр белә: инглиз теле - сүзлек белән укый һәм тәрҗемә итә

ҮТКӘНДӘГЕ ЭШ

2013 - 2015 "Әлмәт дәүләт нефть институты" ЮҺБ ДБББОда  ярты ставкага сәнәгать җылылык энергетикасы кафедрасы лаборанты, Әлмәт шәһәре

2015 - 2015 ашлык төяү-бушату машиналары машинисты, "Ютазы элеваторы" ААҖ, Ютазы авылы

2015 - 2015 ярдәмче эшче, "ППН-Сервис" ҖЧҖ

2015 - 2018 инженер-технолог, "ППН-Сервис" ҖЧҖ, Әлмәт шәһәре

2018 - 2022 Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсенең транспорт һәм юл хуҗалыгы бүлеге башлыгы, Әлмәт шәһәре

2022 - 2024 Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының икътисад һәм сәнәгать идарәсе башлыгы, Әлмәт шәһәре

2022 - 2024  Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары вакыйфасын башкаручы

2024 - х.в.  Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары

Гаилә хәле: Өйләнгән, улы бар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International