ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

1 ноябрьдә Татарстан Республикасында укучы яшьләрнең пенсия, финанс һәм социаль грамоталылыгын арттыру буенча кампания старт алды. Кампания Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге тарафыннан 10 елдан артык гамәлгә ашырыла.

«Мәрхәмәт - шәфкатьлелек» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кызлар депутатлары берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская белән берлектә 2024 елның 8 ноябрендә сәгать 10дан 15кә кадәр мәгариф мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» телефон кайнар линиясен оештыра.

Россия почтасы хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү программасы старт алды. «Почта элемтәсе хезмәткәре» квалификация күтәрү программасы буенча уку Самарада Идел буе дәүләт телекоммуникация һәм информатика университетында (ПГУТИ) узачак.


6
ноябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Шәһәребезнең дизайнеры һәм модельеры Диләрә Прохорова Мәскәүдә World Beauty 2024 матурлык һәм талант конкурсында лаеклы рәвештә Пьер Карденның матурлык һәм талант модасы өлкәсендәге медален алды.

Кичә, 5 ноябрьдә, "Нефтьче" мәдәният йортында берьюлы ике зур коллектив-"НОТА" Яшьләр оркестры һәм "Нефтьче" мәдәният сараеның җыелма хоры беренче концерт - презентациясе булды. Чарада район башлыгы Тимур Нагуманов та булды.

«Ышанычлы тыл» волонтерлары бергәлеге махсус хәрби операция уздыру зонасына 50 тартмадан артык гуманитар ярдәм җибәрде.

1992 елның 6 ноябре Татарстан өчен истәлекле көн булды. Бу көнне гражданнарыбызның хокуклары һәм ирекләре гаранты һәм законлылыгының нигезе булган Конституция кабул ителде.


5
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

Иртәгә, 6 ноябрьдә, төнлә Әлмәттә явым-төшем юк. Көндез урыны белән бераз кар. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.

Әлмәт районында хуҗасыз автомобильләрне ачыклау буенча чаралар дәвам итә. Ел башыннан бирле Экология һәм төзекләндерү департаменты тарафыннан шундый 49 транспорт чарасы ачыкланган, аларның 11е эвакуацияләнгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күп кенә хуҗалар, хәбәрнамә алгач, үз автомобильләрен мөстәкыйль рәвештә күчерәләр.

Һәркем өйдән нәрсәдер алып кайтты: одеял, урын-җир кирәк-яраклары, сөлгеләр, киҗе-мамык тукыма, кыска туннар, яңа мамык чалбар, свитерлар һәм башкалар. Шулай ук җыелган акчаларга җылы трико, оекбаш, тельняшкалар сатып алынды. Конфет, печенье, чокопай, чәй, кофе, куертылган сөт кебек кондитер әйберләре сатып алынды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International