Мәгариф учреждениеләрендә Бердәм юл хәрәкәте иминлеге көне узды

2026 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

Бөтенроссия юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы (#Куркынычсызлык атналыгы 2026) кысаларында мәктәпләрдә юл-транспорт җәрәхәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар уза. Уздырыла торган эшнең төп максаты — хәрәкәттә катнашучыларга юлның зур игътибар таләп итүен тагын бер кат искәртү.

Уку йортларында тематик дәресләр, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән очрашулар, конкурслар һәм викториналар оештырыла. Ачык дәрес барышында 6, 7 һәм 8 сыйныф укучылары өчен тере диалог форматында очрашу оештырылды.

Укучылар инспектор белән берлектә юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләрен кабатладылар. Укучыларга велосипедта һәм индивидуаль мобильлек чараларында йөрү өчен рөхсәт ителгән урыннарны, машина йөрү өлешен имин кичү кагыйдәләрен һәм саклагыч экипировкадан файдалану кирәклеген искә төшерделәр. Транспорт чараларында пассажирлар өчен кагыйдәләргә һәм куркынычсызлык каешын куллануның мәҗбүрилегенә аерым игътибар бирелде.

Белгечләр ассызыклаганча, юлда куркынычсызлык-ул кагыйдәләр җыелмасы гына түгел, ә тормышны саклый торган файдалы гадәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International