Фазлиев
Ришат Газизҗан улы
Кирәкле мәгълүматлар
Телефон:
(8553) 34-80-30
Факс:
(8553) 34-80-30
E-Mail:
Bish.Alm@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
1970 елның 2 нче гыйнварында Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында туган. Милләте татар.
Әлмәт шәһәре 16 нчы урта мәктәбенең 8 нче сыйныфыннан соң профессиональ белем бирү мәктәбендә автомобиль краны машинисты һөнәрен алган.
1988 елдан 1993 елларда “Строймеханизация” идарәсендә эшли.
1989-1991 елларда армия сафында хезмәт иткән.
1993-1997 елларда фмәдәният идарәсендә машина йөртүчесе, 1997 елдан 2011 елга чаклы “Луч” телекомпаниясендә оператор-монтажер булып эшли.
2011 елда Бишмунча авыл җирлеге депутаты итеп, 24 декабрьдән авыл җирлеге башлыгы итеп сайлана.
2012 елда Икътисад, Идарә итү һәм Хокук институтынның (Казан шәһәре) икътисад бүлеген тәмамлый.
Хәзерге вакытта Әлмәт шәһәрендә яши, гаиләсе бар.

Кыскача характеристика

Фазлиев Р.Г. җаваплы җитәкче, югары оештыру сәләтенә ия, сизгер, кеше хәленә керә белүчән кеше. Хезмәт сөючән, эш сәләте, дисцплиналылыгы югары, үзенә һәм кул астында хезмәт итүчеләргә карата таләпчән. Ачык, актив, тормыш сөючән кеше, җаваплы карарлр кабул итәргә һәм алар өчен җавап бирергә сәләтле.
Ришат Газизҗан улы төрле оешма җитәкчеләренә карата тактлы мөгамәләдә, югары аралашу культурасына ия, методик һәм практик грамоталы.
Эшендә авыл җирлегенең үсешен тәэмин итүне, авылларның чисталыкка, тәртипкә ирешүен алгы планга куя.
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International