ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2014 ел
җомга
Быел 10 ай эчендә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенә коррупция белән бәйле җинаятьләр хакында 930 шикаять килеп ирешкән. Әлеге шикаятьләр буенча 700 дән артык җинаять эше кузгатылган.
Бүген көн дәвамында Татарстан буенча һәм Казанда юлларда бозлавык көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе һава торышы бозылу турындагы кисәтү буенча оператив мәгълүматта.
27 нче ноябрь көнне Р.Фәхреддин исемендәге Әлмәт шәһәренең үзәк мәчетендә мәчетләрдә укытучы мөгаллимәләр җыелышы үтте. Әлеге җыелышта Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наиля Җиһаншина, данлыклы Сәидә Аппакова катнашты.
Традиция буенча 30 ноябрьдә үткәрелә торган Ана көне алдыннан Дәүләт Думасы депутатлары Михаил Сердюк, Валерий Трапезников һәм Мария Кожевникова 10 бала тапкан яки уллыкка алган хатыннарга “Герой ана” исеме бирүне яңартырга тәкъдим итәләр.
Әлмәттә хезмәтне саклау буенча координация советының 9 айлык эшенә йомгак ясалды.

27
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Әлмәт көрәшчеләре Татарстан чемпионатында җиңүчеләр булды.
Бүген Әлмәттә “Лента” гипермаркеты ачылды. Аны ачуда ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең экономика буенча урынбасары Айдар Каюмов катнашты.
Мәскәүдә 23-26 ноябрьдә йөрәк-тамыр хирургларының XX Бөтенроссия съезды булды.
“Римера”ның Әлмәттәге “Алнас” заводына “Булачак Татарстан көллияте” яңа укыту үзәгенең лабораториясе өчен җиһазларның беренче партиясе кайтты.
26 ноябрьдә Әлмәт районының СПИД, алкоголизм, тәмәке тарту һәм токсикомания профилактикасы буенча ведомствоара комиссия әгъзалары ТР министрлар кабинеты каршындагы СПИДка каршы көрәш ведомствоара комиссиясенең видеконференция режимында үткән утырышында катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International