ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2014 ел
якшәмбе
Аналар көне бәйрәме алдыннан Казан Кремлендә Татарстанның күп балалалы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы узды. «Ана даны - Материнская слава» медальләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тугыз күп балалы анага тапшырды.

29
ноябрь, 2014 ел
шимбә
Быел 10 айда ТР буенча ЭЭМна хәбәрсез югалганнар хакында 3110 гариза килеп ирешкән. Әлеге гаризалар буенча 344 эзләү эшләре ачылган, калган югалучыларны 10 тәүлек эчендә кайда булулары ачыкланган. Хәзерге вакытта хәбәрсез югалганнар исемлегендә 67 кеше бар.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы товар җитештерүчеләргә минераль ашламаларны алдан алып куярга киңәш итә, чөнки аммиак селитрасы һәм катлаулы минераль ашламаларның бәяләре арта башлаган.
Казанда соңгы 14 елда ТР буенча ЭЭМның бәхетсезлек очракларын теркәү бюросы эшләп килә. 2008 елдан ул киңәйтелә һәм бөтен Татарстанга хезмәт күрсәтә башлый. Әлеге хезмәт хәбәрсез югалганнарны “кайнар эзләр” буенча эзләү белән шөгыльләнә.
2014 ел башыннан Татарстан суд приставлары республиканың 27 мең 108 кешесенә чит илгә чыгуны тыйган.
Бүген «Татнефть» ААҖ 2014 елның 3 һәм 9 ае буенча халыкара финанс стандартлары буенча консолидацияләнгән хисабын бастырды.
Әлмәт “Ветеран” үзәгендә инвалидлар декадасына багышлап “Сәламәтлек” көне үткәрелде.
Юл һәлакәте 27 ноябрьдә Казан-Оренбург юлының 242нче километрында була.
27 ноябрьдә “Татнефть”ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенда Склифосовский исемендәге ашыгыч ярдәм институтының (Мәскәү) анестезиология-реанимация бүлеге мөдире м.ф.к. Андрей Николаев катнашында “Норадреналин: әдәбияткә күзәтү, практик тәкъдимнәр” дигән темага семинар булды.
Православие динен тотучы христианнар 2015 елның 6 гыйнварына кадәр сузылачак Рождество уразасын (пост) тота башладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International