ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
28 ноябрьдә Казан ратушасында ТР премьер-министры И.Ш.Халиков катнашында ”Россиянең иң яхшы 100 товары” бөтенроссия программасы конкурсында һәм “Татарстан Республикасының иң яхшы 100 товары һәм хезмәт күрсәтүе” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Бүген Әлмәттә 15 градуска кадәр салкын көтелә.
27 ноябрь көнне Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә “Гаилә – ул зур бәхет” дигән конкурс булып узды.

1
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифуллин Шәһит Лотфулла улы бүген үзенең 90 яше тулуны билгеләп үтә.
1 декабрьдә “Бердәм Россия” партиясенең туган көне хөрмәтенә җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә гражданнарны шәхси мәсьәләләре белән кабул итү булды. Бу көнне халык белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров, ТР Дәүләт Советы депутатлары Наил Маганов, Рөстәм Хәлимов, Марат Галиев, Николай Кольгин, шулай ук ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов очрашты.
Әлмәт СПИД-үзәге Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне (31 май) һәм Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне (1 декабрь) кысаларында киң колачлы акцияләр үткәрә. Бүген көндез Мактама-парк сәүдә-күңел ачу үзәгендә шунда яшәүчеләр һәм сатып алучылар белән СПИД үзәге хезмәткәрләренең традицион очрашуы булды.
26 ноябрьдә Әлмәттә хезмәтне саклау һәм хезмәт шартларын махсус бәяләү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә булды.
Бүген Бөек Ватан сугышында катнашкан Хәмәтдинова Мөзәянә Мәхмүт кызына 91 яшь тулды. Аны туган көне белән котларга район башлыгы Мәҗит Салихов килде. Ул ветеранга чәчәкләр, истәлекле бүләк тапшырды.
Бүген иртәнге планеркада Эшкуарлыкны үстерү департаментының кече бизнесны үстерү буенча эше турында аның директоры Александр Глазков хисап тотты. Аның әйтүенчә, 2014 елда Әлмәт районында 6 меңнән артык кече һәм урта эшкуарлык субъекты эш алып бара (4493 индивидуаль эшкуар, 1917 кече һәм урта экономик актив предприятие).
Бүген райбашкармада гомумшәһәр планеркасы булды. Аны район башлыгы Мәҗит Салихов үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International