ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

«Татнефть» компаниясенең «Дружба» балалар сәламәтләндерү лагере территориясендә V Татарстан Республикасының яшь геологларның бишенче республикакүләм кыр олимпиадасы тантаналы рәвештә ачылды.  

Иртәгә, 13 июль көнне, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил 3-8 м/с, урыны белән 12 м/ска кадәр  җил көчәюләр көтелә. Минималь температура төнлә +12..+15º, максималь температура көндез  +21..+25º.

11 июль көнне "Могҗизалар шәһәре" 3нче номерлы балалар бакчасында Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМ бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Курамшина И.И. балаларга юлларда куркынычсызлык тәртибе турында белемнәр бирүгә һәм балалар катнашуы белән юл-транспорт һәләкатләрен киметүгә юнәлтелгән әңгәмә уздырды. 

21 һәм 22 июльдә әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын 14.00 сәгатьтә шәһәр пляжы территориясендә узачак Бөтенроссия буяулар фестиваленә чакыралар. Ун сәгать дәвамында иң зур буяулар фестивалендә бию музыкасы, табигый буяулар һәм ак киемнәргә киенгән меңләп кеше, бәхет һәм мәшәкатьсезлек атмосферасы, якты йөзләрдә меңләгән елмаю һәм төрле төсләргә буялган күңелчәкләрнең җылы кочаклары. 

Әлмәт ЮХИДИ бүлеге машина йөртүчеләр өчен административ җаваплылык Россия Кодексы нигезендә карар чыгарылганнан соң 71нче көннән башлануын искәртә һәм әлеге уңайдан аеруча игътибарлы булырга һәм штрафларны вакытында түләргә чакыра.

14 июль көнне, «Шәһәрнең мәдәни мохиты» проекты кысаларында, Әлмәтнең төрле мәйданнарында уен-көлкеле чаралар узачак.


11
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү вакытында Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләр һәм кунакларның иминлеген тәэмин итү максатыннан шәһәрдә Радищева, Ленина, Гагарина, Белоглазова, Тимирязева урамнарына чыгу юлларында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.  

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасы буенча матди-техник базаны үстерүгә грантлар бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алуга өстәмә конкурс башлану турында игълан итә.

Хезмәт килешүе төземичә һәм хезмәт хакын рәсми рәвештә түләмәүче эш белән тәэмин итүчеләр турындагы мәгълүматне биредәге "кайнар линия" номеры  буенча хәбәр итәргә мөмкин: 8(8553) 45-50-31 яки "Халык контроле" хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә була.

Иртәгә, 12 июль көнне, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил 4-9 м/с, урыны белән 14 м/ска кадәр  җил көчәюләр көтелә. Минималь температура төнлә +12..+15º, максималь температура көндез  +21..+25º.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International