13 июль көнне Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов Казан яшьләре вәкилләре делегациясе белән бергә Әлмәткә эшлекле визит белән килде. Бу аның күптән түгел оештырылган аерым министрлыкның җитәкчесе буларак Татарстанның нефть башкаласына беренче визиты. Район башлыгы Айрат Хәйруллин белән бергә визит кысаларында министр ике «Импульс» һәм «Спартак» яшүсмерләр клубларында булды. Клубларның төп эш юнәлешләре белән Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева таныштырды.
Әлмәткә эшлекле визит белән ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов килде. Визит барышында ул Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин белән бергә районның яшьләр сәясәте белән танышты.
Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Барлыгы программада 43 муниципаль район (Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан гайре) катнаша. Тулаем 5,3 млн. кв. метр мәйданда 995 күп фатирлы йорт бу. 224 мең гражданга тормыш шартларын яхшырту карала. Бүген бу хакта йоры узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Әлмәтлеләрнең хезмәт базарында конкурентлык сәләтен арттыру максатыннан, Мәшгульлек үзәге эшсез гаржданнарны төрле белгечлекләр буенча укырга җибәрә.
Ата-аналарның иҗади потенциалын үстерү, велосипедны һәм самокатны экологиягә зарар китерми торган һәм сәламәтлеккә ярдәм итүче хәрәкәтләнү чаралары буларак популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен һәм шәһәрдә велосипед спортын пропагандалау максаты белән 12 июль көнне 1 нче «Бэлэкэч" балалар бакчасында "Күңелле велосипедлар парады" бәйгесе оештырылды. Бәйгедә барлык яшь төркемнәрендәге балалар катнашты.
16 һәм 17 июль көнне Рус Акташы авылында Толстой урамы буйлап светофор сүндерелеп торачак.
Яшелчәчелек авыл хуҗалыгының иң мөһим тармакларының берсе булып тора һәм халыкны ел дәвамында яшь, экологик яктан чиста продукция белән тәэмин итү өчен булдырылган. Витаминлы продукцияне үстерүгә басым ясап, заманча технологияләрне үзләштереп, елдан-ел Әлмәт районының "Авыл" кооперативы фермерлары яшелчәләрне үстерү күләмнәрен арттыралар.
1-2 октябрьдә Казанда «IoT World Russia Summit» Бөтендөнья Санлы Саммит узачак. Саммитның гамәли ягы - бүгенге көндә үк яңа технологияләр ярдәмендә җәмәгатьнең тормышын яхшырту мөмкинлеге. Катнашучылар тәҗрибәне уртаклашалар һәм тормышның һәм бизнесның барлык өлкәләренә кертә алырлык әйдәп баручы смарт-чишелешләрне куллануда яңа мөмкинлекләрне ачалар.
Әлмәтлеләр күнекмәләрне шәһәрнең матур, яшел чирәмлекләрендә уздыралар һәм "Яшел Фитнес" командасы аларны яшел киңлекләрне тәртипкә китерергә өнди һәм 15 июль көнне 18.00 сәгатьтә шәһәр паркына ЭкоФестка чакыра.Шулай ук әлмәтлеләр атна дәвамында экологияне саклауга юнәлтелгән игелекле эшләрне башкара һәм бүләкләр ота ала.
Соң килгән язга һәм күпьеллык үләннәрнең яшелләре аз күләмдә чыгуларына карамастан, район хуҗалыкларында мал азыгы әзерләү яхшы темплар белән бара.