Иртәгә, 17 июль көнне, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Җил 4-9 м/с, урыны белән 14 м/ска кадәр җил көчәюләр көтелә. Минималь температура төнлә +16..+19º, максималь температура көндез +26..+29º.
21 июль көнне Татарстан Республикасы Спас районының борынгы Болгар шәһәрендә Идел буе болгарларының исламны дәүләт дине буларак рәсми кабул итүенең 1096 еллыгына багышланган мөселманнарның "Изге Болгар җыены" бәйрәме узачак.
Якшәмбе иртәсендә шәһәр паркы мәйданы буш һәм тыныч булды, фитнеста катнашучылар бу вакытта үзләренең эшләре белән шөгыльләнә иделәр, һәм хәтта фестивальне оештыручылар татлы йокладылар һәм беркая да ашыкмадылар. Барысы да спорт фестивале кичкә планлаштырылганга күрә килеп чыкты. Чара гомуми бию күнекмәсеннән башланды, ул барлык катнашучыларны кыздырып җибәрде һәи аларны киләсе йөкләнешләргә әзерләде.
13 июль көнне ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Әлмәт муниципаль районы Сәламәтлек саклу идарәсе җитәкчесе Вера Головина табиб булырга хыяллана торган мәктәпне тәмамлаучылар һәм аларның ата-аналары белән очрашты. Ел саен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан Казан дәүләт медицина университетында уку өчен бюджет урыннар бүленеп бирелә.
Әлмәт картиналар галереясы әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын 18 июль көнне 15.00 сәгатьтә Нәҗип Наккашның күргәзмәсенә чакыра. Нәҗип Наккаш (Нәҗип Фәйзрахман улы Исмагилов) - беренчеләрдән булып татар сынлы сәнгатенең күптәннән онытылган борынгы төре - шамаил сәнгатенең гореф-гадәтләрен тергезүче Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1998 ел), татар каллиграфы.
«Мәйданчыклар. Җәйге. Кызу. Синең.» - шундый девиз астында 14 июль көнне «Шәһәрнең мәдәни мохите» проекты яңадан әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын шатландырды. Мәдәни-күңел ачу чаралары 10 тематик мәйданда уздылар.
Бүген шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз мөмкин. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
16 һәм 17 июль көнне Рус Акташы авылында Толстой урамы буйлап светофор сүндерелеп торачак.
Су буенда ял итәргә, су чәчрәтеп уйнарга яратучылар да күп, судан зыян күрүчеләр дә аз түгел. Еш кына иң мөһим нәрсәне оныталар: йөзә белмәсәң, суга кермә, керсәң дә тирәнгә кермә. Шуңа күрә дә су буена барырга чыкканчы, яисә балаларыгызны анда җибәрер алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерегез. Су үзе рәхәтлек чыганагы булса да, куркыныч мохит санала, шуңа да анда көтелмәгән хәлләргә әзер булып торуың хәерлерәк.
Әлмәт - яшь, креатив, омтылышларында тәкәббер кешеләр шәһәре. Бу 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәр яшь кешеләр нефть башкаласында яшәүче кешеләрнең 30%тан артыгын тәшкил итә торган демографик составы белән генә түгел, ә шулай ук яраткан шәһәрне үстерү һәм яхшыртуга юнәлтелгән кызык, масштаблы проектлар белән билгеләнә.