21 июль көнне «Шәһәрнең мәдәни мохите» проекты кысаларында Әлмәтнең төрле мәйданнарында уен-көлкеле чаралар узачак.
17 июль көнне Әлмәт муниципаль районы Советының чираттан тыш утызынчы сессиясе һәм шәһәр Советының утыз икенче утырышы узды. Сессия эшендә шәһәр прокуроры вазыйфаларын башкаручы, Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМ начальнигы, Федераль куркынычсызлык хезмәте бүлеге җитәкчесе, тикшерү-күзәтү органнары җитәкчеләре, башкарма комитеты җитәкчеләре составы, шәһәр һәм район активы, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаштылар.
17 июль көнне Әлмәткә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Ул район башлыгы Айрат Хәйруллин белән «Яшелчә үзәнлеге»ндә, «Союз-Агро», Н.Е. Токарликов исемендәге акционерлык җәмгыятендә, «Чишмә» ҖЧҖ, КФХ Загидуллин крестьян-фермер хуҗалыкларында булды, вертолеттан иген кырларын карап йөрде. Камы-Исмәгыйльдә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар белән очрашты. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры әлмәтлеләргә проектлар да тәкъдим итте.
24нче номерлы «Кук чэчэк» балалар бакчасында Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМ бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Курамшина И.И. һәм Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты гомуми бүлегенең баш белгече Демьянова Л.Н. юлларда балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү максаты белән әңгәмә уздырдылар.
Иртәгә, 18 июль көнне, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Яңгыр, аерым районнарда яшен. Җил 5-10 м/с, урыны белән 14 м/ска кадәр җил көчәюләр көтелә. Минималь температура төнлә +16..+19º, максималь температура көндез +26..+29º.
Июль аенда «Татнефтепроводстрой» акционерлык җәмгыяте белән инвалидларны эшкә урнаштыру өчен хезмәт урынын җиһазландыру буенча килешү төзелде.
13 июль көнне 18нче номерлы «Аленький цветочек» балалар бакчасында Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМ бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Курамшина И.И. һәм Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты гомуми бүлегенең баш белгече Демьянова Л.Н. балаларда юлда куркынычсызлык тәртибе кагыйдәләрен куллану белемнәрен ныгыту максаты белән әңгәмә уздырдылар.
2018 елда гомуми белем алу учреждениеларын тәмамлаучыларның дәүләт аттестациясе нәтиҗәләре белән эшлекле дүшәмбедә Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Ирина Павловская таныштырды.
Район активы белән киңәшмә бүген күңелле вакыйгадан башланды: район башлыгы Айрат Хәйруллин Кичуй авыл җирлеге башлыгы Галина Туманованы туган көне белән котлады. Эшлекле дүшәмбедә Айрат Ринат улы узган атнага нәтиҗәләр ясады һәм Татарстан Республикасы Президенты катнашуы белән узган нефть саммитында билгеләнгән төп темаларның берсе 2016-2030 елларда социаль-икътисадый үсеше стратегиясе кысаларында Әлмәт муниципаль районының тотрыклы үсеше, яшәү рәвеше сыйфатын һәм кеше капиталы мөһимлелегенең дәрәҗәсен күтәрү икәнен билгеләде.
Урман янгыннары - елның корылыклы вакытында урманда тарала торган контрольдә тота алмаслык үсемлекләрнең януы. Урман янгыннарының барлыкка килүнең төп сәбәпләре: ут белән саксыз куллану, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү, яшен сугу, коры үсемлекләрнең янып китүе.