24 июль көнне шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез. Җил 4-9 м/с, урыны белән 13 м/ска кадәр җил көчәюләр көтелә. Минималь температура төнлә +8..+13º, максималь температура көндез +23..+27º.
Әлмәттә бала табу йортыннан яшь хатынны өйгә озаттылар, аның бала табуы, ЮХИДИ хезмәткәрләренең вакытында ярдәм күрсәткәннәренә күрә, уңышлы тәмамланды. Төнлә, 16 июльдә, Ленин урамында хезмәт итүче автоинспекторларга бер ир-ат мөрәҗәгать итте һәм йөкле хатынын бала табу йортына алып килергә ярдәм итүләрен сорады.
21 июль көнне «Шәһәрнең мәдәни мохите» проекты яңадан әлмәтлеләргә һәм шәһәр кунакларына бик әйбәт кәеф өләште. Мәдәни-күңел ачу чаралары 10 тематик мәйданда уздылар.
Бүген, 23 июль көнне, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемсез. Җил 6-11 м/с, урыны белән 14 м/ска кадәр җил көчәюләр көтелә. Минималь температура төнлә +9..+14º, максималь температура көндез +21..+24º.
Район башлыгы Айрат Хәйруллин Бута авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Дәүләт советы депутаты Николай Кольгин, Әлмәт шәһәре буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе Алексей Бычков, Бута авыл җирлеге башлыгы Денис Абрамов, район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлеге буенча урынбасары Олег Шабалин катнаштылар.
Праймеризлар бүген, 22 июльдә, районның Бута, Аппак, Кәләй, Колшәрип, Урман-Кәләй, Мәмәт һәм Яңа Троицк авыл җирлекләрендә узды. Алдан тавыш бирү 9 сентябрьдә узачак Әлмәт муниципаль районы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарының депутатларын өстәмә сайлаулар алдыннан узды. 4нче модель буенча оештырылган праймеризда тавыш бирүчеләр дәгъвалаучыларның чыгышларын тыңлый һәм аларның фикере буенча депутатның вазыйфаларын лаеклы рәвештә тормышка ашыра ала торган кандидатлар өчен тавыш бирә алдылар.
27 нче июльдә иртәнге сәгать тугызда Әлмәтнең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге барлык теләүчеләр, шул исәптән инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрә.
20 июль көнне «Нефтьче» мәдәният сараенда кешенең озын гомерлелеге серләренә һәм тормыш потенциалына багышланган ачык конференция узды. Төп кунак Алексей Москалев - биологик фәннәр докторы, профессор һәм Россия фәннәр академиясе әгъзасы-корреспонденты, «Мәңгелек яшьлек серләре» китабы авторы ни өчен картлык белән көрәшергә мөмкин һәм кирәк икәне турында аңлатты.
Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru.
21 һәм 22 июльдә әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын 14.00 сәгатьтә шәһәр пляжы территориясендә узачак Бөтенроссия буяулар фестиваленә чакыралар. Ун сәгать дәвамында иң зур буяулар фестивалендә бию музыкасы, табигый буяулар һәм ак киемнәргә киенгән меңләп кеше, бәхет һәм мәшәкатьсезлек атмосферасы, якты йөзләрдә меңләгән елмаю һәм төрле төсләргә буялган күңелчәкләрнең җылы кочаклары.