Казанда сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле кешеләрнең II ТР Спартакиадасы төгәлләнде

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе
Казанда сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләрнең II ТР Спартакиадасы тәмамланды. Җиңүче һәм призерларны ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм ТР инвалидларының физик тәрбия-спорт җәмгыяте рәисе Фәридә Сафиуллина бүләкләде, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының рәсми сайты.

Һәр спорт төре буенча ярышларда катнашучыларны бүләкләгәннән соң, гомуми команда зачетында җиңүчеләр хөрмәтләнде.

Спартакиада йомгаклары буенча, районнар арасында беренче урынны Мамадыш районы яулаган. Азнакай районы вәкилләре көмеш призер булган. Өченче урында – Саба районы коллективы.

Шәһәрләр арасында беренче урынга Яр Чаллы вәкилләре лаек булган, икенче урынны Казан спортчылары алган, өченче - Әлмәт командасы.

“Мин биредә җиңелүчеләрне күрмәдем, сез барыгыз да – җиңүчеләр!” - дип мөрәҗәгать иткән Хәлил Шәйхетдинов.

Спартакиадада барлыгы республика шәһәр һәм районнарының 22 командасыннан 416 спортчы катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International