Әлмәттә ТКХ хезмәтләре өчен бурычлыларны ачыклау буенча рейдлар дәвам итә

2021 елның 7 июле, чәршәмбе

Әлмәт районында суд приставлары Идарәче компанияләр вәкилләре белән берлектә көн саен бурычлыларның 20 фатирын йөреп чыгалар.

Түләмәүчеләргә бурычны түләү турында таләпләр тапшыралар һәм финанс йөкләмәләренә игътибар итмәү нәтиҗәләрен аңлаталар. Әлеге эш нәтиҗәсендә йортта яшәүчеләрнең бер өлеше кыска вакыт эчендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны түли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International