Татарстанда covid-19 авырулар саны артырга мөмкин. Яшь кешеләр ешрак авырый башлады, яңа мутацияләрне дәвалау өчен пациентларга икеләтә доза дарулар кирәк.
Бу хакта 15 июньдә ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде.
Марат Садыйков билгеләп үткәнчә, бүген авырулар санының арту тенденциясе күзәтелә.