"Элбэдэн" хәрби уеннар фестивале

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

2021 елның 18-20 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы Питрәч районының Әлвидино авылында Советлар Союзы Герое, Брест крепостеның легендар сакчысы П.М. Гаврилов ватанында өченче тапкыр герой истәлегенә багышланган "Элбэдэн" хәрби уеннары (алга таба – Фестиваль) тарихи реконструкция фестивале узачак.

Фестиваль Россиянең иң яхшы 200 вакыйгасы исемлегенә керә, «Тарихи юнәлештәге иң яхшы вакыйга» номинациясендә «Russian Event Awards» Милли премиясе лауреаты (2019 ел), «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иң яхшы вакыйга» номинациясендә премиянең җиңүчесе (2020 ел). Чара премьерасына Россия Федерациясенең 15 төбәгеннән 8000нән артык кунак килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International